Төп бит | Регистрация | Профильгә керү | RSS Суббота, 04.05.2024, 06:03

ФӘРИТ

ВАФИН

САЙТЫ

    

 
Меню
Мини-чат
Наш опрос
Сайтка бәя бирегез
Всего ответов: 66
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » 2012 » Февраль » 5 » Чабата киеп...Сингапурга.
00:04
Чабата киеп...Сингапурга.
Мәктәп турында,укытучылар турында бүтән язмам дигән идем.Тегеләй язсаңда,болай язсаң да газета укучылар зарлану дип кабул итәләр.Әле менә соңгы язмам-"Сөйкемсез сөякләр”чыккач та шулай булды.Бер "авыл фельдшеры” сайтымда "Зарланмагыз,Фәрит абый. Кыенсынган кеше эшләмәсен,яшьләр эшләр,алар мең дә берне белә.Укытучыларны бөтенләй мескенгә чыгармагыз,акчаны шәп алалар.Бөтен кеше гәҗиттә үз эшеннән зарланып утырса,нәрсә була инде ул?!Эш булганда эшләргә инде...”дигән язу калдырган.
Югыйсә,мин зарланырга түгел,ә башына килеп төшкән мәгънәсез эшләргә, мәшәкатьләргә бирешмичә аң-белем бирергә тырышкан укытучы халкы-соклангыч халык дип әйтергә теләгән идем.
Менә тагын язмыйча булмый инде.Чөнки язарга "Т.Я.”үзе сәбәп биреп тора. 31 гыйнвар санында (№11-12) ике укытучының :Рәфхәт Зарипов белән Илдус Шәйхетдиновның янәшә ике язмасы басылды Сүзне Илдус Шәйхетдинов язганнардан башлыйм әле.Чөнки ул минем (ягъни Фәрит Вафинның) завучларга,директорларга юнәлдерелгән төртмәле сүзләре белән килешеп булмый дигән.Соңгы вакытларда язган бөтен мәкаләләремне карап чыктым,таба алмадым андый сүзләрне. (Мондый очракта конкретрак әйтергә кирәк,чөнки укучыларда ялгыш фикер калырга мөмкин). Автор бәлки минем юмористик хикәләремдәге кинаяләрне күздә тоткандыр.Юмор-сатира утында көйдерерлек мәктәп директорлары, завучлар юкмыни бездә? Үз дәресен укытмыйча,кеше дәресенә кереп,анализ да ясый белмәгән директорлар буа буарлык.Педагогика-методиканың нәрсә икәнен белмәгән надан завучлар беттеме әллә? Шулар бүген мәктәптә көлке объекты булып тора да инде.Юмор жанры белән публицистика икесе ике әйбер,аера белергә кирәк.”Үзең эшләп карамыйча, үз башыңа төшмичә андый җаваплы эшне кайчак аңлап бетереп булмый шул " дип мәктәп җитәкчеләренә тел-теш тидергәнгә ризасызлыгын белдерә Илдус әфәнде.Мин үзем дә 13 ел мәктәп директоры каланчасында утырган кеше.Шуңа күрә директор каланчасын да, укытучы каланчасын да бик әйбәт беләм.Директорларның бүген нинди газап белән эшләгәннәре дә, акчасызлыктан тилмерүләре дә бөтенебезнең күз алдында.Аның өстәвенә биһисап тикшерүләр,дистәләгән отчетлар,ата-аналар белән бәхәсләшүләр,күмелеп калырлык кәгазь боткасы...Шуларны белә торып мин аларны гаепләп языйммы?Моңа бит алар гаепле түгел,моңа бөтен укыту-тәрбия эшен бер мәктәп өстенә өйгән җәмгыятебез гаепле.
Инде кулга каләм алуга сәбәпче булган төп фикергә килик. Монысы-Сингапурча укыту мәсьәләсе.Илдус эфәнде "Сингапур проектына иярүне хаталы эш дип саныйм мин” ди.Бер җырдагыча әйтсәк,"инде күпме чәйнәделәр,чәйнәп туялмадылыр” ,безләргә дә калган икән әле.Бездә һәрчак шулай,үзебездә булмаган берәр ялтыравык әйберне күрәбез икән,чат шуңа барабыз да ябышабыз.Әйе,мәгариф тарихын белмәгән кайберәүләр өчен аларның укыту системасы Америка ачуга тиңдер.Нәрсәдән гыйбарәт соң ул шулкадәр мактаулы Сингапур укытуы.? Аның эчтәлеге моннан гыйбарәт. Ике партаны берләштереп, укучыларны дүртәрләп утырталар. Укытучы төркемнәргә задание бирә. Аны эшләп чыгу өчен, күпмедер вакыт бирелә. Төркемдәге дүрт укучының һәрберсе үз фикере белән уртаклаша. Бөтен классның фикер алышуы читтән умарта гөжләвен хәтерләтә. Мондый күмәк эштә «отличник» та, «икеле капчыгы» да читтә калмый. Вакыт беткәч, һәр төркемнән берәү торып, уртак фикерне җиткерә. Дәрестә чыш-пыш килеп утырганнары өчен малайларга укытучы шелтә белдерми. Киресенчә! Материалны яхшырак үзләштерсеннәр өчен аларга үзара сөйләшергә үзе куша. Теләгән һәркем үзеннән өстәмәләр кертә ала.
