Төп бит | Регистрация | Профильгә керү | RSS Среда, 24.04.2024, 20:33

ФӘРИТ

ВАФИН

САЙТЫ

    

 
Меню
Мини-чат
Наш опрос
Сайтка бәя бирегез
Всего ответов: 66
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Яңалыклар

  Хөрмәтле сайт кунаклары!

 Сайтта яңа материаллар урнаштырылмаганга гаҗәпләнмәгез.Бу сайттан икенче ,яңа сайтыма күченү эшләре бара.Рәхим итегез:vafin.mugallim.com

Караулар: 2565 | Өстәде: фарит | Дата: 20.09.2012 | Комментарияләр (107)

Караулар: 1334 | Өстәде: фарит | Дата: 23.05.2012 | Комментарияләр (0)


Федераль дәрәҗәдә "Сәләтле балалар" концепциясен эшләү дәвам итә - ул көчле мәктәпләр, уңышка ирешкән укытучылар һәм талантлы балалар өчен өстәмә финанслар бүлеп бирүне күз алдында тота. Шулай итеп, 2012 елның 1 сентябренә дәүләти мәгърифәтчелек каналы оештырылачак, 1 июльгә олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар өстәмә ташламалар алачак, 1 октябрьгә авыл мәктәпләренә сәләтле балалар белән эшләү өчен акча биреләчәк, 1 декабрьгә олимпиадаларда һәм Бердәм дәүләт имтиханында югары нәтиҗәләр күрсәткәннәр өчен премияләр барлыкка киләчәк, дип хәбәр итә "Российская газета” басмасы. Ә безгә ышанасы hәм көтәргә кала.
Караулар: 956 | Өстәде: фарит | Дата: 08.04.2012 | Комментарияләр (0)

21 мартта борынгыча Яңа ел җитә, ягъни Нәүрүз. Әби-бабаларыбыз бу көнне бер-берсен: "Нәүрүз мөбарәкбад!” – дип сәламләгәннәр. Ә әлеге бәйрәмнең тарихы болайрак: борынгы төрки-фарсы календаре буенча, көн белән төн тигезләнгән вакыт Яңа елның башы булган. Ислам дине үзенең һиҗри календарен алып килгәч, иске календарь онытылган, ә инде бездә яңа христиан календаре урнашкач, тормыш шул календарь буенча ага башлаган. Әмма барлык төрки-фарсы дөньясындагы халыкларда – Казахстан, Урта Азия һәм башка мөселман илләре халыкларында Нәүрүз бәйрәме нык итеп тамырланып калган. Бу илләрдә Нәүрүз бәйрәме көнне ярминкәләр гөрли, халык урамнарга чыга, җырлый, бии, күңел ача, учак аша сикерү уеннарында катнаша.

Нәүрүзне татарлар XIII гасырда да бәйрәм иткәннәр әле. Ләкин шуннан соң бу кү ... Тулырак »

Караулар: 1101 | Өстәде: фарит | Дата: 17.03.2012 | Комментарияләр (0)

Яз. Карлар эри, чүп-чар калка һәм психларның чире килә торган вакыт. Белгечләрнең әйтүенә караганда, елның нәкъ шушы фасылында психик тайпылышлары булган кешеләр депрессия кичерә. Яз-көз башлану белән төрле нерв авырулары кискенләшә, шизофрения психозлары көчәя, агрессия күренешләре ешая. Бүтән вакытка караганда, үз-үзләренә кул салучылар саны да 10 тапкырга арта.

Табиблар хәбәр итүенчә, бу вакытта нормаль, тотрыклы психикалы дип саналган кешеләрдә дә "сәерлекләр” күзәтелергә мөмкин. Мәсәлән, көтмәгәндә-уйламаганда кеше төшенкелеккә бирелергә, елап алырга яисә, киресенчә, бер сәбәпсез кәефе күтәрелеп, сикергәләп йөри башларга мөмкин. Нәкъ менә язга таба психик сизгерлекнең арта башлавын төрлечә аңлаталар. Моны гормональ процессларның активлашуы белән дә, кояшның активлыгына да, хәтта көн озынлыгына ... Тулырак »

Караулар: 941 | Өстәде: фарит | Дата: 14.03.2012 | Комментарияләр (0)


Ниһаять, озын, салкын кыш та үтеп бара. Алда безне күңелле мәшәкатьләр – язгы бакча эшләре көтә. Берәүләр өчен ул мавыгу, тормыштагы борчу-проблемалардан читләшеп тору булса, икенчеләр өчен сәламәтлекне торгызу чарасы, кем өчендер яшәү чыганагы, ә күпләргә тегесе дә, монысы да. Җир, бакча шунысы белән яхшы: һәр яз саен ул безнең тормышны яңарта һәм барысын да яңабаштан башларга мөмкинлек бирә. Бакча кешене үзенә тарта, анда эш белән бергә ял итәсең, рәхәтләнеп уйларга, хыялланырга мөмкинлек бар.

