Төп бит | Регистрация | Профильгә керү | RSS Суббота, 04.05.2024, 08:10

ФӘРИТ

ВАФИН

САЙТЫ

    

 
Меню
Мини-чат
Наш опрос
Сайтка бәя бирегез
Всего ответов: 66
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » 2012 » Февраль » 1 » Каян килгән "Изге Вәли"?
23:41
Каян килгән "Изге Вәли"?
Бу көннәрдә мәктәпләрдә эш кызу:”ду”килеп зур бәйрәмгә әзерләнәләр.Мәхәббәт җырлары җырлыйлар,сөю-сәгадәт шигырьләре сөйлиләр,кәгаздән йөрәкләр кисеп ясыйлар.Залларга матур-матур тартмалар эленә,ул тартмаларга сабыйлар мәхәббәт хатлары-валентинкалар салалар.Минем Казандагы оныгым әле беренче сыйныфта гына укый.Аңа дүрт валентинка эшләп ,дүрт кызга мәхәббәт хаты язарга һәм шул тартмага салырга кушканнар.Сала инде мескен,нишләсен.Укытучысы кушкач,шулай тиеш дип уйлый,мәгъ-нәсен,эчтәлеген аңламаган килеш бу бәйрәмне үзенеке дип кабул итә. Без мәктәптә укыган чакта бер генә кызга гашыйк булырга мөмкин дип уйлый идек.Заманалар үзгәрә,бүген дүрт кызга да,биш кызга да мәхәббәт белдереп була икән.Рухи кыйммәтләр әнә шулай җимерелә.Татарлар үзләренә чит-ят булган бәйрәмнәрне,төрле шикле гадәтләрне әллә белеп,әллә белмичә үзләренеке итмәкче ,үзләренә яраклыштырмакчы булалар.Милли хисләрне бүген Жириновскийлар түгел, ә үзебезнең мәктәпләр,үзебезнең радио-телевидение җимерә.Акча дигәндә җанын сатарга әзер торган Барс Медиа 14нче февраль көнен елның иң зур грандиоз вакыйгасы дип игълан итеп, "Эрмитаж” төнге клубына барлык гашыйкларны "Изге Вәли”бәйрәменә чакыра.Бу пәри туе Татар радиосы беләнкулга-кул тотынып үткәреләчәк.Игъланнарда татар эстрадасының иң якты йолдызлары катнашачак дип язылган.Ләкин исемлектәге утызлап татар"йолдызы”ның мин бары бер-икесен генә беләм.Кем хокук биргән аларга 14нче февральне "Изге Вәли”көне дип атарга? Мәдәният,Мәгариф министр-лыклары нәрсә карый? Сүз дә юк,милли гореф-гадәтләребезне пропогандалаучы,чын татар тарихын күрсәтүче әдәби-музыкаль кичәләрне әзерләве дә,үткәрүе дә кыен.Карагыз татар телевидениесен, ничә ел әйләндерәләр бердәнбер”Җырлыйк әле”тапшыруын.Тагын нәрсә бар? Татар тарихындагы аулак өйләргә пародия ясап "Аулак өй”чыгардылар.Мәктәпләрдә күпкә җанлырак,күңеллерәк үткәрелә мондый кичәләр.Менә шуңа күрә иң җайлы юл: армый-талмый мәхәббәт җырларын тәгәрәтүне артыграк күрәләр.Көе-моңы булмаганнар сәхнәдән куылып төшмәс өчен чишенеп чыгалар. Шуңа күрә инде берничә ел рәттән татарның шоу-бизнес вәкилләре монах Валентинга ябышып алдылар да, аны татар Вәлиенә әйләндерү өчен җан-фәрман тырышалар.Әгәр болай барса, ун елдан бу көн Сабантуй дәрәҗәсенә үсеп җитәчәк.Бүгенге мәктәп баласы Юрий Гагаринны белми, әмма изге Вәлине белә.Шулай күтәрерлек,безнең мәдәнияте- безгә кертерлек кешеме соң ул адәм? Бу динченең, бу бәйрәмнең безнең мәктәпләребездә сөйләрлек, сәхнәләргә менгерерлек нинди күркәм эшләре бар?Хәтта Рус православие чиркәве дә әлеге бәйрәмгә тискәре карый. Ни өчен? Алар гашыйклар көненең нигезенә бозгынлык,тәртипсез җенси мөнәсәбәтләрне хуплау салынган диләр.Димәк,алар татарлар шикелле үк надан түгел, акны карадан аера беләләр.Әгәр тарихка күз салсак,бәйрәмнең тарихы Борынгы Римга барып тоташа.15нче февраль көнне Фавна дигән алла хөрмәтенә эротик фестиваль үткәргәннәр.Ул-Луперкали дип аталган.Ялангач ирләр кәҗә тиресеннән эшләнгән каешлар белән хатын-кызларны кыйнап йөргәннәр.Хатыннар да бик куынышып үзләрен кыйнатып торганнар.Чөнки кыйналудан соң балага узарга һәм бала табарга җиңел булачак дип уйлаганнар.