Төп бит | Регистрация | Профильгә керү | RSS Четверг, 28.03.2024, 12:54

ФӘРИТ

ВАФИН

САЙТЫ

    

 
Меню
Мини-чат
Наш опрос
Сайтка бәя бирегез
Всего ответов: 66
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Күңелдәге уйлар

Әллә дөнья үзгәрде,әллә мин заманнан артта калам,нишләптер күп нәрсәләрне аңлый алмый башладым әле,җәмәгать.Чаларган башта сораулар көннән-көн күбәя бара.Бигрәк тә хөкүмәт кешеләренең сабыйларча сөйләүләренә шаккатам.Ул Путинның безгә биргән сорауларына бераз ияләнә төшкән идем инде.Исегездәме,бер тапкыр шулай каядыр,Себергәме шунда,башка җиргәме җибәргән миллиардлар юкка чыккач,бик нәүмизләнеп кая киттеләр икән ул акчалар дип бездән сорап утырган иде.Бездән сорыйсы юк:син дә,мин дә бик әйбәт беләбез аларның кая киткәннәрен.Я әйтегез,Путин белмиме без белгән шул гап-гади нәрсәне? Димәк,белми,белсә олы башын кече итеп сорап утырмас иде.Һич югы хатыныннан сорасын инде ул аны.Әйтә дә бирә.Безнең хатыннар кесәдәге акчаларның кая киткәнен тиененә кадәр белеп торалар.Читкә җибәреп кара бер йөз тәңкәңне,җир астыннан таптыралар.Ә монда миллиардлар юкка чыга һәм үз кулында полициясе,ФСБ ,тагын әллә нинди тикшерүчеләре булган хө ... Читать дальше »

Просмотров: 656 | Добавил: фарит | Дата: 22.01.2012 | Комментарии (1)

Один из тех, кто был рядом с ними, и у кого было знание из книги, сказал: " Я могу принести ее (трон) тебе прежде, чем успеешь ты моргнуть. ” Сказал так и (Сулейман) увидел трон стоящим рядом с собой и сказал: "Это из милостей моего Господа, (свершилось), чтобы испытать меня, буду ли я благодарен Ему, или же буду из неблагодарных...” (Сура "Муравьи", 27:40)
… Он сотворил небеса и землю (не имея подобия).
И если Он решит какое-нибудь дело, то только говорит ему: "Будь!” - и оно тотчас свершается. (Сура "Корова”, 2:117)


В аяте сообщается, что один из приближенных к пророку Сулейману, "у кого было знание из книги”, говорит, что он сможет принести трон царицы Савской "прежде, чем успеешь ты моргнуть”, то есть за очень короткое время. Возможно, что упоминание аята о переносе трона царицы Савской на расстояние, указывает на появление высоких технологий, использующихся сегодня в материализации изображения ... Читать дальше »

Просмотров: 638 | Добавил: фарит | Дата: 22.01.2012 | Комментарии (0)

Уникальная особенность Корана - его "математические феномены", примером которых являются поразительное равенство повторов определенных слов. Некоторые слова, связанные друг с другом определенной смысловой семантикой, поразительным образом повторяются в равном количестве мест. Ниже мы стремились привести эти слова и указать весьма примечательную гармонию их количественных повторов в Коране.
Выражение "семь небес” упоминается 7 раз. Фраза "сотворение небес” (халку'с семават) также повторяется 7 раз.
В то время как, слово "день” (йавм) в единственном числе повторяется 365 раз, слово "дни” (аййам и йавмайн) во множественном числе повторяется 30 раз. Слово "месяц” повторяется 12 раз.
Число повтора слов "растение” и "дерево” одинаково: 26.
В то время как, слово "наказание” приводится 117 раз, слово "прощение”, являющееся доминирующим нравственным повелением и принципом Корана, повторяется ровно в 2 раза больш ... Читать дальше »

Просмотров: 748 | Добавил: фарит | Дата: 22.01.2012 | Комментарии (0)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотров: 635 | Добавил: фарит | Дата: 19.12.2011 | Комментарии (0)

Көн саен яңа борчу, яңа мәшәкать, яңа хәсрәт. Аракы елга булып ага. Өрлектәй ирләр үлә. Өйгә кереп атып, үтереп чыгалар. Бер-бер артлы яшьләр асылына. Хатыннар, кеше ирләрен аздырып, гаиләләрен тарката. Бүгенге авыл менә шулай яши. Аны битарафлык, гамьсезлек басты. Җирен алдылар – эндәшмәде, эштән чыгардылар – карышмады. Нәрсә әйтсәләр, шуңа баш иеп, күндәм генә селкенеп йөрүче мәхлуклар кавеме барлыкка килде...

