Төп бит | Регистрация | Профильгә керү | RSS Четверг, 25.04.2024, 19:25

ФӘРИТ

ВАФИН

САЙТЫ

    

 
Меню
Мини-чат
Наш опрос
Сайтка бәя бирегез
Всего ответов: 66
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Киңәшләр, фикерләр...


 

Умартачы кышын да йокламый

Һәр эшнең үз нечкәлекләре бар. Ә умарта кортлары белән эшләү – тулы бер фән ул. Умартачы тырыш кына түгел, галим дә булырга тиеш. Әйтик, гади генә әйберләр бөҗәкләр эшчәнлегенә тискәре яки уңай йогынты ясарга мөмкин. Әнә белгечләр иске кәрәзләр белән тутырылган ояда кортлар яхшырак кышлый дип ышандыра. Баксаң, яңа сары кәрәз җылылыкны җиңел үткәрә, ә карасы юк. Шуңа умартачылар бу киңәшне укып, хәтерләрен барлар: кәрәзләрне яңартып бетермәдегезме? Өстәвенә, һәр рам 2 кгдан ким булмаган бал белән тутырылырга тиеш. Кәрәздә бал бетсә, кортлар салкын вакытта икенчесенә күчә алмый. Баллы кәрәзләр калса да, ачтан үлә.

Кайбер умартачылар калын стеналы оя ясап, умартаны урамда да калдыра. Ул чагында ояны полиэтилен япма белән төрергә мөмкин дип киңәш итә белгечләр, тик һава үтеп йөрсен өчен, тишекләр калдырылырга тиеш. Юкса оя томаланачак. Кортлар тышта кышласа, бал запасы 3-4 кгга артык кирәк булачак. Ояны кар белән күмү дөрес. Әмма кар боз белән капланса, аны вату мәслихәт. Чөнки көпшәк кар һава үткәрә, җылыны тота, ә боз томалап куя.

Бездә кыш озын, иң яхшысы ояларны махсус әзерләнгән урыннарга күчерү. Әлбәттә, ул алдан агартылган, чистартылган булырга, җилләтеп торылырга тиеш.

Кышын кимерүчеләр, бал белән сыйлану нияте белән, ояларга һөҗүм итә. Шунлыктан саклык чараларын күрү сорала. Тәҗрибәле умартачылар корт авызы тишегенә тимер рәшәткә (тычкан үтә алмаслык тишекле), кайберәүләр тигәнәк тә куя. Умарта өен күзәтеп, кимерүчеләргә каршы агулар куеп торырга кирәк. Бинада даими температура 0-4 градус булырга тиеш. Җылынса, кортлар активлаша һәм күбрәк ашый башлый. Кайберәүләр кортларын яшелчә, җиләк-җимеш саклый торган урыннарга урнаштыра. Бу дөрес түгел. Оя артык дымлылыктан күгәрә. Кортлар начар кышлый, авырулар барлыкка килә.

Кышын кортлар, нигездә, азык җитмәүдән үлә. Ояда кышка яфрак балы калу (кортлар яфракларда һәм үсемлек сабакларында яшәүче бет, гөблә, борча бүлеп чыгарган матдәне җыя. Ул кортлар өчен зарарлы булса да, кеше өчен бик файдалы продукт. Шуңа аны иртәрәк җыелган чәчәк балы һәм ширбәт белән алыштыру мәслихәт), сырхау яки карт ана аркасында ояда корт саны азлыгы, шулай ук тычкан кебек җәнлекләр бимазалау, үтәли җил яисә тынчу һава, шулай ук озакка сузылган салкын кыш та гаиләнең һәлак булуына сәбәпче булырга мөмкин. Кышын ояда үлгән кортлар саны 200-300 данәдән артмаска тиеш.

Имештер…

Төшкә керсә дә яхшыга…

Умарта корты халыкта тырышлык, булдыклылык символы санала. Төштә дә умарта кортларын яхшыга юрыйлар. Борынгылар бу бөҗәкләрне беркайчан да йокламаучы җан иясе дип санаган. Чөнки алар гел уяу. Төшләр дә шуның белән бәйле. Әгәр төшегездә корт чакса, сез бик ышанучан кеше, димәк, тиз алданасыз. Мондый төш, аң булыгыз, дип кисәтә. Кайчагында ул җитәкчегезнең сездән канәгать булмавын да аңлата. Әгәр сезне чаккан корт төшегездә үлсә, бу – тиздән усал кеше белән очрашуга. Ләкин аның усаллыгы сезгә түгел, үзенә генә зыян китерә. Умарта күчен күрү – әйләнә-тирәдәгеләр мөнәсәбәте яхшы булуга ишарә: сезне дәвамлы тырыш хезмәт көтә, әмма ул авырлык китермәячәк. Әгәр кортлар үзегезгә һөҗүм итсә, янәшәдәгеләр кылган гамәлегез өчен битәрләр. Әгәр кортлар сезне күрмәмешкә салышып яныгыздан очып үтсә, эш-гамәлегезне башкалар да ошатыр. Чәчәктән чәчәккә кунып нектар җыеп йөрүче кортны күрсәгез, сезне, һичшиксез, уңышлы иҗади эш көтә. Бөҗәкләр оясына кайтса, өйдәге мәшәкатьләргә: бәлкем, әле яшәү урыныгызны да алыштырырсыз. Әгәр кортлар бал белән тулы кәрәздә утырса, димәк, эшегез уңышлы, дусларыгыз, коллегаларыгыз арасында дан казанырсыз.

