Төп бит | Регистрация | Профильгә керү | RSS Среда, 15.05.2024, 07:17

ФӘРИТ

ВАФИН

САЙТЫ

    

 
Меню
Категории раздела
Мои статьи [33]
Мини-чат
Наш опрос
Сайтка бәя бирегез
Всего ответов: 66
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Минем язмалар

Главная » Статьи » Мои статьи

Яртылы хисап.

Яртылы хисап

Яшәүмени бу! Ай буе бер көн эчмичә эшләп, 2 мең ярым акча бирделәр. Тфү! Бу бит барлы-юклы 50 ярты дигән сүз! Без өйдә 4 кеше. Нәрсә, миңа бары 12 ярты тияме? Ике көнгә 1 ярты чыга. Уф! Газга түлисе бар. 5 яртылык аңа китә. Утка тагын 1 әү. Телефонына 2 ярты. Мелт-мелт килеп мөлдерәп торган 8 урыс малаен җиңел генә чыгарып бир әле. Үз кулларың белән! Ай буе яшәргә ни кала? Сыерны страховать итәсе бар, 600 гә. Менә тагын китте 12 шешә дигән сүз. Хет асылын! Өй страховкасы 20 яртылык. Безнең Татарстан аракы эчү буенча Русиядә икенче урында тора дип мактанган булалар тагын. Ялганламагыз! Сөйләмәгез юкны! Ишетсәләр, тавыклар егылып көләр. Эчәрсең монда! Әле малайга мәктәптә ашаганы өчен 3 яртылык акча бирмичә булмый. Бакчада йөргән кечкенә кызга 2 дә җитә. Үземә тәмәкегә ике шешәне өстәсәң, күпме кала? Шымытыр да калмый. Каравыл! Пычаксыз суялар, кычкыртып туныйлар. Әле сыерга фураж алмаган, салам бетеп килә. Шулай итеп эчәргә бер ярты да калмыймыни инде? Ай буе эшләп, рәхәтләнеп бер ярты да салмагач тормыш буламы инде бу?! Һәм сез шушыны яшәү дип ышандырмакчы буласызмы? Юк, хәзер чыгып китәм дә әҗәткә бер ярты алам!

Фәрит ВАФИН.

Категория: Мои статьи | Добавил: фарит (04.12.2011)
Просмотров: 490 | Рейтинг: 4.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Табарга
Вакыт
Һава торышы
Файдалы сайтлар
  • Мөгаллим язмалары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024
    Бесплатный хостинг uCoz