Төп бит | Регистрация | Профильгә керү | RSS Вторник, 14.05.2024, 18:12

ФӘРИТ

ВАФИН

САЙТЫ

    

 
Меню
Категории раздела
Мои статьи [33]
Мини-чат
Наш опрос
Сайтка бәя бирегез
Всего ответов: 66
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Минем язмалар

Главная » Статьи » Мои статьи

Мөселманның хатыны ниләр яза?

Мөселманның хатыны ниләр яза? Сүзем Миләүшә Хәйруллинаның "Бер көн”(Татар хатыны ниләр күрә?) дигән мәкаләсе турында. ("Т.Я.”15 ноябрь). Әгәр бу мәкаләне авылдагы берәр әби язып, без укучыларны бәрәңге боткасы пешерергә өйрәтсә яки җәй буе колорадо коңгызы җыюы турында сөйләсә, мин каләмемне кулыма алып та тормас идем. Автор "Т.Я”ның мәгълүм вә абруйлы хәбәрчесе булганлыктан, кайбер кабул итеп булмый торган нәрсәләр турында сүз әйтмичә кала алмадым. Язма авторның чат саклаучы исерек ирләр белән очрашуыннан башланып китә. Монысына гына түзәрлек. Һәр авылда чат саклаучы һәм кибеткә керүчеләрдән 5-10 тәңкә сорап торучы сәрхүшләр җитәрлек. Ләкин менә шул күзләре тонган айнымас ирләрдән ниндидер информация алам дип бер шешә аракы һәм сыра алу, алу гына түгел,шул исерек белән бергә күтәреп эчү бөтенләй башка сыймаслык хәл. Өстәвенә әхлаксызлык та әле. Абруйлы корреспондент гамәле түгел бу. Информацияне киеме каткан, битләрен җон баскан исерекләрдән җыймыйлар. Аның өчен корреспондент таныклыгыңны тиешле оешмаларда өстәлгә куясың да, тиешле сорауларыңны бирәсең. Йә, нәрсә ишетте инде безнең авторыбыз шул сәрхүш авызыннан? Эткә дә, беткә дә билгеле бит инде ул поши аулаучыларның җыен җитәкче булуы. Аларның рөхсәт кәгазе белән кесәләре тулган: теләсәләр аю аталар, теләсәләр куян. Ачуларын бик чыгарсаң үзеңә дә чәпәргә күп сорап тормыйлар. Бөтен кеше белгән шул нәрсәләрне белү өчен генә мөселманның хатынына стакан күтәреп аракы эчәргә кирәк булдымы? Мөселманның хатынына дип ассызыклап язам. Чөнки Миләүшә ханым аракы эчеп кайтканнан соң өйдә эшләгән эшләрен дилбегә буе тезә-тезә дә "Менә, җәмәгать, мөселман хатынының бер көненең дүрттән бер өлеше шулай үтә”, дип нәтиҗә ясый. Көннең дүрттән бер өлешендә майтарылган эшләргә тукталып тормыйбыз, җәмәгать. Авылда яшәүче бөтенебездә шул хәл. Мөселман хатынының дигән сүзләр тешкә тиде. Димәк,ул үзе мөселман хатын булмаса да, аның ире Нурислам мөселман булып чыга. Татар теле укытучысы буларак, бу җөмләне мин шулай аңлыйм. Башкача була алмый. Ләкин мөселман булу өчен җиде кат тир түгәргә кирәк әле. Мин Нурисламның да мөселман булуына ышанып бетмим. Мөселман ир иртән хатыны белән бергә тора .”Нәрсә, мин сиңа нәнкә мәллә?” дип икенче ягына әйләнеп ятмый. Үзен мөселман хатыны дип язып М.Хәйруллина кемнәр тегермәненә су коя? Мөселман хатыннары менә шундый эт тормышында яши дип әйтергә телиме ул? Мөселманнар тормышына, мөселман хатыннарына каршы болай да һәрьяклап һөҗүмнәр оештырыла. Инде үзебез дә шушы эшкә тотындыкмыни? Ни өчен мөселман сүзен теге якка да, бу якка да төрләндереп укучыда мөселманнар тормышына дөрес булмаган караш тудырабыз? Ире мөселман булган хатын исерекләрне дә урап уза, ”иреңне барып печәм әле” дигән сүзләрне дә тыңлап тормый ул. Бәлки,мин дөрес уйламыймдыр. Ялгышсам,төзәтерсез. Безгә,газетага язучыларга, кайчагында "Сүзеңне үлчәп сөйлә” дигән бер акыллы мәкальне онытмаска кирәк, җәмәгать. Фикерләрегезне http://vafin.ucoz.ru. сайтына кереп калдыра аласыз. Авторга ихтирам белән: Фәрит Вафин.