Бәйрәм азагына үзләре дә бөтенләй чишенеп ташлап,чын оргий оештырганнар.Б.э.494 елында Папа Геласий I бу фәхешне тыярга маташа.Ләкин аңа алмашка – изге Валентин килә.Аның турында берничә легенда бар.Имеш,269 нчы елда Рим императоры Клавдий II аны үлем җәзасына хөкем иткән була.Чөнки гап-гади монах Валентин яшьләрне яшерен никахлау белән шөгыльләнә.Аның бу эшен сизеп кулга алалар,төрмәгә ябалар.Үлем җәзасына хөкем итәләр.Төрмәдә ул төрмә сакчысының кызы Дҗулия белән таныша.Үлем алдыннан Джулиягә үзенең мәхәббәтен белдереп хат-валентинка яза.269елның 14нче февралендә аны җәзалап үтерәләр.Менә шул. Кайда монда монахның изгелеге? Һәм бу дин әһеленең безгә кирәге бармы? Кайбер чыганакларда әле аның гомосексуалистларны яклавы, аларга теләктәшлек күрсәтүе турында да әйтелә.Дөресен берәү дә белеп бетерми.Ләкин бу бәйрәмнең мәҗүсилек заманнарыннан бүгенгә кадәр килеп җитүенең ике сәбәбе бар.Беренчесе-коммерция.Мәхәббәтне базардагы сату әйберсенә әверелдерү.19нчы гасырда Англиядә,Франциядә Валентин бәйрәме алдыннан бизәнү әйберләре,чәчәкләр,открыткалар сату коточкыч арткан.Бу чын мәгънәсендә сәүдәгәрләр һәм тауар җитештерүчеләр бәйрәменә әверелгән.Бигрәк тә югары катлау бәйрәмне хуп күргән.Нәфис затлар өчен акча кызганмаганнар, кыйммәтле бизәнү әйберләре бүләк ителгән, шәраб елга булып аккан.Хәзерге сәүдәгәрләргә дә шул кирәк.Изге Валентин исемен популярлаштырып тауар сатып калырга тырышалар һәм максатларына тулысынна ирешәләр.Чөнки гашыйкларның сентименталь хисләре белән уйнаудан да җиңел юл юк.Икенчесе-җенси мөнәсәбәтләргә җиңел караш.Дөрес,бүгенге яшьләрнең яртысы болай да "гражданский” белән яши.Ләкин изге Валентин көне аларның күбесе тарафыннан хайвани теләкләрне канәгатьләндерү көне буларак кабул ителә.Яшьләр бу бәйрәмне гаилә бәйрәме, яхшы мөнәсәбәтләр көнедип уйламый.Бүләкләр биреп,үзеңә кирәкле назны,сөюне алып калырга кирәк дип исәпли.Левада Үзәге белдерүенчә,Рәсәйдә 18-24 яшьлекләрнең 81%ы әлеге бәйрәмне билгеләп үтә. Әгәр без чынлап сөябез.сөеләбез икән,нигә безгә һәр көнне мәхәббәт бәйрәме шикелле итеп үткәрмәскә. Плюш йөрәк сатып алып акчаңны исраф иткәнче, сөйгәнеңне бер җылы сүз,бер җылы караш,бер матур сүз белән дә көн дә куандыру бер монахны изгеләштерүдән күпкә саваплыраы һәм файдалырак булыр иде бит.Өстебезгә гөнаһ өелмәс иде.Үзбәкстанда рәсми рәвештә быел Валентин көнен үткәрүне тыйдылар.Заманында үзбәкләрне укырга-язарга татар мөгаллимнәре өйрәткән иде.Тарих рәхимсез:безне бүген кем өйрәтер? Сүземне шушы бәйрәм уңае белән мәктәпләрдә барган ыгы-зыгылардан башлаган идем.Шуның белән тәмамлыйм да инде.Нәрсә әйтәсе килә? Бүген һәр мәктәптә диярлек намазга баскан,җомга намазларына йөрүче укытучылар бар. Кемнедер изгеләштереп бәйрәмнәр үткәрү ислам динендә бөтенләй гөнаһ.Шуны белә торып укытучы кешенең эндәшми калуы икеләтә гөнаһ.Әйе,без барыбыз да җитәкчеләргә бәйле кешеләр, ләкин әйдәгез, коллар булмыйк. Динчеләребезнең аңлату-агарту эшләрен бик сүлпән алып барулары да эчне пошыра.Бу көн уңае белән эндәшмичә калу,чыгышлар ясамау шул бөйрәм белән килешүне аңлатмыймы соң?
Просмотров: 1062 | Добавил: фарит | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Табарга
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Вакыт
Һава торышы
Язмалар архивы
Файдалы сайтлар
  • Мөгаллим язмалары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024
    Бесплатный хостинг uCoz