Төп бит | Регистрация | Профильгә керү | RSS Среда, 15.05.2024, 09:12

ФӘРИТ

ВАФИН

САЙТЫ

    

 
Меню
Категории раздела
Мои статьи [33]
Мини-чат
Наш опрос
Сайтка бәя бирегез
Всего ответов: 66
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Минем язмалар

Главная » Статьи » Мои статьи

Эт.

Фәрит ВАФИН

Эт

Кич иде. Эштән кайттым. Ишек төбендә бер эт утыра. Кызганып, өйгә керттем. Бер стакан сөт салып бирдем.

Бераздан ишектә кыңгырау чылтырады. Барып ачтым. Чайкалып бер сәрхуш тора. Күзенең агы белән карады да:

– Минем әнчек кайда? – ди.

– Миңа бер эт керде, – дим. – Белмим, синекеме, юкмы?

– Җирәнме? Кәкре аяклымы? Авызы менә мондый дәүме?

– Әйе.

– Шул инде, кабахәт. Ник керттең?

– Үзе керде. Кызганыч бит. Баскычта елап утыра.

– Эчерттең дәме?

– Бер стакан салып бирдем.

– Тфү, хайван! Инде йоклыймы?

– Йоклый.

– Синең яндамы?

– Соң... үзе килеп ятты.

– Үтерәм! – диде сәрхуш. – Үтерәм әнчекне! Бар әйт, чыксын монда.

– Ничек аңласын ул мин әйткәнне?

– Керә белгән бит, әнчек! Аңлашкансыз да.

– Эт беләнме?

– Кем белән булсын, шул ана көчек белән. Мин эчәргә эзләп чыгып киттем, ул шул арада синең янга шылган.

Әйдә, өчәү эчәбез. Бар, чыгар әнчекне. Югыйсә, күрсәтәм күрмәгәнегезне! Чыгар Аськаны диләр сиңа!

– Нинди Аськаны? – дим тагын, гаҗәпләнеп. – Син бит эт эзлисең.

– Ахмак. Эт – шул хатын бит инде... Ягъни хатын – минем эт...

Шул вакытта баскычта "пуф-пуф” килеп, алпан-тилпән атлап менүче хатын күренде.

– Күпме эзләргә була сине, собакы! – диде ул иренең изүеннән эләктереп. – Кайда сөйрәләсең син, алкаш, эт җан!

– Аська, Асенька, – дип мыгырданды сәрхуш. – Бәгърем, син өйдә юк идең бит... Мин сине эзләдем, алтыным, җанкисәгем...
Категория: Мои статьи | Добавил: фарит (04.12.2011)
Просмотров: 583 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Табарга
Вакыт
Һава торышы
Файдалы сайтлар
  • Мөгаллим язмалары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024
    Бесплатный хостинг uCoz