Төп бит | Регистрация | Профильгә керү | RSS Среда, 15.05.2024, 00:15

ФӘРИТ

ВАФИН

САЙТЫ

    

 
Меню
Категории раздела
Мои статьи [33]
Мини-чат
Наш опрос
Сайтка бәя бирегез
Всего ответов: 66
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Минем язмалар

Главная » Статьи » Мои статьи

Кушу һәм алу.

Кушу һәм алу

Көннәрдән беркөнне мәктәпкә фәрман килеп төште. Бөтен дөнья кризис белән мәйханә килгәндә, сез анда ни җаныгыз белән тыныч кына укытып ятасыз, дигәннәр. Өстән килгән һәр боерыкка шундук койрык болгарга өйрәнгән халык киңәшмәгә җыйналды. Сүзне, гадәттәгечә, директор башлады:

– Болай булмый, иптәшләр. Кысарга, кыскартырга кушалар. Кемнән башлыйбыз?

Шуны гына көткәндәй татар теле укытучысы мышкылдап елап җибәрде.

– Татар телен киләсе елдан Мәскәү барыбер укытмаячак, – диде директор. – Аны хәзер үк бетереп куйсак, үзебезгә тынычрак булыр. Шулай бит? Математиканың да кирәге юк. Хәзер бөтенесенең кулында калькулятор, исәпләсеннәр шуның белән. Болай да аңгыра балаларга ялган тарих ниемә хаҗәт? Кыскартабыз! Ә инде җыр белән рәсемгә килсәк, аларны күптән бетерергә вакыт иде.

Директорның күзе артына кнопка кадалган шикелле кыбырсып утырган завучка төште.

– Ә завуч мәсьәләсе болай тора. Кризис чорында кеше дәресен тикшереп йөрү килешмәс. Үз дәресеңне юньләп укытырга кирәк. Анда, әнә, Мәскәүдә Жириновский да ун замының берсен кыскарткан. Бетерәбез завуч штатын һәм вәссәлам!

Дәвам итәбез, хөрмәтле коллегалар! Чиратта физкультура. Кризис котырынганда белем бирми торган фәннәрнең кирәге бармы? Профком моңа ничек карый?

– Моннан да дөрес, моннан да акыллы фикер була алмый, – дип очынып торды профком рәисе. – Тагын шуны өстәп әйтәм: астрономиянең дә кирәге юк. Газеталар йолдызлар фаразы белән тулган. Аннан химия турында да уйлап карасак ничек булыр икән?

– Иллә дә шәп булачак! – диде директор. – Инде ничә тапкыр кабинетны шартлата яздылар. Мәктәпне күккә очырганчы бетерергә кирәк ул химияне.

Директор, тагын нәрсә калды дигәндәй, урындыкларына сеңгән укытучылар өстеннән күз йөгертеп чыкты. Бәрәч, физика укытучысы нишләп тыныч кына утыра анда?

– Тә-әк, физика укытуны да кризис беткәнче туктатып торабыз. Тәгәрмәчнең ничек тәгәрәгәне болай да билгеле, баш катырып утырасы юк. Борчылмагыз, коллегалар! Кризис шулай каты суга инде ул. Шулай итеп, нәрсәләр кала мәктәптә? Урыс телен бөтенләй бетереп булмый, яртысын калдырабыз. Яртысын телевизордан өйрәнерләр. Хезмәткә тими торабыз. Быел җәй малайга өй саласы бар. Тагын бер шәп фикер килде бит әле башка: башлангычларны кушабыз! Беренчеләргә – икенчеләрне, өченчеләргә – дүртенчеләрне. Җитеп торыр. Кризис тирәнгәрәк китсә, тагын кыскартырбыз. Каршылар юкмы? Димәк, бер тавыштан! Мин хәзер районга хәбәр итәм. Китми торыгыз.

Бераздан агарынган директор кире әйләнеп керде.

– Җәмәгать, – диде ул, дер-дер килеп. – Мине дә кыскартып ташлаганнар бит әле. Өч мәктәпкә бер директор калдырганнар...

Фәрит ВАФИН.
Категория: Мои статьи | Добавил: фарит (04.12.2011)
Просмотров: 570 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Табарга
Вакыт
Һава торышы
Файдалы сайтлар
  • Мөгаллим язмалары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024
    Бесплатный хостинг uCoz