Төп бит | Регистрация | Профильгә керү | RSS Вторник, 14.05.2024, 03:40

ФӘРИТ

ВАФИН

САЙТЫ

    

 
Меню
Категории раздела
Мои статьи [33]
Мини-чат
Наш опрос
Сайтка бәя бирегез
Всего ответов: 66
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Минем язмалар

Главная » Статьи » Мои статьи

Кибетче елмаюы
14.01.2010 Җәмгыять
КӘКРЕ КАЕН

Кибетче кыздан ярты кило гына кәнфит сорыйм. Чибәр кыз пакетка салынган кәнфитләрне үлчәүгә куя һәм, матур елмаеп: "Фәрит абый, 850 грамм булды инде бу, ярыймы?” – ди. Шундый елмаюга каршы торып буламы соң?! "Ярый”, – дип, үзең дә елмая-елмая кибеттән чыгып китәсең.

Кайсы кибеткә керсәң дә шулай. Берсендә дә төгәл ярты кило, бер кило әйбер ала алмыйсың хәзер. Һәрвакыт артык була, һич кенә дә ким салмыйлар. Мин бала чакта кибеттән әйбер алганнарымны хәтерлим әле. Кибетче бер прәннекне урталай сындырып үлчәүгә сала һәм үлчәү угының төп-төгәл ярты яки бер килога җитеп туктаганын көтеп тора торган иде. Нишләп хәзер артык үлчәп бирәләр икән дип баш ватасы юк, чөнки сатарга кирәк. Кибетчеләргә шундый шарт куелган: күп саткан саен күбрәк хезмәт хакы аласың. Менә шуңа күрә барысы да елмая-елмая сиңа артык һәм еш кына бозык товар сата.

 

 Бервакыт шулай бер кибеткә кереп "Мишутка” кәнфите сорадым. Әле бүген генә кайтты дип, елмая-елмая килодан артык үлчәп бирделәр. Өйгә кайткач карасам, пакеттагы кәнфитләрнең яртысы "Резеда” булып чыкты, өстәвенә, катып, искереп беткән. Иртәгесен кибетчегә барып әйткән идем, бер бәя булгач кушкан идек шул дип, елмаеп тора. Бу кибетнең хуҗасы да, сатучылары да ике төрле товарны, өстәвенә, искесен яңага кушып сатарга ярамаганлыгын белмиләрдер, дисезме? Бик беләләр. Аларга искергән үтмәс товарны безнең ише ахмакларга озатырга кирәк. Мин дә, башкалар да бер кило кәнфитне кибеткә кире тапшырып, кара тавыш чыгарып йөрмибез бит инде. Нервы туздырганчы, хатынның мыжлаганын тыңлап, каткан кәнфитне җебетә-җебетә чәй эчүне артыграк күрәбез. Шуңа күрә кибетчеләр күп вакыт "бүген генә кайтты”, "бик тәмле”, "үзем дә шуны гына ашыйм” дигән ягымлы матур сүзләр белән юмалап, сатып алучыларны алдап-йолдап сатуларын дәвам итәләр. Мин әлегә сәүдә тәртипләрен бозган кибет исемнәрен әйтмичә генә язып торырга булдым. Ни дисәң дә, барысы да күргән-белгән, үз авылыбыз кешеләре. Аннан мондый хәл бер бездә генә түгел, бөтен җирдә шулай бит. Шунысы куанычлы, алдасалар да елмаеп алдыйлар.

 

 Җәй көне бер кибеттән тачка алган идем. 1200 сум акчаны түләгәч, бер кәгазьгә кул куйдырдылар. "Нәрсә ул?” – дигәч, соңыннан безгә дәгъва белдермәс өчен диләр көлә-көлә. Димәк, болар алдан ук хәстәрен күреп куялар. Күңелем нидер сизенсә дә, куйдым инде, чибәр кызлар елмаюына каршы торып була мени?! Дөрес шикләнгәнмен икән: эшли башлагач кына тачканың бер якка кәкрәебрәк йөрүе ачыкланды. Кире илтеп булмый, чөнки кул куелып, мөһер сугылган.

 

 Безнең шикелле ваемсызларны менә болай да алдыйлар әле. Кыяр тозлау өчен тәмләткеч сорадым шулай. Кайткач, хатын борын төбемә төртеп, нәрсә алып кайттың дигәч, күзләремне ачыбрак карасам, помидор тозлау өчен тәмләткеч булып чыкты. Икенче бер кибеттә слива дип алдап, әчеп беткән, авызга алмаслык алыча биреп җибәрделәр. Өченче кибеттән тавык боты алган идем – пакетның яртысына боз тутырганнар. Дүртенче кибеттән ысланган бозык балык күтәреп кайттым. Бишенче кибеттә сасы чүпрә биреп җибәрделәр. Алтынчы кибеттә... Саный китсәң күп инде ул, җәмәгать. Аның кибетләре дә 16га җитә бит, кайсында кайчан алданганыңны ничек хәтерләп бетермәк кирәк?

 

 Аннан бәяләр төрлелеге дә гаҗәпкә калдыра хәзер. Кызык та, кызганыч та хәл: янәшә торган кибетләрдә бер үк әйбер төрле бәядә сатыла. Илдәге башбаштаклыкның иң ачык мисалыдыр бу, мөгаен. Шунысы рәхәт, кергән берендә рәхмәт әйтеп торалар тагын. Елмаеп озатып калалар. Шуңа күрә, алдансаң да, китбетчеләр белән бозылышып йөрисе килми. Моңарчы үзенә хөрмәт белән матур елмаю күрмәгән безнең кебек беркатлы халыкның вак-төяк алдашуларга чуртым да исе китми. Чекка артык товар кертеп, артык акча алып калуларга да рәнҗеми ул. Аллагы Тәгалә күрер, бер тигезләр әле дип күңелен тынычландыра. Эче череп беткән карбызга да бик борчылмый, сыерга ашатырмын, сөте артыр дип куана. Искергән ипигә дә үпкәләми, булып торсын, бетә күрмәсен ди. Без кибет киштәләренең буп-буш торган чакларын да күргән кавем. Шул заманнар кайта күрмәсен дип телибез. Кибетчеләребез һәрчак шулай шат елмаеп, көлеп торсыннар.

Фәрит ВАФИН
Татарстан яшьләре
№ | 14.01.2010
Категория: Мои статьи | Добавил: фарит (04.12.2011)
Просмотров: 1729 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Табарга
Вакыт
Һава торышы
Файдалы сайтлар
  • Мөгаллим язмалары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024
    Бесплатный хостинг uCoz