Төп бит | Регистрация | Профильгә керү | RSS Пятница, 03.05.2024, 19:26

ФӘРИТ

ВАФИН

САЙТЫ

    

 
Меню
Мини-чат
Наш опрос
Сайтка бәя бирегез
Всего ответов: 66
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » 2012 » Февраль » 1 » Яхшы укытучы булу серлэре
23:39
Яхшы укытучы булу серлэре
1. Беркайчан да класстан буш кул белән чыкмагыз.
Кәгазь тотып йөрүче укытучылар һәрвакыт эшем кешесе булып күренәләр.Кулында кәгазь булмаган укытучыны я тартырга, я ашарга бара дип уйлыйлар. Ялгышып , дәрес буе укып утырган газетагызны күтәреп чыга күрмәгез, балалар сезне туалетка бара дип карап калачаклар. Эштән киткәндә сумкагыздагы әйберләрегез өстенә, күренеп торырлык итеп, кәгазьләр тутырыгыз. Иң мөһиме: сезнең күтәренеп-төялеп чыгып китүегезне күреп калсыннар һәм өйдә дә күп эшли икән дип уйласыннар.

2. Компьтер я ноутбук артында еш утырыгыз.
Сез анда сайтыгызны яңартырга, почтагызны актарырга, чатта утырырга һич югы, пасьянс уйнарга мөмкин. Завуч я директор күренсә, шәп педагогик берләшмәләр бар икән дип, аларга да керергә киңәш итегез.

3. Өстәлегез тәртипсез булсын.
Буш өстәл- эшлексезлек билгесе. Чиста өстәл директорга гына килешә. Өстәлегезгә дәфтәрләр, китаплар,төрле методик китаплар һәм планнарыгызның барысын да таратып ташлагыз.Читтән караганда укучыларның үткән елгы иске дәфтәрләре дә быелгы эш дәфтәрләре булып күренә. Дәфтәрләрне эреле-ваклы күчләргә өегез. Завучка бирәсе отчетларыгызны , дәрес планнарын(әгәр булса) алдан ук үзегезгә билгелерәк урынга тыгып куегыз һәм тиз генә шулар арасыннан алып бирегез.

4. Әсәрләнеп, һафаланып йөрегез. Тәнәфесләрдә кызу-кызу атлап, каядыр ашыккан кебек барыгыз.

Телефоннан сөйләшкәләп алыгыз. Берәр укучыга җикеренеп кую, кисәтү ясау бик үтемле чара, ул сезне мәктәптәге тәртип турында кайгыртучы кеше итеп күрсәтер.Чабып барган малайны җилтерәтеп, колагыннан сөйрәп директорга алып керсәгез, эффект тагын да көчлерәк булачак.

5. Эштән соң китегез.
Япониядә генә ул эштә тоткарланган кешене яратмыйлар. Бездә, киресенчә, күпме соң китсәң, шулкадәр яхшы эшләүче буласың. Директордан алда өегезгә чабарга ашыкмагыз. Билгеле,ул киткәнне көтеп тик утырмагыз: кроссворд чишегез, журналлар карагыз, Интернетта казыныгыз. Инде кайтып китәргә уйлагансыз икән, директор ишеге төбеннән катырак басып үтегез ,ишеге ачык булса,сау булыгыз,иртәгә кадәр дигән матур сүзләр әйтеп узыгыз. Урамга чыккач эт итеп сүгәрсез. Кичке якта , ял көннәрендә (мунча кереп яткан вакыты булса бигрәк тә әйбәт) директорыгызга чылтыраткалап алырга онытмагыз , эш буенча берәр нәрсә сорагыз. Шуның белән сез үзегезне ял турында түгел, ә мәктәп турында кайгыртучы чын хезмәткәр итеп күрсәтәчәксез.

6. Сүз байлыгыгызны арттырыгыз.
Компьтер терминнарын кыстырып сөйләшү кешегә көчле тәэсир итә. Әйтергә авыр,мәгънәсе аңлашылмаган 5-6 сүзне директор белән сөйләшкәндә һәрвакыт сөйләмегезгә кертеп җибәрегез. Инновация, аффектация, экзальтация кебек сүзләр арасына чистеросальпингэктомия кебекләрне дә кыстырып җибәрегез. Аң бул: аның аңлавы мөһим түгел, аның каравы ул сезне аңлы, белемле укытучы дип санаячак һәм башкаларга үрнәк итеп куячак.

7. Ике пиджак булдырыгыз.
Бер пиджагыгыз һәрвакыт урындык артында торсын. Эш урынында булмаган вакытта сезне бер генә минутка чыгып киткән дип уйласыннар. Ә сез икенче пиджагыгызны киеп кибетләргә чыгып керә аласыз, спортзалда туп тибәсез, бассейнда коенып чыгасыз, китапханәдә яңа газета-журналлар укыйсыз. Һич югы күрше бүлмәдәге яңа гына эшкә килгән чибәр кыз белән ләчтит сатасыз.

8. Укучы көндәлеге-укытучының төп коралы. Билге кую мөһим түгел. Мөмкин кадәр күбрәк кисәтүләр, янау сүзләре языгыз, укучыларыгызның кимчелекләрен күрсәтегез, зарланыгыз. Ата-аналар өчен сез мәктәптәге иң шәп укытучыга әйләнерсез.

9. Җыелышлар-үзеңне бөтен коллективка күрсәтү урыны. Йоклап китмәс өчен телефоныгыздагы уеннар белән мавыгыгыз, дәфтәр тикшерегез, берәр детектив укыгыз, смслар языгыз. Төп момент-җыелышның соңгы минуты.Җыелыш башланганчы ук берәр сорау әзерләп куегыз.Сорау гомуми булсын-купшы булсын. Берәү дә җыелышта сөйләгәннәрне хәтерләмәячәк, ләкин барысы да икенче җыелышка кадәр сезне һәм сезнең соравыгызны онытмас.

Просмотров: 945 | Добавил: фарит | Теги: яхшы укытучы | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Табарга
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Вакыт
Һава торышы
Язмалар архивы
Файдалы сайтлар
  • Мөгаллим язмалары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024
    Бесплатный хостинг uCoz