Төп бит | Регистрация | Профильгә керү | RSS Понедельник, 06.05.2024, 21:24

ФӘРИТ

ВАФИН

САЙТЫ

    

 
Меню
Мини-чат
Наш опрос
Сайтка бәя бирегез
Всего ответов: 66
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » 2011 » Декабрь » 13 » Алсу килә!
21:04
Алсу килә!

16-17 декабрьдә "Татар җыры" фестиваленә Русия эстрадасы җырчысы Алсу килә. Шул уңай белән шактый бәхәс тудырган мәкаләмнән бер өзек тәкъдим итәм.

Алсу Сафина – Тукай бүләгенә лаек җырчы

Тукай премиясен алу бәхетенә ирешкән җырчыларыбыз бар безнең: Фәридә Кудашева, Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Ренат Ибраһимов һәм Салават. Бүгенге көндә бу исемлекне тагын бер җырчыбыз – Алсу дәвам итәргә лаеклы. Дөрес, Алсуның дәрәҗәсе болай да җитәрлек. Аның дисклары дөньяның әллә ничә илендә меңәрләп тарала, концертларында залларда алма төшәрлек урын булмый. Алсу үзе Тукай премиясенә бик үк мохтаҗ да түгелдер. Ләкин татарның иң зур бүләге Алсуның үзеннән бигрәк татар халкына, милләтебезгә кирәк. Туган тел кадерен белүче, халык моңнарын дөньяга таратучы татар кызы барлыгын күрсәтү һәм үрнәк алу өчен, горурлану өчен кирәк.

Алсуның "Туган тел” альбомы татар җыр сәнгатендә моңарчы күрелмәгән-ишетелмәгән яңалык булды. Үзенең нәсел җепләрен онытмаган, үзен мөселман кызы дип санаган Алсу татар җырларын туган халыкка җиткерү өчен берничә ел тырышып татар телен өйрәнеп, 2008 ел азагында Казаныбызга татар җырлары тупланган беренче альбомын – "Туган тел”не тәкъдим итте. Альбомга 11 җыр кергән. 11е дә татар халкының бәгыреннән өзелеп төшкән, күңелне нечкәртә торган җырлар. "Олы юлның тузаны”, "Син – гомер агышларым”, "Ак каен”, "Бик еракта идек без” кебек җырларны бүген Алсу кебек беркем дә җырлый алмый. Аның теле – безнең йөзләгән җырчыларыбызга үрнәк булырлык. Һәр авазы ачык, һәр сүзе аңлаешлы. Моңы, башкару осталыгы турында әйтеп тә торасы юк. Болар татар "йолдызлары”ның фанерада яңгырый торган, "җанымны телмәлә, көнләмә, көнләмә” дигән такмаклары түгел инде. Болар – халыкның уй-кичерешләре, фаҗигасе салынган тетрәндергеч җырлар. Алсуның сәхнәгә киенеп чыгуларына кадәр күркәм, затлы, зәвыклы. Сез аның татарча клипларын гына күрегез. Берсе дә Әмирлекләргә барып төшерелмәгән, үзебезнең Татарстан дигән туган җиребездә төшерелгән. Алсуның югыйсә һәр клибын алтынга манып төшерер мөмкинлеге бар. Юк, аңа үзенең ялантәпи йөргән болыннары, иген үскән арыш басулары кадерлерәк. Алсу үзе дә мин татар булуым белән горурланам ди.

Бөек шагыйребез Тукай халык иҗатын кадерләп саклау ягында булган. "Халык җырлары – халкымыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә рәүшан көзгеседер”, – дигән ул. Алсу бүгенге көндә менә шул саф рәүшан көзгене саклаучы. Тукайның 125 еллыгы көннәрендә Тукай рухын, Тукай телен, халык моңнарын дәвам итүче җырчының "Туган тел” альбомына Тукай бүләге бирелү бик гадел һәм күркәм эш булыр иде.

Билгеле, Тукай премиясе бирүне халыктан сорап тормыйлар. Кемнәр аны хәл итә, кемнәр карый – анысы безгә томанлы. Аны заманында бер юл татарча да яза белмәгән кешеләргә дә (язучы дип әйтергә тел әйләнми) бирделәр. "Рахмат”тан башка сүз әйтә алмаучылар да күп лауреатлар арасында. Хәер, монысы икенче мәсьәлә. Ә хәзергә, илнең салым түләүче гадел гражданины буларак, минем дә Тукай бүләге хакында фикеремне белдерергә хакым бардыр дип уйлыйм. Татарстанның халык артисты Алсу Тукай премиясенә лаек һәм тиешле кешеләр, тиешле оешмалар бу тәкъдимне күтәреп алсалар, мин генә түгел, бөтен татар дөньясы зур шатлык кичерер иде.

Просмотров: 706 | Добавил: фарит | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Табарга
Календарь
«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Вакыт
Һава торышы
Язмалар архивы
Файдалы сайтлар
  • Мөгаллим язмалары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024
    Бесплатный хостинг uCoz