Категория: Мои статьи | Добавил: фарит (17.11.2011)
Просмотров: 773 | Комментарии: 12 | Рейтинг: 3.0/2
Всего комментариев: 121 2 »
12 Таһир  
0
Әлхәмдулилләх! Фәрит әфәнде, дөрес язасыз. Мөселман хатын-кыз чит ирләр белән аралашырга тиеш тугел, исерекләр белән бергә хәмер эчү бернинди кысаларга да сыймый. Узебезнең әбиләребезне генә искә алыйк, алар бит дини тәрбия алганнар һәм әхлаклары бик югары булган!

11 гульфира  
0
Шагыйр, "чебен дулап тәрәзә ватылмый" бит. Миләүшә ханым да исерек ир белән дөреслек эзләп йөреп нәрсә үзгәртә соң. Үзен мөселман дип атагач, бәлким аңа намаз укып Аллаһтан ярдәм сорарга дыр, тынычланып, уй фикерләре дә төпләнеп китәр иде. Исерек әйткән сүзләр белән газет битләрен "пычратмас" иде.
Галинур әфәнде, сүзләрегез белән килешәм, рәхмәт.

10 галинур  
0
Фәрит әфәнде! Шагыйрь дип аталучы сезнең мәкаләне укый башлауга ук үзен авторга протест һәм Миләүшә ханымны яклау хисләре белән кыздырган да, шул аңын томалаган ахрысы. Юкса үзе дә бит: "Миләүшә татар хатыны турында яза башлаган, аннан, ахры, бутала башлаган", - дип, фикерегезне җөпләп тә куя. Нәк менә шундый четерекле темаларга сөйләшкәндә, бигрәк тә язганда буталмаска кирәклеклеге турында сүз бара бит инде. Алайса "мөслман" сүзен, Аллаһы исемен, дога өзекләрен теләсә нинди вакытта бик еш кулланып дөрес эшлибезме? Кайбер "яңа" абыстайларыбызның нәрсә әйтергә теләгәнен көтеп бетерә аңламыйсың кайвакытта. Бу сүзләр бит "үтеп барышлый" яки җөмлә матурлыгы өчен генә кыстырылырга тиешле сүзләр түгел. Телдә түгел, күңелдә булырга тештер ул сүзләр. Түбәтәй киеп алган кайбер татарлар да мөселманлыктан бик ерак тора белеменә һәм кыланмышларына караганда, буталмаска кирәк!
Ә мал абзарына килгәндә, Миләүшә ханымның "Синнән калсам, озак яши алмам"(уены-чыны бергә) исемле язмасы уены-чыны белән искә алынды. Матур язган. Укыдыгызмы, үзен ш а г ы й р ь дип атаучы? Юктыр...

9 фарит  
0
Яратмыйм шул мулла кушкан исемен качырып,яшеренеп язып ятучыларны.Фикерең дөрес,төпле икән яз инде курыкмыйча үз исемеңне куеп,Шагыйрь әфәнде.Синеңчә исереккә елышып аракы эчеп утырган Миләүшә көлке түгел ,аның бу гамәлен өнәмичә язган мин көлке икән.Ярый шулай да булсын,ди.Мин бит бу кайтавазны Миләүшәдән "остарак,талантлырак,батыррак,тынгысыз-рак"(Шагыйрьсүзләре)икәнемне күрсәтү өчен язмадым.Аның язганнарын инкарь итәргә дә җыенмыйм.Сүз бары тик аның үзен мөселман хатыны"дип язуы турында гына.Мөселманлыкның нигезендә Аллаһка ышану ята."Кычкырып торган аяусыз намусы тешкә тими,Шагырь иптәш,әнә шул исерекләр белән бергә утырып "Татарстан яшьләре"хәбәрчесенең эчеп утыруы һәм шуннан соң үзен мөселман дип атавы тешкә тия.Мин язган реплика шигырь түгел,фикерләбрәк тагын бер укып карагыз әле.

