Төп бит | Регистрация | Профильгә керү | RSS Вторник, 14.05.2024, 13:05

ФӘРИТ

ВАФИН

САЙТЫ

    

 
Меню
Категории раздела
Мои статьи [33]
Мини-чат
Наш опрос
Сайтка бәя бирегез
Всего ответов: 66
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Минем язмалар

Главная » Статьи » Мои статьи

Авылга Әнвәр Василовлар кирәк

Инде күптән туган ягын онытмаган, авылына һәрдаим булышып, ярдәм итеп торган кешеләр турында язасым килеп йөри иде. Әмма бу, мин уйлаганча, алай җиңел эш булып чыкмады. Тирә-юньдәгеләргә мәрхәмәтле булу, ярдәм итү бүгенге көндә бик сирәк кешеләргә генә хас күренеш икән. Ә шулай да бар үзем өчен генә дип түгел, халкым өчен, туган җирем өчен дип җан атып йөрүче ир-егетләребез. Алтын йөрәкле кеше диләр андыйларны. Авылда туып, авылда үсеп үз авылының үсеше, яңарышы өчен намуслы хезмәт куйган ир-атларны зурлап, әнә шулай диләр. Үзем белән Казан дәүләт университетында бергә укыган яшь лек дустым Әнвәр Каюм улы Василов шундый алтын йөрәкле кешеләрнең берсе. Биектау районының Кодаш авылында 1954нче елның язында дөньяга килә ул. Якты дөньяга аваз салгач та, Хак Тәгалә бу балага: "Халкыңа хезмәт ит, игелек кыл, әҗер-савабы үзеңә булыр”, – дигән хәер-фатиха, нәсыйхәт биргәндер, мөгаен. Сигез ел элек туган авылы Кодашта-бабасының нигезенә мәчет салдырып куя Әнвәр. Эшкә тотынганда ике ай эчендә 18 метрга җиткән мәчет манарасы күккә ашар дип үзе дә ышанмагандыр әле. Изге эш шулай тиз эшләнә икән. Мәчет салу нияте Әнвәргә хаҗ кылган көннәрендә килә. Хаҗ вакытында ул гаҗәеп хикмәтле бер төш күрә. Аның төшенә алтмыш еллап элек вафат булган Васил бабасы керә. Әнвәр аны юньләп хәтерләми дә, саргайган фотосурәтеннән генә белә. Ә монда, изге җирдә,гаҗәп, ап-ачык итеп бабасының борчулы йөзен күрә, уфтанып әйткән сүзләрен ишетә... "Улым, -ди ул, -минем өй нигезе урыным да калмады инде. Синдә бер фамили ям генә калды”,-ди. Бабасы тагын нәрсәләрдер әйтә, нәрсәдер аңлатмакчы була.Тик төш төш инде, барысын да хәтерләп бетереп буламы соң? Озак еллар элек вафат булган бабасы нәрсәнедер әйтеп бетермәгән кебек тоела аңа. Шулай да Әнвәр эчке бер сиземләү белән бабасының туган нигезне онытырга,бетерергә ярамаганлыгын әйтергә теләвен аңлый.Ләкин ничек? Нигезгә йорт салып куяргамы? Аңа гына көче җитә аның, билгеле.Әмма нигә кирәк ул? Сарайлар салу "җене”кагылмаган аңа. Ул хаҗдан төпле бер уй- бабасының нигезенә мәчет төзү нияте белән кайтып төшә. 2003нче ел була бу. Шушы елның июнь уртасында мәчет нигезе өчен беренче көрәк җир алына. Һәм җәй ахырында Биектау районының Кодаш авылы өстендә беренче азан тавышы яңгырый. ”Ярабби, -ди ул шул мизгелләрдә , -бу азан һәр көн саен шулай яңгырап торсын, һәр хак мөселманны намазга чакырсын иде.Шушы мәчет кайберәүләрне генә булса да туры юлга бастырса, күңелләрдә иман нуры кабызса, мин бик шат булыр идем”- ди ул.Мәчет ачу тантанасында мин үзем дә катнашкан идем, шуңа күрә Әнвәрнең ул вакыттагы уй- хисләрен, кичерешләрен бик ачык хәтерлим. Бик дулкынландыргыч мизгелләр булды ул.Олы-олы апалар, ак сакаллы бабайлар килеп Әнвәргә үзләренең ихлас йөрәктән чыккан рәхмәтләрен әйттеләр.