Сайлау ыгы-зыгысы белән бик ваемсызланып йөрмәгез. Сизәсездер, җәмәгать, урамда бүген яз исе килә! Табигать барыбер үзенекен итә бит ул: кышка бирелгән өч ай үтте һәм шундук кояш җылыта да башлады, көннәр дә озайды. Телиме-теләмиме кышка хакимлекне яз кулына тапшырырга туры килә. Cалкын булды кыш, шуңа да быел яз бигрәк тә сагындырды. Дөрес, бүген дә шактый салкын әле, ләкин монысы инде вак мәсьәлә. Иң мөһиме – яз килә! Ул күңелгә керде, йөрәкне җилкендерде, кәефне күтәрде инде. Тагын бераз гына түзәсе дә, аннары чып-чын яз җитәчәк! Тиздән, бик тиздән ак төс яшелгә алышыныр, урам буйлап гөрләвекләр агар, өй түбәләрендә, кардан арынган агачларда кошлар сайрар, казлар каңгылдашыр, умырзаялар төртеп чыгар. Нинди матур көннәрне күрәселәр бар әле! Һәм нинди рәхәт тормышларда яшиселәр бар.Булачак президентларыбызның вәгьдәләре чынга ашса,оҗмаһларны күрәселәр бар әле.
|