Төп бит | Регистрация | Профильгә керү | RSS Вторник, 16.04.2024, 18:19

ФӘРИТ

ВАФИН

САЙТЫ

    

 
Меню
Категории раздела
Мои статьи [33]
Мини-чат
Наш опрос
Сайтка бәя бирегез
Всего ответов: 66
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Минем язмалар

Главная » Статьи » Мои статьи

Бишенче көпчәк
фикер

Бишенче көпчәк.

Совет заманнарыннан бүгенгә кадәр сакланып, тавыш-тынсыз яшәп ятучы бер оешма бар. Профсоюз дип атала ул. Шушы оешмага мин гомерем буе взнос түлим. Бүгенге көндә ай саен хезмәт хакымнан 128 сум акчамны аның кесәсенә салып барам. Бер елга 1536 сум дигән сүз. 10 елга – 15 мең сум. Инде 38 ел буе түләп баруымны исәпләсәң, хәйран гына сумма килеп чыга икән. Һәм – иң гаҗәбе: шушы вакыт эчендә мин профсоюз оешмасыннан бер тиенлек файда күрмәдем. Нишләп торасың алайса дип сорасагыз, җавап бер – бүтән укытучылар торганга күрә мин дә торам. Мәгариф хезмәткәрләренең профсоюзы бүген илдәге иң күп санлы профсоюзларның берсе. Ник дигәндә, күндәм укытучы халкы үзе теләп профсоюздан чыга алмый. Әгәр союздан чыгарга җөрьәт итсә, аңа мөнәсәбәт шундук үзгәрәчәк. Ә алда аттестацияләр узу тора, тикшерүләр һ.б... Шулай булгач, ихтыярый-мәҗбүри рәвештә пенсиягә киткәнче хәләл акчаңны суга салып баруыңны дәвам итәсең. Һәркайсыбызның бит пенсиягә чыгасы бар. Профсоюз әгъзасы түгел дип, 60 яшеңә җиткәч грамота дигән каты кәгазь дә бирмәсәләр, нишләрсең?

Һөнәри берләшмәләр шул һөнәр ияләренең хокукларын сакларга һәм якларга тиешләр дип беләм. Аның барлыкка килү тарихы, сәбәпләре шуңа барып тоташа. Әмма бүген аның белән исәпләшүче бармы соң? Юк, билгеле. Кайсы директор берәрсен эштән җибәргәндә профсоюз сүзенә колак салып торыр икән? Формаль рәвештә ул профсоюз белән киңәшләшкән булып кылана, билгеле. Чынлыкта профсоюз рәисе аңа каршы күтәрелеп бер сүз дә әйтә алмый, ул үз коллегасын эштән җибәрүне хуплап, кул күтәрергә мәҗбүр. Чөнки ул үзе дә шул директор кул астында эшләүче гап-гади укытучы лабаса. Аңа да укыту өчен күбрәк сәгатьләр кирәк, ял йортына путевка, эштә дәрәҗә, тынычлык кирәк. Өстәвенә, ул әле шул башын игән профсоюзны җитәкләгән өчен 15 процент өстәмә акча да ала (укытучыны яклаучы профсоюз йөзгә бер булырга мөмкин. Әмма мин үзем анысының да булуына ышанып бетә алмыйм). Шулай итеп, коммунистлар чорында хуҗа сүзен җөпләп утырган бу оешма бүген дә хуҗаларга тугрылыклы ялчы ролендә хезмәт итүен дәвам итә. Сүзләремне раслау өчен алга китеп булса да бер мисал китереп үтәм. Яңа ел алды көннәрендә илнең профсоюз лидерлары Путин белән очраштылар. Путин шунда уңайсызланып кына 2011 елның июненнән минималь хезмәт хакының 6 процентка артачагын белдерде. Бу, күп дигәндә, 250-300 сум дигән сүз. Ягъни, илдәге инфляция каплый ала торган акча түгел. Ә профсоюз җитәкчеләре шуңа шапылдатып кул чаптылар.

