Дәүләт Советының яңалыклары
Умартачыларның да үз законы булачак
10 сентябрьдә парламентның Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты утырышы булды. Депутатлар икенче укылышка әзерләгән закон проектлары арасында "Татарстан Республикасында умартачылыкны дәүләт тарафыннан җайга салу һәм аңа дәүләт ярдәме турында” закон проекты да бар иде.
Комитет рәисе Валерий Васильев билгеләп үткәнчә, "Татарстан Республикасында умартачылыкны дәүләт тарафыннан җайга салу һәм аңа дәүләт ярдәме турында” закон проектына карата кергән тәкъдимнәр аныклаучы характерда. Билгеле булганча, бүгенге көнгә кадәр умартачылык җитәкчеләрнең һәм тармак белгечләренең, җирле үзидарә органнары вәкилләренең шәхси тырышлыгына, умарта күчләре һәм умарталык хуҗаларының инициативасына гына нигезләнеп килде. Бу тармакны күтәрүгә юнәлдерелгән көчләрне берләштерү зарурлыгы өлгерде, шулар арасында аны хокукый яктан тәэмин итү чараларын күрү аерым урын алып тора. Хәзерге вакытта Россия Федерациясендә бу өлкәдә бердәм закон акты юк. Шул ук вакытта күп төбәкләрдә умартачылык турында законнар кабул ителгән һәм эшләп килә. Бу закон проектын кабул итү бал кортларын тоту өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне, алырны авыл хуҗалыгының энтомофиль үсемлекләрен серкәләндерү өчен куллануны, умартачылык продуктларын алуны, кешеләрне умарталарның тискәре физик, психологик тәэсиреннән яклауны тәэмин итүне, умартачылык белән шөгыльләнүче физик һәм юридик затларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итүне, шулай ук Татарстан Республикасы териториясендә умартачылыкка дәүләт ярдәмен күрсәтүне хокукый яктан җайга салырга ярдәм итәчәк. Комитет утырышында шулай ук комитетның IV кварталга эш планы расланды, федераль закон проектлары, РФ субъектлары дәүләт хакимияте вәкиллекле органнарының закон чыгару инициативалары һәм мөрәҗәгатьләре карап расланды. Комитет рәисе Валерий Васильев депутатларны җир мөнәсәбәтләренә кагылышлы закон проектларын эшләүдә актив катнашырга чакырды. Утырышта шулай ук янгынга каршы тору, су белән тәэмин итү буенча закон актлары зарурлыгы да билгеләп үтелде. Депутатлар фикеренчә, бу мәсьәләләр закон белән җайга салынырга тиеш. "Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Коран о пчелах и меде.
…А потом питайся всевозможными плодами и следуй по путям твоего Господа, которые доступны тебе». Из брюшков пчел исходит питье разных цветов, которое приносит людям исцеление. Воистину, в этом – знамение для людей размышляющих. (Коран 16,69)
Вот описание Рая, обещанного богобоязненным! В нем текут реки из воды, которая не застаивается, реки из молока, вкус которого не изменяется, реки из вина, дарующего наслаждение пьющим, и реки из очищенного меда. В нем для них уготованы любые фрукты и прощение от их Господа. Неужели они подобны тем, которые вечно пребывают в Огне и которых поят кипящей водой, разрывающей их внутренности? (Коран 47,15)
Твой Господь внушил пчеле: «Воздвигай жилища в горах, на деревьях и в строениях. А потом питайся всевозможными плодами и следуй по путям твоего Господа, которые доступны тебе». Из брюшков пчел исходит питье разных цветов, которое приносит людям исцеление. Воистину, в этом – знамение для людей размышляющих. (Коран 16,69)
Интересный факт: В пчелином улье у каждой пчелы есть очень большое число обязанностей, единственное исключение из этого правила составляют самцы пчел. Самцы-пчелы не участвуют ни в защите улья от внешних агрессоров, ни в уборке улья, ни в сборе пыльцы и нектара, они не участвуют даже в строительстве сот или производстве меда. Единственная задача самца-пчелы в улье – это оплодотворение королевы матки, поскольку самцы-пчелы наделены только органами для спаривания и не обладают практически никакими особенностями, присущими остальным рабочим пчелам. Таким образом, самцы физически не могут исполнять какие-либо иные функции в улье, кроме как оплодотворять королеву-матку, они не умеют делать ничего из того, что делают другие пчелы.
Всю тяжесть работы в колонии несут на себе рабочие пчелы. Эти пчелы тоже самки, как и королева пчела, но только с одной разницей: у них не развиты детородные органы, то есть они бесплодны. Эти пчелы на протяжении всей жизни работают, убирают улей, ухаживают за новорожденными пчелами, кормят королеву-матку и самцов пчел, летают по полям и собирают с цветов пыльцу и нектар, воду, смолу, необходимые для производства меда, перетаскивают их в улей, строят соты, производят мед, проветривают улей и поддерживают в нем определенную температуру, обеспечивают безопасность колонии пчел.
Однако вернемся к аяту Корана, повествующему о пчелах. В аяте сокрыта очень примечательная особенность, которая становится понятной в свете морфологии арабского языка.
