Хөрмәтле дустым, коллагам!
Сезне чын күңелемнән якынлашып килүче
Яңа ел белән котлыйм!
Бәйрәмегез мөбарәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк,
күңелле, куанычлы булсын.
Эшләрегез уң булсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек
нуры йөзегезне тагын бизәсен.
Бусагаларыгыздан караңгылык, салкынлык,
хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен.
Бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар, яхшы хәбәрләр,
саулык-сәламәтлек алып килсен Яңа ел.
Гаилә бәхетегез учагы гел балкып торсын.
|