4-5 ел элек урыс балаларына татар телен мин нәкъ шулай укыттым.Ике уку елы буе парталар шулай тордылар.Әле ул вакытта Сингапур сүзе берәүнең дә телендә юк иде. Шулай эшләргә мине нәрсә мәҗбүр иткәндер,төгәл әйтә алмыйм. Мөгаен,чит тел буларак татар телен укыту буенча тиешле методика, ярдәмлекләр,дәреслекләр булмау һәм иң мөһиме:татар телен өйрәнергә балаларның теләге булмау да сәбәпче булгандыр.Болай укытканда класс дөрестән дә активлаша,артта утырган бала еллар буе алдагысының җилкә чокырын карап утырмый,бер-берсенә каршы утыргач,аралашу,елмаю теләге барлыкка килә.Авыз ачып сүз әйтергә курыккан укучы үзе дә сизмәстән ,сөйләмгә кушылып китә.Диалогик сөйләм оештыру өчен бу искиткеч әйбәт алым. Уен элементлары кертеп җибәрсәң тагын да күңеллерәк була.Сингапурлар да шулай укыталар икән бит!. Мәктәп укучысы телне, уйный-уйный, җиңел, тиз үз¬ләштерә .Шуңа күрә Илдус әфәнденең " Сингапур проектына иярүне хаталы эш дип саныйм” диюе белән бер дә килешәсе килми. Метод дөрес,ләкин.миңа калса, бу Сингапурга барып өйрәнерлек яңалык түгел.Азмы-күпме совет педагогикасының тарихын белгән һәркем минем белән килешер дип уйлыйм.(Үз мәкаләсендә Рәфхәт Зарипов болар турында бик тәфсилләп язган,шуңа күрә аларга тукталып тормыйм).
СССР заманында бу метод” бригада методы”дип аталды һәм сугыш алды елларында совет мәктәпләрендә нәкъ шулай укыттылар.
Аннан үзебезнең әдәбият галиме Альберт Яхин төркемләп эшләү турында күптән язып чыккан иде инде.Тәҗрибәле педагоглар әйтүенчә, Сингапур методикасы өлешчә Россия галиме Вернадский һәм Америка галиме Кэгэн педагогикасына нигезләнгән. Димәк, сингапурлылар велосипед уйлап чыгармаганнар! Алар Америка һәм Совет педагогикасының иң шәп нәрсәләрен генә сайлап алганнар.Алар әле педагогика галиме Мирза ага Мәхмүтовның проблемалы укытуын да үзләштергәннәр.Нәкъ шундагыча укучылар алдына :”Ә нигә шулай?” дигән проблемалы сорау куела.Бергәләп чишү ысулларына басым ясала.Тәнкыйди фикер йөртергә өйрәтелә.1960-1970 елларда барган проблемалы укыту безнең илдә искиткеч яхшы нәтиҗәләр бирде.Капитализм төзибез дип бөтен ирешелгән уңышлар онытылды,себереп түгелде. Укыту-тәрбия эше капитализм-социализмга бүленми. Һәр җәмгыятьнең бурычы бер: белемле-әхлаклы кеше тәрбияләү. Ләкин безнең илдә берсе дә гел кешечә эшләнми: үзебездә булган әйберне кемгәдер сукыр тиенгә сатып, кире шуны капчык-капчык алтынга алыштырабыз.Әле менә И.Шәйхетдинов та” Канада һәм Норвегия тәҗрибәләре безнең өчен кулайрак булыр иде” ди.Ишәбез инде аларга да барып ябышсак.Аларда быел йөзәрләгән мәктәпне яптылармы икән соң? Балалары кышкы суыкта басу уртасында автобус килгәнен көтеп торалар микән? Әти-әниләрдән мәктәп ремонтына дип меңәр сум акча җыялар микән? Менә нәрсәләрне хәл итәргә кирәк әле безгә кеше эшен барып тикшергәнче.Болай да безнең мәктәпләр очы-кырые күренмәгән реформалардан арып-алҗып беткән.Безнең үзебездә менә дигән укыту методлары,алымнары эшләнгән,ләкин бездә эшлим дигән кешегә эшләргә мөмкинчелек юк.Безнең мәктәпләрдәге бөтен эшебез- бүген грантлар отуга,олимпиадаларда ,күп төрле конкурсларда җиңүгә,”Ел укытучысы”,”Ел хатын-кызы” кебек шоуларда катнашуга кайтып кала. Бу грантларны Р.Зарипов "әйбәт башлангыч”дип яза.