Кыскасы, умарта корты күрүне бары яхшыга гына юрарга кирәк. Тик ул үлгән булса, я үтерсәгез, күңелсезлеккә диелә. Хәер, бу бөҗәкләрне төштә генә түгел, өндә дә үтерергә ярамый шул. Аларның гомере болай да бик кыска. Җәйге бал җыю чорында алар нибары 1 ай яшәп кала. Шул арада да безгә никадәр файда ясарга өлгерәләр. Аларга уңышлы кышлау, ә умартачыларга хәерле яллар, исәнлек телик. Умарта кортлары белән бәйле тәҗрибәләрен, кызыклы күзәтүләрен, бәлкем, безгә дә язып җибәрерләр. Хәзер умартачының мәшәкатьсез чагы, вакыты бар, диюебез. Озын кышта гыйлем җыя торыйк. Аннан тырыш, файдалы бөҗәкләребез язга яңадан эшкә чыгар…

Тату гаилә

Умарта кортлары продуктларын кешелек борынгы заманнардан ук дәвалау чарасы итеп кулланган. Әбугалисинә да үз хезмәтләрендә балны күп төрле сырхауларга дәва буларак кулланырга киңәш итеп калдырган. Аның 1012-1024 еллар белән даталанган "Табиблык фәне кануны” дип исемләнгән хезмәтендә бал төрле дару катнашмаларына кертелеп, 200 тапкыр искә алына. Бүгенге табиблар да аны еш киңәш итә. Составында корт продуктлары булган шактый препаратлар сәнәгать нигезендә җитештерелә. Үзебез дә бит салкын тиюгә, балга ябышабыз. Ул дәвалап кына калмый, тонусны яхшырта, иммунитетны күтәрә.

Шунысы гаҗәп: умарта кортының файда китерми торган бер генә продукты да юк. Аның балы гына түгел, тома балавыз (прополис), чыршын (корт ипие дә диләр, русча атамасы перга), балавызы һәм башка продуктлары дәвалау үзлекләренә ия. Агуы белән нинди генә авыруларны дәваламыйлар.

Бал кортлары – гаҗәеп җан ияләре. 1 кг балның каян килеп чыгышын без күз алдына да китерә алмыйбыз. Ә кортлар аның өчен 100 мең тузганак яисә 1,5-2 млн сәрви агачы (акация), 6-7 млн тукранбаш чәчәгеннән нектар ала. 30 грлы бер кашык бал өчен кортлар ояга 60 гр нектар алып кайтып эшкәртә. Шушы порция өчен корт 2000 тапкыр "рейс”ка чыга. 1 корт көнгә уртача 10 тапкыр табышка бара. Димәк, без бер кабып йоткан 1 кашык бал өчен 2000 корт көнозын эшли.

Табыш алу вакытында эшче корт 2-3 км ераклыкка оча. Бу кеше үлчәменә күчереп исәпләгәндә, 300-500 км дигән сүз. Умарта корты гаиләсендә гаҗәп тәртип. Анда сакчы кортлар да бар. Разведчиклар кайда табыш барын белешә. Әле яңа гына чыккан бала кортлар яшь буынны тәрбияләргә булыша… Разведчик кортлар табыш турында башкаларга махсус биюләр ярдәмендә аңлата. Ул кәрәздә этенә башлый, койрыгын төрле якка болгап биергә тотына. Оя эчендә дөм караңгы булуга карамастан, янәшәдәге кортлар мыеклары белән "хисле” кортка кагылып, биюне элеп ала һәм шул рәвешле мәгълүматны башкаларга тапшыра. 20ләп тапкыр кабатланган биюдән соң, табыш урынына башкалар да оча. Ераклык бию ритмына бәйле. Биюнең һәр элементы биюченең канатлары безелдәве белән тәмамлана. Нинди үсемлекләр табышлы булуын гаиләдә разведчикның тәненә ябышкан чәчәкләр бәйләме буенча беләләр. 1-2 минутка сузылучы бию вакытында кортлар җил тизлеген, ераклыкны, кайсы юнәлешкә очасын да белеп өлгерә. Һәм дәррәү эшкә кузгалалар. Әлеге серне ачкан Австрия галиме Карл Фриш 1973 елда Нобель премиясен алды.

Өстәмә мәкаләләр.

1.Умартачының язгы мәшәкатьләре.

2.Авыруларга каршы көрәш.



 

Табарга
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Вакыт
Һава торышы
Язмалар архивы
Файдалы сайтлар
  • Мөгаллим язмалары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024
    Бесплатный хостинг uCoz