Төп бит | Регистрация | Профильгә керү | RSS Понедельник, 29.04.2024, 08:35

ФӘРИТ

ВАФИН

САЙТЫ

    

 
Меню
Категории раздела
Мои статьи [33]
Мини-чат
Наш опрос
Сайтка бәя бирегез
Всего ответов: 66
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Минем язмалар

Главная » Статьи » Мои статьи

Кара бәхет.

Кара бәхет.

 

   Кесә телефоныма бер-бер артлы ике хәбәр килеп төште.Берсе-Саклык банкыннан,егылыплар китә яздым,150000 кредит алыгыз,поручительләр дә кирәк түгел,дигәннәр.Әһә,мин әйтәм,болар мине беләләр,мин боларның ышанычлы клиенты икән.Чөнки юк-бар кешегә аның кадәр акчаны җиңел генә кем бирәм дип торсын.Дөрестән дә, кайсыдыр елларда Саклык банкыннан кредит алгалаган идем шул...Аллага шөкер,вакытында түләп бардым.Безнең илдә кеше гомер буе кредитта яши дисәң дә ялган булмас.Эшләгәнең өчен сәдака акчасы гына алган илдә ничек итеп йорт салырга,машина алырга,үз эшеңне ачып җибәрергә мөмкин? Ике генә юл бар,берсе- урлау.Ләкин минем шикелле гади укытучы нәрсә урлый алсын? Урлау өчен майлы-җайлы урында түрә булырга кирәк.Шулай булгач,безнең ишеләргә икенче юл кала,ягъни әҗәткә банктан акча алу.Без тормышыбызны әнә шул юл белән аз гына бөтәйтеп җибәрә алабыз.Шуңа күрә күп кеше, әле ярый кредит бирәләр, дип куана. Чыннан да,безнең буын кредитны бик авырлык белән,таныш-белешләр аша гына алып булган чакларны да яхшы хәтерли.Хәзер рәхәт,хәзер хөррият.Банклар үзләре "ал,ал” дип ымсындырып торалар.Икенче хәбәрне әйтергә онытып торам икән.Анысы да кредит белән бәйләнгән.Хомкредит 12 процент белән кызыктырып 500мең ал дип ялына.Бу банк белән дә кайчандыр алыш-биреш иткәнмен,димәк.

