Төп бит | Регистрация | Профильгә керү | RSS Вторник, 14.05.2024, 18:21

ФӘРИТ

ВАФИН

САЙТЫ

    

 
Меню
Категории раздела
Мои статьи [33]
Мини-чат
Наш опрос
Сайтка бәя бирегез
Всего ответов: 66
Статистика

Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0

Минем язмалар

Главная » Статьи » Мои статьи

Барасы килә!
14.01.2010 Җәмгыять

Барасы килә!

Их, барасы килә! Тик алмыйлар да алмыйлар. Кая булсын, армиягә инде! Акчаны азрак төрттем ахрысы. Язгы чакырылыш вакытында күбрәк бирәсе булыр, чөнки барасы бик тә килә. Шунда барып, бушлай ашап, бушлай киенеп йөрисе килә. Монда барыбер акча юк. Эшкә алмыйлар. Дипломың үзеңә булсын, безгә ПТУ бетереп кил диләр.

Врачлары да бик надан. Авызыңда ике тешең юк икән, "ак билет” бирәләр. Солдат шулпасын чөмерергә теш кирәкмени, тинтәкләр? Анда кул кирәк. Идән юу өчен, офицерларны сәламләү өчен, командирларга йорт төзү өчен.

Ничек кенә китәргә бу армиягә? Генералга язып карыйм микән әллә? Минем дә бит тузган кәчтүмне ташлап, Юдашкин теккән модный мундирлар киеп йөрисем килә. Әле бушлай телефон да бирәләр ди. Менә рәхәт тормыш, ә! Бушлай киенеп, бушлай сөйләшеп ят әле.

Китәм булгач, китәм. Тәмам туйдырды. Иртән торып күзне ачуга акча сорый башлыйлар. Мондый эт тормышында яшәгәнче, Русия армиясендә солдат булуың мең артык. Манный боткасын сыпыртып куясың да, ятасың казармада түшәмгә төкереп. Уйлыйсы юк, эшлисе юк. Ара-тирә чокыр казып, койма буяп кайтасың да, шуның белән вәссәлам.

Берәр олигарх йә банкир малае булсам, күптән алырлар иде инде. Укытучы малае булгач, алмыйлар шул, кешегә санамыйлар.

Их, ничекләр генә итеп армиягә эләгәсе? Ничек кенә бушлай ашап, бушлай киенеп яшисе?

Фәрит ВАФИН.

 

 


Категория: Мои статьи | Добавил: фарит (04.12.2011)
Просмотров: 512 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Табарга
Вакыт
Һава торышы
Файдалы сайтлар
  • Мөгаллим язмалары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024
    Бесплатный хостинг uCoz