Яз. Карлар эри, чүп-чар калка һәм психларның чире килә торган вакыт. Белгечләрнең
әйтүенә караганда, елның нәкъ шушы фасылында психик тайпылышлары булган кешеләр депрессия
кичерә. Яз-көз башлану белән төрле нерв авырулары кискенләшә, шизофрения психозлары
көчәя, агрессия күренешләре ешая. Бүтән вакытка караганда, үз-үзләренә кул салучылар
саны да 10 тапкырга арта.
Табиблар хәбәр итүенчә, бу вакытта нормаль, тотрыклы психикалы дип саналган кешеләрдә
дә "сәерлекләр” күзәтелергә мөмкин. Мәсәлән, көтмәгәндә-уйламаганда кеше төшенкелеккә
бирелергә, елап алырга яисә, киресенчә, бер сәбәпсез кәефе күтәрелеп, сикергәләп
йөри башларга мөмкин. Нәкъ менә язга таба психик сизгерлекнең арта башлавын төрлечә
аңлаталар. Моны гормональ процессларның активлашуы белән дә, кояшның активлыгына
да, хәтта көн озынлыгына да бәйлиләр. Һәм, әлбәттә, авитоминоз дигән нәрсә дә үзенең
кара эшен эшләми калмый.
Бу айларда табиблар төрле витаминнар кулланырга, җиләк-җимеш ашарга һәм күбрәк
кояшта йөрергә тәкъдим итәләр.
Сүз уңаеннан. Тиздән, ягъни 21 мартта мөселман дөньясы Нәүрүз бәйрәмен билгеләп
үтәчәк. Бу Көнчыгыш календаре буенча Яңа ел башлануын аңлата. Нәүрүздә көн белән төннең
озынлыгы тигезләшә, чын яз килә һәм шуның белән бергә табигать тә уяна, кәеф күтәрелә,
көч арта.
|