    Банкларның адым саен кредит тәкъдим итеп торулары,әҗәткә бирүне җиңелләштерүләре- бүген гадәти хәлгә әйләнде.Кайсы газетаны ачып карама,яртысы әҗәткә акча бирәбез дигән язулар белән тулган.Телевизорда шул,радиода шул, хәтта урамдагы баганаларда да шул.Күп кеше мондый кызыктыргыч җимгә бик тиз каба.Җиңел генә кулга килеп кергән акча кешедә бер минутлык бәхет эйфориясе тудыра.Акчасын туздырып бетергәч кенә ул үзенең нинди тозакка килеп капканын аңлый башлый.Бурычын түләү өчен икенче банктан тагын кредит ала, анысын түләү өчен өченчесенә йөгерә...Аннан качып йөри башлый.Ләкин банк дигән монстрның капшавычлары бурычлы кешене җир тишегеннән дә эзләп таба.Нәтиҗәдә әле генә бәхет бишегендә тирбәлгән әҗәт колы бөтен булган малыннан колак кага , я элмәккә асылынып якты дөнья белән хушлаша. Мондый кешеләр белән ил тулган.Әле ипотека кредиты дигән мошенниклык бар.Анысына бу юлы тукталмыйм. Сүзем бит банктан килеп төшкән ике хәбәр турында иде.Шуны дәвам итик.Ни өчен бүген банклар кредит тәкъдим итеп тыз-быз килә?Ни өчен укытучының кечкенә генә акчасына да курыкмыйча шуның кадәр зур суммада әҗәткә акча бирергә әзер торалар? Әҗәт процентсыз булганда һәм  5ел буе ашамый-эчми торган очракта да айлык хезмәт хакы белән генә моның кадәр кредитны каплап булмаячак.Ләкин банклар өчен анысы әһәмиятле түгел.Аларга  мөмкин кадәр күбрәк кешене кредитка тартып кертергә кирәк.Банк шул әҗәткә бирү хисабына яши.Дөресрәге,процент хисабына.Кредит тәгәрмәче әйләнүдән туктаса,банклар банкротлыкка чыгачак.Җан-тәслим кылмас өчен банк кредит алучылар санын мөмкин кадәр киметм әскә тырыша.Әмма аның кимеми хәле юк.Чөнки кредит алырга сәләтле катлау бүген болай да тоташ кредитта утыра.Күбесе хәтта берничә банкта.Кайберләре әҗәтләрен көч-хәл белән түләп бара, беришләре бөтенләй түли алмаслык хәлдә.Интернетта ярты сәгать утырсаң кредитын түли алмаган кешеләр турында чәчләрең үрә торырлык хәбәрләр укып була.Берәү бөерен, берәү баласын сата,икенчеләре кеше үтерә,өченчеләре чарасызлыктан түбәдән сикерә.Менә шулай ил белән әҗәткә баткан мәлдә, банклар үзләре исән калу өчен халыкны кулларыннан өстерәп диярлек банкка тартып китерәләр.Ә шул халык иртәгә эшсез калса?Чөнки без яшәгән бүгенге капиталистик җәмгыять тоташ тетрәнүләрдән,кризислардан торган җәмгыять.Аннан котылу юлы юк һәм булмаячак.Әлегә кадәр бернинди акыллыбашның да кризистан котылу юлын күрсәтә алганы юк. Чөнки җәмгыятьнең нигезе,төзелеше үк кешегә каршы корылган.Куана-куана капитализм төзегән Рәсәйдә дә соңгы 20 елда кризис сүзе телдән төшми.Ләкин безнең илдә аны күбрәк урлау,коррупция,откатларны яшерү өчен кулланалар.Безнең әле, аллага шөкер,чын кризисны күргәнебез юк.Дөрес,90нчы еллар башында аның җилләре күп кешене шактый селкетте.Берничә ай буе без үзебез дә,мәсәлән, хезмәт хакын аракы белән алып яшәдек. Ә банкка түлисе акчалар өчен аракы түгел, акча сорадылар.Кредит алулар кимесә,халыкның түләү сәләте бетсә банклар бөлгенлеккә төшәчәк һәм менә шул чагында чын-чынлап кара көннәр башланачак.Банк кризисы-тормышның астын өскә әйләндереп ташлаячак.Шушы юлларны яздым да куркып куйдым. Кредит алган танышлар,туганнар бар бит әле.Нишләрбез? Күтәрелеп карасам, телевизорда реклама бара .Искиткеч матур реклама.Саклык банкы үзенең 170 еллыгы уңае белән искиткеч уңайлы шартларда кредит өләшә...Алмас җиреңнән алырсың,валлаһи. Түләү турында ләм-мим. Алуыңны бел.Күр әле,кесә телефонына килеп кергән ике sms күңелдә никадәр борчулы уйлар уятты.

 

                                                               Фәрит Вафин.

Категория: Мои статьи | Добавил: фарит (25.12.2011)
Просмотров: 683 | Комментарии: 2 | Теги: Язмалар | Рейтинг: 3.0/2
Всего комментариев: 2
2 Таһир  
0
Әлбәттә, Аллаһы Тәгалә харам кылган, риба кылган очракта , бернинди бәрәкәт булмый. Бурычка кереп чумасын гына.

1 Таһир  
0
ХАК БАРДА!!!

Имя *:
Email *:
Код *:
Табарга
Вакыт
Һава торышы
Файдалы сайтлар
  • Мөгаллим язмалары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024
    Бесплатный хостинг uCoz