Төп бит | Регистрация | Профильгә керү | RSS Суббота, 04.05.2024, 23:55

ФӘРИТ

ВАФИН

САЙТЫ

    

 
Меню
Мини-чат
Наш опрос
Сайтка бәя бирегез
Всего ответов: 66
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » 2012 » Май » 23 » Алда-Сабантуйлар!
22:01
Алда-Сабантуйлар!

  ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов фәрманы буенча, быел Сабантуйлар республиканың авыл-районнарында 10-12 июньдә узачак. Чаллыда бәйрәм – 16 июньдә, ә Казанда – 23 июньдә. Шуны да әйтергә кирәк, 12 июнь – Русия көне уңаеннан өч көн рәттән – 10, 11, 12 июньнәрдә ял итәчәкбез. Аның каравы 9 июнь – шимбә көнне эшләргә туры киләчәк.

 Татар ке­шесе өчен, безнең рес­публика өчен ел дәва­мындагы иң зур бәйрәм бу. Бала-чагадан башлап, әби-бабайларга кадәр көтеп ала аны. Кемнәр­дер өчен Сабантуй ярыш­ларда катнашып бүләк җыю, бил алышып көчен сынау, ат чабышларын күзәтеп ләззәт кичерү булса, кемдер яшьлек дустын, классташын очра­ту танышларын күреп сөйләшү өмете белән кайта Сабантуйга. Өлкән­нәр исә читтәге балала­рын, оныкларын көтеп алалар. Кәҗәсе түгел, мә­зәге дигәндәй, бу бәй­рәмнең төп асылы, төп мәгънәсе нәкъ менә шул күрешү-очрашу бугай хә­зер. Җәйгә ныклап торып кереп киткәнче, ягъни пе­чән әзерләү эшләре, мал-туар симертү, кош-корт үстерү мәшәкатьләре башланганчы, Сабантуй сылтавы белән туган ни­гезеңә җыелып, табын ко­рып, шашлык әзерләп, ту­ганнарың белән рәхәтлә­неп ял итеп аласың. Җәй буена, ә бәлки ел буена тагын шундый очрашу тәтиме-юкмы әле...
Быел Сабантуйга халык күтәренке күңел белән керә, чөнки күптән көтелгән яңгырлар явып үтте. Болыннарда печән куе булып үсеп килә, иген басулары матур утыра, бакчаларда бәрәңгеләр бердәм тишелеп чыкты. Һава торышы да бәйрәм көннәренә матур булырга охшаган. Инде Сабантуйлар хәвеф-хәтәрсез, исән-имин генә үтеп китсен дип теләргә кала. Тыныч, матур, мул җәйләр килсен!

 

ИСӘНМЕ, САБАНТУЙ

Җырлары һәм гармуннары белән

Сабантуйлар килде әйләнеп.
Ап-ак һәйкәл гүя калкып чыккан:
Авыл саен – сөлге бәйләме!

Тамаша кыл, күңел ач син бүген,

Биеп җибәр, әйдә, булмаса!
Болынлыкны яшел постау итеп,
Табын кора туган-тумача.

Бабалары, моңы – Иделдәндер,

Сибелгән шул татар, сибелгән.
Туган җирен сагынып кайта алар
Донбасслардан, ерак Себердән.

Туган якның чишмәләре тәмле,

Җилләренә хәтле, һәй, тыгыз.
Кардәшләрем, кунак булып түгел,
Бөтенләйгә инде кайтыгыз!

"Бу бит безнең Ватан!” – дия-дия,

Шатланыйк без, уйныйк, гөрләшик.
Татарларым!
Сабантуйда сыман,
Яшәүдә дә мәңге берләшик!
Рашат НИЗАМИ.

Просмотров: 1337 | Добавил: фарит | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Табарга
Календарь
«  Май 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Вакыт
Һава торышы
Язмалар архивы
Файдалы сайтлар
  • Мөгаллим язмалары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024
    Бесплатный хостинг uCoz