8 Шагыйрь  
0
Шаккатам мин! Миләүшәне кыйныйлар да, өйрәтәләр дә, бик югарыдан торып, бәя дә бирәләр. Миләүшәнең һәр язмасы АВЫРТУДАН КЫЧКЫРУ!!!. Әйтерсең бөтен гаделсезлекне үзенә җыйган. Шәп яза, үзәкләргә үтәрлек итеп, гаеплеләрнең йөзенә бәреп, курыкмыйча яза! Ә сез аның юк-бар кимчелекләрендә, гаилә тормышында казынасыз. "Эчегез поша" икән, ләбаса! Хәтта мал абзарына да барып җиткәнсез. Шул инде ул татар...Фәрит әфәнде, мин аңламыйм сезнең язмаларны. Чөнки Миләүшәдәге гамь сездә юк ул!
"Абруйлы корреспондент гамәле түгел бу. Информацияне киеме каткан, битләрен җон баскан исерекләрдән җыймыйлар. Аның өчен корреспондент таныклыгыңны тиешле оешмаларда өстәлгә куясың да, тиешле сорауларыңны бирәсең. Йә, нәрсә ишетте инде безнең авторыбыз шул сәрхүш авызыннан? " дисез, “боткалар”, “коңгызлар” белән мыскыллап, үз урынына куймакчы буласыздыр кебек. Сез дә бит язгалыйсыз, тик Миләүшә остарак, талантлырак, батыррак, тынгысызрак. Ә "таныклык" белән бик көлдердегез. Төкерәләр түрәләр ул таныклыкларга һәм артыңа тибеп куып чыгаралар, Миләүшәнеке кебек артык сораулар бирә башласаң. Нәкъ менә сәрхүшләр белә инде бөтен информацияне. Эштән арып кайтып, иртән йокысы туймаган мөселман ирләренең ни әйтәсе сезгә каян билгеле? Аңлыйм, төп сүз монда мөселман сүзе. Бер галим әйтмешли, “башта сүзләрнең ни аңлатканын ачыкласагыз, бәхәстә күп ялгышлардан азат булырсыз”. Аңлавымча, Миләүшә татар хатыны турында яза башлаган(исемен карагыз), аннан, ахры, бутала башлаган.Тешкә тия дисез. Кайбер гамәлләре, дөрестән дә мәселманлыкка туры килмидер. Тынгысыз гамьле Миләүшә дә кайчак мавыгып, кайбер кануннарны бозгалыйдыр. Ләкин, бу бит эшселектән, бозыклыктан, денсезлектән түгел. Миләүшәнең кычкырып торган аяусыз намусы кайберәүләрнең тешенә генә тию түгел, битенә бәрәдер. Мөселманлыкның нигезендә гаделлек ята, Миләүшәнең дә һәр язмасы гаделлек өчен көрәш. Озын-озак көрәш, Хәтәр көрәш.

7 фарит  
0
Рәхмәт,Галинур әфәнде!Сезнең язмаларыгыз минем фикерләремне тагын бер тапкыр раслады.Вакыт табып үз фикерләрен калдыручыларга зур рәхмәтләремне белдерәм. Алга таба да бергә булыйк.

6 галинур  
0
Язарсың мәкаләне бер сулышта... Бер сулышта сәрхүшләр белән стаканны гына күтәреп куеп була ул.
М. Хәйруллина язмаларында үзе башкарган көндәлек эшләрне санап чыгарга ярата, укып та арып бетәсең. Әле мәкалә язарга да вакыт табуына аптырап куясың. Әллә эш арасындада күңеленнән яза микән? Ике эшне берьюлы эшләү хәтәр бит инде ул! Печәнлек баскычыннан менгәндә язасы мәкаләңне уйлый-уйлый менсәң, аягың саташып, аска мәтәлүең дә бар. Шунда "чатың аерылса?" Андый кешене дәвалап та булмый бугай, Алла сакласын.
Авыл җирендә эш сөймәгән кеше яши алмый, Миләүшә ханым да шундый кешедер. Тик мөселманлык турында яки башка четерекле темаларга фикер йөртү абзардан кереп арулангач, тынычлангач кына башкарылса дөресрәк булмыймы?. Мал-туарга кычкырган "матур" сүзләр тәэсиреннән күңел арынгач, сафлангач дип әйтүем...
...Бездә берәрсе эшләгән эшләрен санарга тотынса, "кулыннан килмәгәннең теленә чыга" дип куялар.

5 yshitel  
0
Сүзләрегез белән килешәм, Фәрит абый. М. Хәйруллина "Мәкаләләремне бер сулышта язам, тикшереп тормыйм" ди бит үзе дә. Гәҗит мәкаләсе урамда әйтелгән сүз генә түгел бит ул, аны бик уйлап һәм кат-кат тикшереп язарга кирәк. М.Хәйруллинаның мәкаләләре күбрәк уй-хис белән языла шул,акыл, сабырлык читтәрәк кала ахрысы.

4 галинур  
0
Фәрит әфәнде! Язмагызда фикерләр минем күңелдәгеләргә бик туры килә. Үз гамәлләре, сөйләгән сүзләре белән мөселман тормышына, динебезгә тискәре караш тудыручылар, шуны аңламаучылар җитәрлек. Хәтта дин әһелләре арасында да... "Сөйләшә белмәгән авыздан..."- диләрме әле?
Әлбәттә, газета битләре бәхәс урыны. Тик кайвакыт М.Хәйруллинаның үз фикерләрен "соңгы инстанциядәге дөреслек" рәвешендә бирүе эчне пошыра башлый.

3 Наил  
0
Искиткеч,Фарит абый.Узе генэ анламас шул.

1-10 11-12
Имя *:
Email *:
Код *:
Табарга
Вакыт
Һава торышы
Файдалы сайтлар
  • Мөгаллим язмалары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024
    Бесплатный хостинг uCoz