Кемнәрне профсоюз рәисләре итеп куялар соң? Гадәттә аларның типик портреты менә мондыйрак. Беренчедән, ул дирекциянең закон бозуларын күрми торган кеше. Ник дигәндә, гадел, үз сүзен үткәрә торган кеше профсоюз җитәкчесе була алмый. Алайга калса, икенең берсе – йә директор, йә ул эштән китәргә тиеш дигән сүз. Профсоюз лидеры үз эшенең остасы, үрнәге булмаска да мөмкин, ләкин ул бераз җырлый, бераз бии белергә һәм шома телле булырга тиеш. Мәҗлесләр алып бару осталыгы да кирәк, чөнки бәйрәмнәрдә эчү мәҗлесләрен оештыру профсоюзга йөкләнә. Сәхнәгә менеп, концертлар кую, пенсиягә китүчеләргә өч тиенлек бүләк тоттыру кебек "зур” эшләр дә профсоюзга тапшырыла. Соңгы елларда профсоюз спорт ярышлары уздырырга бик остарып китте. Тик ул ярышларның бөтенесе якшәмбе көнне үткәрелә. Профсоюз үз хезмәткәрләренең ял итү хокукларын бозып, аларның сәламәтлекләрен шулай "ныгытырга” уйлый, күрәсең.

Укытучылар бүген мәктәптә үз вазыйфаларына кермәгән күп төрле эшләрдән җәфа чигә. Хезмәт хакы аз, җәмгыятьтәге дәрәҗәсе ташка үлчим. Җәйге ялларда күпме кирәк – шулкадәр чакыртып эшләтәләр. Укытучының ялы, сәламәтлеге белән бөтенләй кызыксынучы юк. Инвалид укытучыларга, тәрбиячеләргә профсоюз санаторийларга путевка бирми. Соцстрах бирсен диләр. Гомере буе мәктәптә эшләп, сәламәтлеген югалткан укытучы путевка көтеп 4-5 ел чиратта торырга мәҗбүр ителә. Шушы өлкәләрдә берни эшләмәгән профсоюз мәктәп хезмәткәрләренең хезмәтен тиешенчә бәяләүгә дә йогынты ясый алмый (әллә теләмиме?). Мин шуңа шаккатам: сәхнәгә менеп 4-5 ел җырлау белән җырчыга атказанган исеме бирәләр, ә 30-40 ел мәктәптә эшләгән укытучыны министрлыкның Мактау грамотасына да тәкъдим итмиләр. Пенсиягә киткән укытучыларга хезмәт ветераны исемен бирергә кызганалар. Ул исем дәрәҗә өчен кирәк түгел, ул коммуналь хезмәтләрне кимрәк түләү өчен кирәк. Бүген анысы да бетте. Җиде мең сум пенсия алган укытучы пенсиясенең яртысы утгазга, телефонга, суга түләүгә китә. Гомерләре буе бер мәктәптә эшләп, лаеклы ялга киткән укытучылар бар. Алар меңәрләгән балага белем-тәрбия биргән, кеше иткән. Фидакарь хезмәтләре өчен генә булса да рәхмәт сүзен ишетергә хаклыдыр бит алар?

Профсоюзларыбыз кеше, һичьюгы, гомеренең азагында гына булса да мескенлек, мохтаҗлык тоймасын өчен кайгыртырга тиештер бит инде? Шуны да булдыра алмагач, ни пычагыма кирәге бар ул оешмада торуыбызның?

Шушыларны яздым да, тагын бер тапкыр уйлап куйдым. Ленин "коммунизм мәктәбе” дип атаган профсоюз инде яшәсен яшәгән. Тарих тузанына баткан бу оешмадан берәр файда яки ярдәм көтү, өмет итү беркатлылык инде ул.


Фәрит ВАФИН.
Арча районы, Яңа Кенәр авылы.


Редакциядән.

Бер авторыбызның «Т.Я.»да Русия профсоюзлары турында язган мәкаләсе чыккач, җирле профсоюзның аңа шактый авыр сүзләр ирештерүен ишетеп, бик гаҗәпләнгән идек.Шуңа күрә Фәрит әфәнденең бу мәкаләсеннән мәгариф профсоюзлары гаеп эзләмәс, ә тиешле нәтиҗә ясар дип өметләнәбез.

Категория: Мои статьи | Добавил: фарит (04.12.2011)
Просмотров: 1066 | Теги: Язмалар | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Табарга
Вакыт
Һава торышы
Файдалы сайтлар
  • Мөгаллим язмалары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024
    Бесплатный хостинг uCoz