Унбер ел элек "Т.Я.”да минем "Җир саталар, кем ала?” дигән мәкаләм басылган иде. Үз вакытында укучылар арасында бәхәс кузгаткан мәкаләдә: "Җитештергән ашлыгын үзе сатып, хуҗалыгын рәтли алмаган колхозның киләчәге юк”, дигән юллар бар. Чыннан да, колхозлар таланып-таралып бетте. Саргайган гәҗит битеннән укуымны дәвам итәм: "Җир, әгәр сатыла башласа, аны авылда крестьян сатып ала алмаячак, чөнки аның акчасы юк. Җирне шул ук бай түрәлә ... Читать дальше »

Просмотров: 1598 | Добавил: фарит | Дата: 13.12.2011 | Комментарии (0)

Сез теләсә-нәрсә әйтегез, җәмәгать, ләкин соңгы вакытларда мин үзем телевизордагы сериалларның уңай якларын күрә башладым. Кем өчендер алар бәлки, дөрестән дә, әкияттер. Ләкин кайбер сериаллар бүгенге тормышны бөтен дөреслеге белән күрсәтеп шаккатыралар. Хәтта кайчагында шулкадәр чынлыкны халыкка җиткерергә ничек җөрьәт итәләр икән дип гаҗәпкә каласың. Мәсәлән, НТВ каналында "Братаны” сериалы барды. Кискен сюжетлы бу сериалда вакыйгалар яшь кызларны алдау юлы белән Мәскәүгә китереп, алардан ничек фахишәләр ясау турында. Фильм хәзерге вакытта Русиядә коллыкка кызлар сатуның һәркемгә мәгълүм эш булуын һәм аңа хокук саклау органнарының да булышлык итүен фаш итә. Сериалда җәмгыятьнең кешелексезлеге, законсызлыгы, кансызлыгы бөтен тулылыгы белән ачыла. Яки соңгы көннәрдә барган "Зверобой” фильмы. Ул психик сырхауханәләрдә тыелган тәҗрибәләр үткәрелүен һәм кирәксез кешеләрнең шунда ябылып үтерелүен күрсәтте. Төрмә башлыклары ... Читать дальше »

Просмотров: 656 | Добавил: фарит | Дата: 13.12.2011 | Комментарии (0)

Бүген Мөхәррәм аеның унынчы көне – Гашура көне. Бу көннең Аллаһ катында әһәмияте зур. Ошбу көндә Аллаһ ун пәйгамбәренә ун төрле нигъмәтен иңдереп, дәрәҗәләрен арттырган. Бу көннәрдә ураза тотуның фазыйләте бик олы.
"Шәһруллаһил Мөхәррәм” буларак шөһрәт казанган, ягъни "Аллаһның изге ае” дип йөртелгән Мөхәррәм, Ходайның рәхмәт вә бәрәкәте, ихсан вә нигъмәтләре аеруча артып, муллыкка ирешкән бер айдыр. Аллаһның ниндидер аерым ае, көне яки елы юк, ләкин Мөхәррәм ае Аллаһның рәхмәтенә ирешү өчен бер дигән форсат булганга, Пәйгамбәребез тарафыннан шул рәвешле аталган.
Гашура көненең Аллаһ хозурындагы бөеклеген "Фәҗр” сурәсенең икенче аятендәге "Ун төн белән ант итәм” сүзләреннән үк сиземләргә була.
Бу көнне Гашура дип атауның сәбәбе аның Мөхәррәм аеның унысына туры килүенә бәйле. Хәдис китапларында бу исемнең бирелү хикмәте буларак, ул көнне Аллаһ Тәгаләнең ун пәйгамбәренә ун төрле бүләк һәм нигъмәт бирүе күрсәтел ... Читать дальше »

Просмотров: 1214 | Добавил: фарит | Дата: 09.12.2011 | Комментарии (0)

Без кемнәр? Без ни өчен бу дөньяга килгәнбез? Бу дөньядан киткәч безнең белән нәрсә була?

