21 мартта борынгыча Яңа ел җитә, ягъни Нәүрүз. Әби-бабаларыбыз бу көнне бер-берсен:
"Нәүрүз мөбарәкбад!” – дип сәламләгәннәр. Ә әлеге бәйрәмнең тарихы болайрак: борынгы
төрки-фарсы календаре буенча, көн белән төн тигезләнгән вакыт Яңа елның башы булган.
Ислам дине үзенең һиҗри календарен алып килгәч, иске календарь онытылган, ә инде
бездә яңа христиан календаре урнашкач, тормыш шул календарь буенча ага башлаган.
Әмма барлык төрки-фарсы дөньясындагы халыкларда – Казахстан, Урта Азия һәм башка
мөселман илләре халыкларында Нәүрүз бәйрәме нык итеп тамырланып калган. Бу илләрдә
Нәүрүз бәйрәме көнне ярминкәләр гөрли, халык урамнарга чыга, җырлый, бии, күңел ача,
учак аша сикерү уеннарында катнаша.
Нәүрүзне татарлар XIII гасырда да бәйрәм иткәннәр әле. Ләкин шуннан соң бу күркәм
бәйрәм тарихка кереп югалган. Һәм берничә ел элек без Нәүрүзне кабат бәйрәм итә башладык.
Нәүрүз – беренче чиратта, яз килүне, табигатьнең яшәрүен бәйрәм итү ул. Бу көн шулай
ук язгы авыл хуҗалыгы эшләрен башларга вакыт, чәчүгә керешер чак җитә дигәнне дә
искәртә.
|