Әмма мин үзем мондый эш алымын эткә сөяк ташлау дип кабул итәм. Әле күптән түгел генә телевизордан күрсәттеләр,бер урыс шәһәрендәге укытучы "иң матур ими” конкурсында җиңеп чыккан.Менә кая барып төште бездә укытучы,адәм көлкесе! Җиңел бит,чишенәсең дә чыгасың, чишенергә оялганы сумка-сумка кәгазь тутыра,Җайлы, класстагы 20 балага белем биреп чиләнәсе юк. Ләкин безгә барыбер Сингапурны өйрәнергә кирәк,чөнки” Сингапур могҗизасы”бөтен дөньяга гыйбрәт булырлык.Бүген ВВП буенча 4нче урында торган ил тәҗрибәсен Россия кебек 53нче урында торган илләр белергә тиеш. Бигрәк тә аларның икътисадый үсеше,дәүләт төзелеше безнең бюрократ чиновниклар өчен үрнәк итеп алынса шәп булыр иде.Шул исәптән укытучыларга хезмәт хакы түләү дә. Югыйсә,аякка чабата киеп бездән ун тапкыр күбрәк алган Сингапур укытучысына йөгерү көлке булып тоела башлый.Иң элек Сингапурдагы шикелле базар икътисады урнаштырырга,ришвәтне,коррупцияне,урлашуны бетерергә,закон каршында бөтен кешенең дә тигезлеген булдырырга кирәк, менә шуннан соң укытуга да сингапурча тотынырга була .Мин үзем андый заманнар килер дип ышанмыйм.Менә хәзер дә Сингапур,Сингапур дип кабатлый-кабатлый шул СССР мәгариф системасына кайтып барабыз. 1990 – 2000 нче елларда без бөтен идеология, тәрбия чараларыннан баш тартып, бер буын тәрбия¬ләдек ,дөресрәге,югалттык инде.Илне наркоманнар,киллерлар,фа- хишәләр,секс символлар,алкашлар,җинаятьчелзр басты. Алар өчен бүген иң зур кыйммәтләр – акча,зиннәтле коттедж, иномарка, сөяркә. Аларга илең ни дә, хөкүмәтең ни. Әгәр совет мәга¬риф системасында укыт¬¬кан, эшләгән укытучылар буыны китеп бетсә, ни булыр, бер Аллаһы Тәгалә үзе генә белә.Шушы урында нокта куйгач,тагын бер яңалык ишеттем.Үзебезнең Мәгариф һәм фән министры А.Гыйльметинов:”Дәрестән соң мәктәп” программасы башлануын игълан итте:”Түгәрәкләр эшләргә,мәктәптә тормыш
20.00гә кадәр гөрләп торырга тиеш”,-диде.Менә монысын аңлыйм мин ,монысы чын үзебезчә.Ләкин бу тагын яңалык түгел.Минем әти-әни укытучылар иде һәм мин аларның кичке 6-7сез өйгә кайтуларын хәтерләмим.Бу -60нчы еллар иде.Бәйрәм саен доклад уку, концерт-театрлар кую укытучылар өстендә булды.Атнага бер көн-политуку,икенче көнне киңәшмә.Дәресләргә әзерләнү-мәктәптә.Һәр укытучы планнарын төзеп,күрсәтмә әсбапларын әзерләп бетергәч кенә өенә кайтып китә ала иде.Димәк,Аллага тапшырып тагын шул чорларга кайтабыз.Әле ярый балалар үсеп бетте,югыйсә алар да безнең шикелле кичләр буе әти-әнисез каңгырып утырырлар иде.Хәер,укытучы баласы турында
кем кайчан уйлады соң? Кайсы файдалырак ,буталып беттем бугай инде:Сингапурга чыгып китүме,әллә үз мәктәбеңдә төн уртасына кадәр түгәрәкләр үткәреп утырумы? Кызык : Сингапурлар бездән бу "тәҗрибәне” дә чәлмәсләр микән?
Просмотров: 2770 | Добавил: фарит | Теги: укытучы язмышы, Материаллар | Рейтинг: 4.0/5
Всего комментариев: 5
5 Мөршидә  
0
Сокланам Сезгә! Молодец! Мәгариф министры итеп куясы иде үзегезне. Замана "чирләренә" бирешмәвегез өчен хөрмәт итәм.

4 Ләйсән  
0
Кадыйров, безнең зарплата акча янчыгына гына сыймый, зууур капчыклар тектердек инде!) Сез дә килегез мәктәпкә эшкә...

3 Ләйсән  
0
Афәрин, Фәрит абый!

2 Укытучы  
0
Минем 15 менем кем кесэсендэ икэн. Шуны белэсе иде!

1 Кадыйров  
0
Фэрит эфэнде укытучылар кебек 16-25 эр мен алсак без бер дэ зарланмас идек эле!

Имя *:
Email *:
Код *:
Табарга
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Вакыт
Һава торышы
Язмалар архивы
Файдалы сайтлар
  • Мөгаллим язмалары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024
    Бесплатный хостинг uCoz