Төп бит | Регистрация | Профильгә керү | RSS Суббота, 27.04.2024, 08:57

ФӘРИТ

ВАФИН

САЙТЫ

    

 
Меню
Мини-чат
Наш опрос
Сайтка бәя бирегез
Всего ответов: 66
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » 2012 » Март » 13 » Тәрәз саен кыяр үсә.
21:06
Тәрәз саен кыяр үсә.


Ниһаять, озын, салкын кыш та үтеп бара. Алда безне күңелле мәшәкатьләр – язгы бакча эшләре көтә. Берәүләр өчен ул мавыгу, тормыштагы борчу-проблемалардан читләшеп тору булса, икенчеләр өчен сәламәтлекне торгызу чарасы, кем өчендер яшәү чыганагы, ә күпләргә тегесе дә, монысы да. Җир, бакча шунысы белән яхшы: һәр яз саен ул безнең тормышны яңарта һәм барысын да яңабаштан башларга мөмкинлек бирә. Бакча кешене үзенә тарта, анда эш белән бергә ял итәсең, рәхәтләнеп уйларга, хыялланырга мөмкинлек бар.

Тәҗрибәле бакчачылар помидор, борыч орлыклары чәчте инде. Тиздән алар тәрәзә төпләрен тутырып, шаулап үсеп утырыр. Бүген исә төп мәшәкатьләр – башка яшелчәләрнең орлыкларын һәм бакча коралларын барлап кую, минераль ашламалар һәм яшь агач үсентеләре булдыру.

Шул уңайдан, бакча эшләре рәтен белеп бетермәүче, ләкин моның белән шөгыльләнергә теләүчеләргә берничә киңәш: яшелчә орлыклары кәгазь пакетларда тугыз елга кадәр саклана ала. Ләкин аны сатып алганда пакеттагы маркировкага игътибар итегез. Әгәр анда саклану вакыты 2014 елга кадәр дип язылган икән, бу – дөрес түгел. Чөнки орлыкны һәр 6-8 ай саен пакетны ачып, тикшереп торырга тиешләр. Пакетны кабат япкач, шул көнге марка куела. Анда түбәндәге мәгълүматлар язылган булырга тиеш: культураның исеме, сортының исеме, орлыкларның граммнардагы авырлыгы, процентларда тишелеп чыгышы, партия номеры һәм 8 айдан артмаган саклану срогы. Ә яшь агач үсентеләрен, гомумән, таныш кешеләрдән яки махсус питомниклардан гына алырга киңәш итәләр. Аны үзегезгә алып кайтканда төбен юеш чүпрәк белән, ә башын пленка белән төрергә кирәк.

Шулай итеп, тиздән кыш буе җыйган көчләрне күрсәтер, тәнгә җыелган майны физик эш белән киметер, электричкаларда кысылып азапланыр, үзең үстергән кыярны үз кулларың белән өзеп ашар өчен яңа тормыш башлана.
Просмотров: 1431 | Добавил: фарит | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Табарга
Календарь
«  Март 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Вакыт
Һава торышы
Язмалар архивы
Файдалы сайтлар
  • Мөгаллим язмалары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024
    Бесплатный хостинг uCoz