Яхшы агач бүрәнәләрдән салынган ,бөтен авылга нур сибеп торган мәчеттә җәмәгать белән намаз укыдык. Изге теләкләр теләнде,күңелләрне сафландырып вәгазь сөйләнде. Әнвәр кендеге белән дингә береккән, кайберәүләр шикелле адым саен үзенең намаз укыганын, ураза тотканын авыз күтәреп сөйләп йөри торган кеше түгел. Ләкин динне хөрмәт итә, кешене чын кеше итү юлын бары ислам тәгълиматында гына күрә. Мөселман кануннары буенча яшәүне үзенең тормыш нигезе дип саный. Менә шул Аллаһка инану хисләре аны хаҗ кылу юлына алып чыгып китә дә инде.Аннан кайту белән мәчет төзү эшенә керешә. Билгеле, хәзерге вакытта мәчет салдыру белән кешеләрне әллә ни шакктыра алмыйсың инде.Салу бер нәрсә, әле бит аның чын иман йортына әйләнүе икенче нәрсә. Күп кенә авылларда мәчетләрнең ишегендә һәрвакыт йозак эленеп тора. Сәбәбе: газга –утка түләргә акчалары юк. Ә менә Әнвәр үз авылындагы бабасы истәлегенә салдырган "Васил”мәчетен тоту өчен көчен дә ,акчасын да кызганмый.Ачылган көненнән бүгенгә кадәр мәчет чыгымнарын тулысынча үзе күтәреп бара.Татар халкында шундый мәкаль бар:”Яхшылык эшләсәң үзеңә әйләнеп кайтачак”.Дөп-дөрес сүзләр. Һәрвакыт күңеле изгелектә булган Әнвәргә дә уңыш арты уңыш килеп тора.Төзелеш эшләре белән шөгылләнүче шәхси фирмасы артык зур булмаса да,эшләгән эшләре санап бетергесез аның.Кече эшмәкәрлекнең зур эшләр башкарырга сәләтле икәнлеген раслый Әнвәр.Хәзерге вакытта ул җитәкләгән "Фарос” оешмасына бик күпләр мөрәҗагәть итәләр.Менә дигән шәп коттеджлар төзеп бирә аның төзүчеләре.Газы, суы кергән, ишегенә йозак куелган.Ә бит ул үзе белеме буенча төзүче дә түгел, университет бетергән филолог.Шуңа күрә аның төзелеш эшләрен шундый зур осталык һәм төгәллек белән оештыруына аптырарлык та. Ләкин монда да гаҗәпләнерлек нәрсә юк. Әнвәр студент елларында ук студентларның(70нче еллар бу) төзелеш отрядларында йөреп төзү-ремонтлау эшләре буенча зур тәҗрибә туплады. Аннан 18 ел буе "Востокстройтрансгаз”да идарә башлыгы вазифасын башкарды. Аларның оешмасы заманында республиканың 80%ын газлаштыра! Кодаш авылы халкы да башкалардан алда газ яга башлаулары өчен Әнвәргә бурычлы. Газ торбалары гына үткәреп калмыйлар, башка төр обектлар да төзиләр алар. Шуңа да Әнвәр төзелеш эшләренең барлык нечкәлекләрен белгән чын төзүче булып үсеп җитә. Һәм 14 ел элек, 1997 елда үзенең шәхси фирмасына нигез сала. Шуннан бирле төзү дә төзү. "Оргсинтез”заводында барлык шартларын китереп эшләнгән тәвә кошы фермасы, шул ук заводның тарихын чагылдыручы музей өчен бер бинага евростильдә реконструкция эшләре, Шеланга авылында елына 15миллион данә кирпеч җитештерүче завод һ.б. Бөтенесен санап бетерү мөмкин түгел. Кирәк микән? Әнвәр төзеткән оешмаларда күпме кеше эш урыны белән тәэмин ителгән бүген, күпме кеше зәвык белән заманча төзелгән йортларда гомер кичерә. Әмма тормыш гел шома гына бармый икән шул. Куанычлы минутларны кайгы-борчулары алыштыра.Аллаһы Тәгалә үзенең яраткан адәмнәрен гел сынап торырмын дигән бит. Шундый сынау Әнвәргә 2008нче елның җәендә килә.Шушы җәйдә аның яраткан энесе Әгъзәм вафат була. Көтмәгәндә...47яшендә. Балалар үстерәсе,гөрләтеп әле яшисе дә яшисе ,тормыш итәргә тиешле энесен җир куенына тапшыра ул. Кабер өелеп беткәч, Әнвәр яшьле күзләре белән тирә-якны күзәтә башлый һәм шунда коточкыч хәл күрә: зират коймалары кыйшаеп авып беткән, баганалар череп янтайган, кайбер урыннар бөтенләй шыр ачык тора. Өстәвенә шунда күмешергә кайткан бер дусты әйтеп тә куя: ”Да-а,бу авыл халкы зиратын бөтенләй карамый икән”, ди. Бу сүзләр Әнвәрнең йөрәгенә ук булып кадала.