  Беркем дә, бернинди белемнәр дә бу мәңгелек сорауга җавап бирә алмый. Кешеләр җирдәге тормышның башын-ахырын эзләп гаҗизлеккә төшкәч, үткәннәргә, борынгы заманнарда тупланган акыл хәзинәсенә мөрәҗәгать итеп карыйлар. Шундыйларның иң хикмәтлесе һәм иң серлесе – майя цивилизациясе календаре. Алар төзеп калдырган бу гаҗәеп календарь хәтта алдынгы фикер ияләрен дә үзенең төгәллеге белән шаккатыра һәм ... куркыта. Ник дигәндә, майя календаре буенча Бишенче Кояш эпохасы 2012 елның 21 декабрендә бетәчәк. Бу дата майялар календареның соңгы көне. Аннан соң нәрсә булыр – анысын беркем дә белми. Алда безне нәрсә көтә: Кыямәтме, әллә Кешелекнең рухи яңарышымы? Сорауга җавап эзләп, ... Читать дальше »

Просмотров: 1626 | Добавил: фарит | Дата: 06.12.2011 | Комментарии (0)

Мин унбиш елдан артык үзебезнең авылдагы ятимнәр һәм караучысыз калган балалар мәктәбендә укытучы булып эшлим. Урыс балаларына татар телен өйрәттем. Соңгы вакытта бер хәлгә игътибар итә башладым: безнең мәктәпкә килүче татар балаларының саны елдан-ел арта. Алар 10-15 ел элек бармак белән генә санарлык иде, соңгы елларда 39 га җиттеләр. Мәктәптә укучы 98 бала арасында мари, чуваш, удмурт, грузин, хәтта чегән балалары да булды. Иң күбесе, билгеле, урыслар. Алар – 52. Элек безнең татар халкында ятимлек гомумән булмаган. Әти-әниләре үлсә, сабыйны әби-бабалары, туганнары тәрбияләгән. Хәзер татар хатынына яңа туган баласын чүплек савытына ташлау яки бала тудыру йортының ишек төбендә калдыру да берни тормый. Интернатка китерелгән татар баласы үзенең татар икәнлеген белми. "Син татар”, – дисәң: "Юк, мин татар түгел, мин урыс”, – дип карыша.

Татарст ... Читать дальше »

Просмотров: 619 | Добавил: фарит | Дата: 06.12.2011 | Комментарии (2)

Бик кырыс заманда яшибез. Икътисадый тотрыксызлык, эшсезлек күп кенә гаиләләрнең тормышын астын-өскә китерде. Бигрәк тә бер гаепсез балалар ата-аналары тарафыннан төрле кимсетелүләргә дучар ителә.

Өйдән качып киткән, үз-үзен үтергән балалар саны арта. Илдә һәр елны 6 меңнән артык бала үз-үзенә кул сала. Бу – көн саен 17-18 бала үз теләге белән теге дөньяга китә дигән сүз. Атна саен йә тегендә, йә монда асылынып үлгән балалар турындагы хәбәрләр ишетелеп тора. Хәтта авыл балалары үз-үзенә кул сала башлады. Безнең авылдан дүрт чакрым гына ераклыктагы Мәмсә авылында җиденче сыйныфта укучы кыз баланың көпә-көндез асылынып үлүе бөтен тирә-якны тетрәндерде. Ишетелгән хәбәрләргә караганда, кыз әти-әнисенең кыйммәтле телефон алып бирмәвенә үч итеп якты дөнья белән ... Читать дальше »

Просмотров: 1127 | Добавил: фарит | Дата: 06.12.2011 | Комментарии (0)

1 2 3 »
Табарга
Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Вакыт
Һава торышы
Язмалар архивы
Файдалы сайтлар
  • Мөгаллим язмалары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024
    Бесплатный хостинг uCoz