Төп бит | Регистрация | Профильгә керү | RSS Среда, 15.05.2024, 09:37

ФӘРИТ

ВАФИН

САЙТЫ

    

 
Меню
Категории раздела
Мои статьи [33]
Мини-чат
Наш опрос
Сайтка бәя бирегез
Всего ответов: 66
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Минем язмалар

Главная » Статьи » Мои статьи

Ә язучылар дәшми.

Ә язучылар дәшми

(УКЫТУЧЫ УЙЛАНУЛАРЫ)

Бездә: "Мәктәп бетсә, авыл бетә!” дип чаң суккан берничә язучы бар. Бүтәннәрнең тавыш-тыннары ишетелми. Әллә бетсә дә исләре китмиме? Мин, татар теле укытучысы буларак, язучыларны ихтирам итәм. Өстәвенә, без китап укып, китап белән тәрбияләнеп үстек. Безнең буын өчен язучы сүзе иң дөрес, туры сүз булды. Без алар геройлары кебек булырга тиешбез дип уйлап яшәдек. Шуңа күрә мәктәпләрне бетерү өчен башланып киткән эш-гамәлләрне язучылар белән бәйләүгә гаҗәпләнмәгез. Мәскәү икътисадчылары өч ел элек үк мәктәпләрне бетерү хисабына 50 миллиард сум акча янга калачагын исәпләп куаныштылар. Чит авылга йөреп укуның бала сәламәтлегенә ничә меңлек зыян китерәчәге әлегә берәүнең дә башына килми кебек. Ни өчен Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиевләр генә "мәктәп бетсә, авыл бетә, тел бетә” дип борчыла. 24 татар авылына балта чабарга торганда, йөзләгән язучы халкы ни өчен авызына су каба?

Мәскәүдәге Кремль хыялчылары Япония, Америкада матур киенгән мәктәп балаларының уңайлы шәп автобусларда мәктәпкә йөрүләрен күрделәр дә, урыс илендә дә шулай эшләргә була бит дип саташа башладылар. Ләкин хыял белән генә автобус йөрми. Аңа йөрергә юл, бензин өчен акча һәм автобусның үзе булуы кирәк. Ә бу өч әйбер бездә бергә һәм берьюлы була алмаячак. Моны күпләр белә, ләкин дәшми. Иң куркынычы: алар битараф. Аннан соң, сүз кузгатсалар, аларны ишетүче, колак салучы да юк.

Мәктәпләрне ябуның төп сәбәбе Бердәм дәүләт имтиханнары да, балалар саны кимү дә, андый мәктәпләрдә укыту сыйфаты начар булу да түгел. Төп сәбәп – хәерчелек. Балалар хисабына баерга тырышкан түрәләрнең иң элек үзләре йөргән машиналарын, салган коттеджларын, банклардагы долларларын "оптимальләштерергә” кирәк. Балаларны өйдәге ризыктан өзеп, күрше авылга тәпиләтеп, белемле, таза-сау кешеләр үстереп булмый.

Мин IX-X сыйныфларны бездән 6 чакрым ераклыктагы Шушмабаш авылына йөреп укыдым. Кышкы зәмһәрир суыкларда битләр, аяк-куллар өшеп бетә иде. Язгы ташуларда ике елга чыгасы бар. Анда батулар, агып китүләр. Искә төшсә, әле дә тәннәр чымырдап куя. Интернат дигән суык, таш бинага 40 лап малайны шыплап тутыралар иде. Тар гына караватта ике малай йоклыйбыз. Төне буе бер як белән ятканлыктан, иртәнгә янбашлары сызлый башлый иде. Кичке якта исерек егетләр кереп, кыйнап чыга. Күрше авылга йөреп, интернатта торып укыган баланы менә шундый язмыш көтә. Анда уку кайгысы булмый. Ничек тизрәк өйгә кайту, нинди хәйлә табып мәктәпкә бармый калу турында гына уйлый ул. Минем ике сеңелем дә шулай газапланачаклар иде. Әти белән әни шуларны уйлап, гомер иткән авыллары Носыдан Шушмабашка күченделәр. Яшьлек мәхәббәтләре кавыштырган авылны, ияләнгән эш урыннарын, гаилә корып балалар үстергән нигезне ташлап китү авыр булгандыр аларга. Шуларны уйлыйм да, мәктәпләрне ябу идеясен күтәреп чыккан түрәләргә ачу килә.

Кайбер районнарны ашыга-ашыга мәктәпләрне ябу ялкыны чорнап алганда, Нурлат районы үзендә бер мәктәп тә ябылмаячак дип белдерде. Димәк, киләчәк турында уйлап яшәүчеләр эшләгән җирдә мәктәпләрне саклап калырга да мөмкин икән бит. Демографик кризис тәмамлангач, җирле хакимияттәгеләр ябылган мәктәпләрне кире ачу артыннан чаба башлаячаклар. Мондый хәл берничә тапкыр кабатланды инде. Әмма бездәге түрәләр ялгышлардан сабак алырга һаман өйрәнеп җитә алмыйлар әле.

Татар теленең төп көчләре авылларда калып бара, ә бүгенге авылның үзенең хәле аяныч, өметсез һәм киләчәксез. 90 нчы еллар башыннан бирле Русиядә 13 мең тирәсе авыл юкка чыккан. Татарстанда бу сан, бәхеткә каршы, әлегә бармак белән генә санарлык. Ләкин авылларда яшәүче 65 процент халыкның керемнәре яшәү минимумыннан түбән. Ә татар мәктәпләренең 77 проценты менә шундый хәерчелек чигендәге авыл җирләрендә урнашкан. Бүген бездәге 211 төп һәм 772 урта мәктәп аз комплектлы. Тагын 4-5 елдан авыл мәктәпләренең яртысы аз комплектлы булып калачак. Димәк, оптимальләштерү шундый темпларда барса, ябылачак дигән сүз.

Мин сүземне язучылардан башлаган идем. Шөкер, авыл халкы әлегә газета-журнал укый. Шуннан файдаланып, көндәлек матбугат битләрендә мәктәпләрне ябуның нинди аяныч нәтиҗәләргә китерәчәген фактлар белән дәлилләп, үткәннәр белән чагыштырып, анализлап, өстәгеләргә дә ишетелерлек итеп үткен мәкаләләр язарга, халыкка аңлатырга кирәк. Әлбәттә, акчага корылган җәмгыятьтә матбугат аша чын хакыйкатьне ачып салу шактый кыен нәрсә. Ләкин әдәбият-сәнгать икътисадтан өстен булырга тиеш.

Фәрит ВАФИН.
Арча районы, Яңа Кенәр авылы.

Категория: Мои статьи | Добавил: фарит (04.12.2011)
Просмотров: 507 | Рейтинг: 3.3/3
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Табарга
Вакыт
Һава торышы
Файдалы сайтлар
  • Мөгаллим язмалары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024
    Бесплатный хостинг uCoz