В арабском языке из формы употребляемого глагола можно отличить мужской и женский род подлежащего. Использованные в этом аяте глаголы, (подчеркнутые нами в аяте), указывают на женский род подлежащего, то есть на самок пчел. То есть в Коране ясно сообщается, что производство меда в улье осуществляют только самки пчел. Однако напомним, что определение пола насекомого стало возможным, пожалуй, только в наши дни, при помощи биологических наблюдений. Тот факт, что в ульях пчел работают только самки, был экспериментально обнаружен только в нашем столетии, тогда как в Коран был ниспослан человечеству за 1400 лет до этого открытия и уже тогда содержал в себе это уникальное знание, что доказывает нам: Коран – это откровение Творца и Господа всех миров. Александр Минаев Газета «Наш Мир»
Бал кортлары үлеп бетәчәк?.. 2006 елдан Европада һәм Америкада бал кортлары күпләп үлә башлады. Галимнәр фаразлавынча, аның сәбәбе – Израильдә барлыкка килгән һәм башка иллләрдә таралган ССD вирусы. Моның өстенә, авыл хуҗалыгында кулланыла торган пестицидларның һәм башка химик матдәләрнең дә бал кортлары иммунитетына тискәре йогынты ясавы мәгълүм. Шәһәрләрнең күплеге, авыл хуҗалыгы кырлары хисабына киңәюе һәм баллы үсемлекләрнең кимүе аркасында умарта кортларына, нектар эзләп, шактый ерак очарга туры килә. Ә бу исә вирусның таралуына ярдәм итә. мәгълүматларына караганда, әгәр бал кортлары бу рәвешле кимүгә таба барса, 2035 елга алар җир йөзеннән бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Умарта кортлары бөтен планетада кими. АКШта инде 70% кортлар үлгән. Бал кортлары үлеп бетсә, бал да булмаячак, җиләк-җимеш, чикләвек һәм кыяклы үсемлекләр дә уңыш китермәячәк. Югыйсә бал кортының бер гаиләсе 1 көнгә якынча 3 миллион чәчәкне серкәләндерә ала. Бу яктан караганда да, бал кортлары төклетура, күбәләк, коңгыз һәм чебен кебек бөҗәкләргә караганда күбрәк файда китерә. Коръәндә дә бу бөҗәкләр изге санала. Бөек галим Эйнштейн да бал кортлары юк икән, кешеләр дә булмаячак дип әйтеп калдырган. Фәнни белемсез, әмма күрәзәче буларак даны чыккан Ванга да: "Иң элек умарта корты юкка чыгачак”, – дигән. ССД дип исемләнгән вирус умарта корты гаиләсен кинәт таркалуына китерә. Аны кешелек дөньясына ябырылган СПИД белән чагыштыралар. Ул иң элек корт анасын зарарлый, аннан оядагы бөҗәкләр минуты-сәгате белән юкка чыга. Чыгып китәләр, әмма кире әйләнеп кайтмыйлар. Оя бушап кала. XXI гасыр үләтенә башка сәбәпләрне дә өстәргә кирәк. Бөҗәкләрнең төп дошманы – кешеләр. Үтә саран умартачылар, бөҗәкләрнең сыйфатлы запасын шикәр белән алыштырып, нәселен какшата. Бар балны алып бетереп баллы ширбәт белән тукланган гаилә көчле була алмый. Корт анасын ясалма үстерү дә генетикага йогынты ясый. Кыскасы, корт табигыйлыгын, саклану иммунитетын югалта. Өстәвенә, пестицидлар, химикатлар… Бүген: "Элек бу авыруларның берсе дә юк иде бит, хәзер нинди генә чирләре юк бу бөҗәкләрнең?!” – дип, аптыраучы өлкән яшьтәге умартачыларга гаҗәпләнәсе юк. Галимнәр фикеренчә, бүгенге заман казанышы – кесә телефоннары да бу бөҗәкләр тормышына афәт булып тора. Белгечләр кортларның табыш артыннан билгеле бер һава коридоры буенча гына очуын исбатлаган. Әгәр бу юлда югары тизлектәге транспорт, я поезд килеп чыкса, бөҗәкләр аны читләтеп үтә яки көтеп тора белми. Һәм ул шунда һава агымына бөтерелеп китеп, бәрелеп һәлак була. Ә электоромагнит дулкыннар тагын да куркынчрак халәт тудыра: кортларның шушы "һава коридорын” абайлау сәләтен юкка чыгара. Бу инде исбатланган. Галимнәр оя янына эшләп торган телефон куйган. Эшкә чыгып киткән кортлар гаиләсенә кайтмаган… Пенсиягә чыккач, корт үрчетү белән шөгыльләнгән Гаяз абый белән беркөнне сөйләшеп тордым. Бу эшне яратып, бик белеп эшли ул. Умартачыларның гадәти сөйләшүен кабатлап, мин дә кортлар хәлен белешәм. – Кеше зарлана. Минем, Аллага шөкер, табыш та бар, үлмиләр дә. Үзем аны кесә телефоны булмаудан күрәм. Минем корт бакчасы үзәнлектә урнашкан, анда телефон тотмый, – диде ул сөенеп. Менә фән-техника казанышы табигатьне җимерүче дә икән бит әле. Бал кортларын саклап калырга теләсәк, игенчелектә, бакчачылыкта, урман үстерүдә пестицидларны кулланудан баш тартырга һәм күбрәк баллы үсемлекләр утыртырга кирәк. Ә химикатлар башта умарта кортларын үтерер, аннан чират кешеләрнең үзләренә җитәр… Дин һәм умарта кортлары
|