Ул аларны үзенә әйтелгән сүзләр итеп кабул итә.Бик уңайсыз, оят булып китә аңа. 19 яшеннән авылдан китеп Казанда яшәсә дә, бу бит әле аның туган авылы.Туганнары яшәгән, Сабантуйларына кайтып йөргән үз авылы. Эшне озакка сузарга яратмаган Әнвәр авылдашларына тәкъдим ясый: -Әйдәгез, җәмәгать, зиратны болай ташландык хәлдә тотып булмый.Бергәләшеп тәртипкә китерик. Савабы үзегезгә булыр, -ди. Халык Әнвәрнең сүзләрен күтәреп ала, кем күпме булдыра ала, шуның кадәр ярдәм итәргә була.Ләкин Әнвәрне шаккатырып "Эшләп йөрмә!”-диючеләр дә табыла..Әмма ул бернәрсәгә карамыйча икенче җәйдә үк эшкә тотына. Тиз арада тимер баганалар кайтарта,сетка белән коймалыклар эшләтә.Авыл халкының ярдәме белән багана чокырлары казыла, баганалар утыртыла,сеткалар эретеп ябыштырыла, соңыннан бик матур зәңгәрсу төскә буяла.Авыл кешеләре зиратларының тәртипкә керүенә куанып: ”Аллаһның олы рәхмәте яусын сиңа, Әнвәр.Син булмасаң бу эшкә берәү дә алынасы юк иде”-диләр. Әнвәр исә үз чиратында шушы эштә зур булышлык күрсәткән авылдашлары Гафиятуллин Фиргать, Хайруллин Раил, Бариев Габделәхәт, Камалиева Мөнирәләргә соклануын әйтеп бетерә алмый.Шушы изге эшләрне гамәл кылып йөргәндә ачуын чыгарган, хөсетле бер гайбәтче дә табыла авылда. Язмамның ямен җибәреп, аның турында язып тормаска булдым.Ләкин әйтмичә дә йөрәк түзмәде. Андый кешеләргә Аллаһы Тәгалә үзе хөкемдар булсын.60ны узып, 3-4мәчеттән куылып йөргән буш гайбәтчеләр дә бар шул әле арабызда, бар.Берәүләр акчаларын кызганмыйча, авыл зиратларын тимер коймалар белән әйләндереп куялар. Икенчеләр,үзләре бер казык та кага алмаган килеш, кеше эшләгәнгә көнләшеп, гөнаһ кылудан курыкмыйча, яралы йөрәккә тоз салып йөриләр. Әнвәрнең күңелендә тагын бер изге уй шытып килә әле. Авылдагы әби-бабайлар бүген беркайдан медицина ярдәме ала алмыйлар, шуңа көенеп-борчылып йөри Әнвәр. Хыялы: кечкенә генә булса да ,Кодашта медицина-фельдшерлык пункты ачтыру. Аллаһы Тәгаләнең "Амин!”дигән сәгатенә туры килеп ,бу ниятен дә тормышка ашырырга язсын иде аңа. Булыр, яшьлек дустым Әнвәр бу хыялын да тормышка ашырыр әле , алла боерса. Тагын бер изгелек эшләп, авылдашларының рәхмәтен тагын ишетер әле, иншәаллаһ. Фәрит Вафин.

Категория: Мои статьи | Добавил: фарит (16.11.2011)
Просмотров: 656 | Комментарии: 2 | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 2
2 Адель  
0
И такие люди еще есть на свете? Наверное, их мало. Сейчас люди какие-то жадные, гребут только под себя.

1 Каусария Гаязовна  
0
Бу язманың төп герое Әнвәр әфәнде минем да сабакташ дустым. "Дустым" дип ышанып әйтәм, чөнки без укыган 426 группада без барыбыз да бертуганнардай якын булып яшәдек. Күп сүз язып тормыйча, "Әнвәр, булдырдың, әфарин!"-дип әйтәсем генә килә. Мин группадашларым белән һәрчак горурландым, горурланам һәм горурланачакмын! Алланың рәхмәте яусын изге эшләрең өчен, эшләгән изгелекләрең үзеңә меңе белән әйләнеп кайтсын! Гаиләң, туганнарың, якыннарың белән тигезлектә, бәхет-шатлыкта сөенеп яшәргә язсын! Амин!

Имя *:
Email *:
Код *:
Табарга
Вакыт
Һава торышы
Файдалы сайтлар
  • Мөгаллим язмалары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024
    Бесплатный хостинг uCoz