Тәҗрибәле бакчачылар помидор, борыч орлыклары чәчте инде. Тиздән алар тәрәзә төпләрен тутырып, шаулап үсеп утырыр. Бүген исә төп мәшәкатьләр – башка яшелчәләрнең орлыкларын һәм бакча коралларын барлап кую, минераль ашлам ... Тулырак »

Караулар: 1430 | Өстәде: фарит | Дата: 13.03.2012 | Комментарияләр (0)

Хөрмәтле вә гыйззәтле,күркәм вә ягымлы,тырыш,сабыр,хезмәт сөючән,булдыклы,уңган,    сабыр,мөлаем вә гүзәл,чибәр вә сөйкемле,олы җанлы вә кешелекле,кирәк вакытта каты куллы һәм кырыс та ,усал да була белгән кадерле хатын-кызларыбыз,үзегез кебек көләч,үзегез кебек йомшак һәм без ирләр өчен дә көтеп алынган күңелле бәйрәм-8 Март җитә.Сезнең шушы безгә бүләк иткән ял көннәрегез елмаеп баккан кояшның матурлыгын,табигатьнең самимилеген өстәп,күңелегезгә шатлык,тәнегезгә сихәтлек,өегезгә шатлык китерсен. Салкын озын кышлардан соң  тернәкләнеп киткән язгы табигать кебек сезнең күңелләрегезгә дә бу бәйрәм тормыш яме,  яшәү көче һәм күп б ... Тулырак »
Караулар: 896 | Өстәде: фарит | Дата: 04.03.2012 | Комментарияләр (0)

 
Сайлау ыгы-зыгысы белән бик ваемсызланып йөрмәгез. Сизәсездер, җәмәгать, урамда бүген яз исе килә! Табигать барыбер үзенекен итә бит ул: кышка бирелгән өч ай үтте һәм шундук кояш җылыта да башлады, көннәр дә озайды. Телиме-теләмиме кышка хакимлекне яз кулына тапшырырга туры килә. Cалкын булды кыш, шуңа да быел яз бигрәк тә сагындырды. Дөрес, бүген дә шактый салкын әле, ләкин монысы инде вак мәсьәлә. Иң мөһиме – яз килә! Ул күңелгә керде, йөрәкне җилкендерде, кәефне күтәрде инде. Тагын бераз гына түзәсе дә, аннары чып-чын яз җитәчәк! Тиздән, бик тиздән ак төс яшелгә алышыныр, урам буйлап гөрләвекләр агар, өй түбәләрендә, кардан арынган агачларда кошлар сайрар, казлар каңгылдашыр, умырзаялар төртеп чыгар. Нинди матур көннәрне күрәселәр бар әле! Һәм нинди рәхәт тор ... Тулырак »
Караулар: 1406 | Өстәде: фарит | Дата: 15.02.2012 | Комментарияләр (0)

Мәктәп турында,укытучылар турында бүтән язмам дигән идем.Тегеләй язсаңда,болай язсаң да газета укучылар зарлану дип кабул итәләр.Әле менә соңгы язмам-"Сөйкемсез сөякләр”чыккач та шулай булды.Бер "авыл фельдшеры” сайтымда "Зарланмагыз,Фәрит абый. Кыенсынган кеше эшләмәсен,яшьләр эшләр,алар мең дә берне белә.Укытучыларны бөтенләй мескенгә чыгармагыз,акчаны шәп алалар.Бөтен кеше гәҗиттә үз эшеннән зарланып утырса,нәрсә була инде ул?!Эш булганда эшләргә инде...”дигән язу калдырган.
Югыйсә,мин зарланырга түгел,ә башына килеп төшкән мәгънәсез эшләргә, мәшәкатьләргә бирешмичә аң-белем бирергә тырышкан укытучы халкы-соклангыч халык дип әйтергә теләгән идем.
Менә тагын язмыйча булмый инде.Чөнки язарга "Т.Я.”үзе сәбәп биреп тора. 31 гыйнвар санында (№11-12) ике укытучының :Рәфхәт Зарипов белән Илдус Шәйхетдиновның янәшә ике язмасы ба ... Тулырак »
Караулар: 2766 | Өстәде: фарит | Дата: 05.02.2012 | Комментарияләр (5)

23.12.2011   "Дождь" мәгълүмат өлкәсендә инкыйлаб ясарга омтыла. Кремльның барлык телевизион каналларын үз карамагында тотарга тырышуы инде чәлпәрәмә килә башлады. Хөкүмәттән бәйсез интернеттагы "Дождь" каналы меңнәрчә караучыларны җәлеп итте. Оппозиция вәкиле Борис Немцовның телефон сөйләшүе тыңлануы мәсьәләсен бер генә дәүләт телевидениесе дә күрсәтмәде һәм бары "Дождь" телеканалы гына аңа мәйдан бирде. Ул аннан үз тарафдарларыннан гафу үтенүен әйтте. Хәбәрдарлыкны яклау фондыннан медиа белгеч Борис Тимошенко сүзләренчә, хәзер кешеләр цензура аша узмаган мәгълүматка сусаган. Изге урын буш тормый ... Тулырак »
Караулар: 816 | Өстәде: фарит | Дата: 03.02.2012 | Комментарияләр (0)

1 2 3 »
Табарга
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Вакыт
Һава торышы
Язмалар архивы
Файдалы сайтлар
  • Мөгаллим язмалары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024
    Бесплатный хостинг uCoz