Ниһаять, озын, салкын кыш та үтеп бара. Алда безне күңелле мәшәкатьләр – язгы
бакча эшләре көтә. Берәүләр өчен ул мавыгу, тормыштагы борчу-проблемалардан читләшеп
тору булса, икенчеләр өчен сәламәтлекне торгызу чарасы, кем өчендер яшәү чыганагы,
ә күпләргә тегесе дә, монысы да. Җир, бакча шунысы белән яхшы: һәр яз саен ул безнең
тормышны яңарта һәм барысын да яңабаштан башларга мөмкинлек бирә. Бакча кешене үзенә
тарта, анда эш белән бергә ял итәсең, рәхәтләнеп уйларга, хыялланырга мөмкинлек бар.
Тәҗрибәле бакчачылар помидор, борыч орлыклары чәчте инде. Тиздән алар тәрәзә төпләрен
тутырып, шаулап үсеп утырыр. Бүген исә төп мәшәкатьләр – башка яшелчәләрнең орлыкларын
һәм бакча коралларын барлап кую, минераль ашлам
...
Тулырак »