Төп бит | Регистрация | Профильгә керү | RSS Понедельник, 29.04.2024, 10:19

ФӘРИТ

ВАФИН

САЙТЫ

    

 
Меню
Категории раздела
Мои статьи [33]
Мини-чат
Наш опрос
Сайтка бәя бирегез
Всего ответов: 66
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Минем язмалар

Главная » Статьи » Мои статьи

Көннәрдән беркөнне...

  Көннәрдән беркөнне телевизорда кибеп,агарып беткән Финанс Министры пәйда булды.

 

-Кризис бетте.Бүтән булмаячак.Бәяләр артмаячак.Инфляция юк. Курыкмагыз!

Иртәгесен халык сүгенә-сүгенә тоз,шырпы җыярга кибетләргә чыгып чапты.

Икенче көнне чырае телевизорга сыймаган Сәүдә Министры килеп чыкты.

-Ипи һәм тауар бездә буа буарлык.Ачлык булмаячак.Ышанмасагыз,менә сезгә саннар.

-Ах!..-диде халык һәм кибетләргә он,ярма алырга ябырылды.

Өченче көнне атка атланган Авыл Хуҗалыгы Министры күренде һәм шатлык белән ярып салды:

-Быел моңарчы күрелмәгән уңыш җыелды.Амбарлар ашлыктан ташып тора.Куярга урын юк.Артыгын Америкага сатабыз.

-Шулай ук микәнни?-диде халык һәм ипи киптереп,сохари әзерләргә кереште.

Ул арада  Төзелеш Министры да килеп кушылды.

-Фатир бәяләре төшә.Студентлар коттеджларда яши башлаячак.Өй салырга бушлай җир бирәбез,Куриль утрауларында .Бомжларның һәрберсе өйле булачак.Якын киләчәктә!

-Бар икән күрәселәр,-дип ыңгырашты халык һәм утын,күмер, буржуйкалар  эзләп төрле якка чабышты.

Атна ахырында корсагы экраннан ташып чыккан Оборона Министры килеп чыкты.

-Армия яхшыра.Солдатлар акчага чумды.Миллионер булып өйләренә кайтып

китәчәкләр.Безнең танклар-дөньяда бердәнбер.Самолетлар-супер.Без җиңәбез.Ура!

-Ана...каем,-дип кычкырды халык һәм землянкалар казырга тотынды.

  Иң соңыннан башын кыңгыр салып экраннарга Президент чыгып басты.                                                                     -Барысы да контрольдә.Безнең уңышлар искиткеч.Без бүген үк японнар шикелле яши алабыз.Ләкин алай итсәк, иртәгә берәүгә дә эш калмаячак.Тынычлап йоклагыз.Бүген пенсияләрне тагын арттырдык. Иртәгә пенсионерлар чиләкләп икра сатып алачак.

Алга,алга һәм артка борылып тагын алга! Килер бер көн- ут,газ өчен түләүләр булмас,фатир-бушлай,транспорт-бушлай.Белем,сәламәтлек дигән искелек калдыкларының кирәге калмас.Ил чәчәк ата.Һәр клумбадан 130ц чәчәк җыеп алырбыз Тауар бәяләренең арзан булуына халыкның ачуы чыгар чыгуын.Әмма безнең шәп полициябез бар.Барысы да контрольдә.Килер бер көн...

-Тагын нәрсә әзерли икән инде бу мөртәтләр?-диде халык гаҗиз калып.Һәм тегенди-мондый хәл була калса дип чиста киемнәрен кия башлады.

Категория: Мои статьи | Добавил: фарит (13.03.2012)
Просмотров: 1131 | Теги: соңгы язмалар | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Табарга
Вакыт
Һава торышы
Файдалы сайтлар
  • Мөгаллим язмалары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024
    Бесплатный хостинг uCoz