Төп бит | Регистрация | Профильгә керү | RSS Вторник, 14.05.2024, 03:15

ФӘРИТ

ВАФИН

САЙТЫ

    

 
Меню
Категории раздела
Мои статьи [33]
Мини-чат
Наш опрос
Сайтка бәя бирегез
Всего ответов: 66
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Минем язмалар

Главная » Статьи » Мои статьи

Сабак.

Фәрит ВАФИН

САБАК

Алгы партада утырган малай сумкасыннан болан мөгезе кадәр рогатка чыгарды.

– Ашыкма, – мәйтәм тегеңә. – Наданлыгыңны күрсәтмә. Синең шикелле егеткә кәкре агач кисәге тотып утыру бөтенләй килешми. Синең кулда җүнлерәк нәрсә булырга тиеш: йә пистолет, йә автомат...

Ул аз гына уйланып торды да рогаткасын сындырып ташлады.

– Таныш булыйк: мин сезне тарих белән географиядән укытачакмын, – дим. – Сызым белән рәсемнән дә кергәләп чыгармын.

Шулчак пычак ялтырап китте.

– Әһә! – дидем мин зур куаныч белән – Менә бу корал! Әмма минекенә җитми. Дустым миңа Колымадан алып кайткан пычакны күрсәгез, исегез китәр. Иртәгә алып килермен.

Пычак бүтән күренмәде. Әмма арткы партадан миңа пугач төбәделәр.

– Бик яхшы, – дидем, шатлыклы кыяфәт чыгарып. – Дәресне башлаганчы, әйдәгез, башта ату ярышы үткәреп алыйк. – Шап итеп өстәл уртасына глобусны китереп утырттым. – Кем дә кем Памир тавына тидерә, шуңа географиядән "бишле”. Тик бер шарт белән: кыек атучының маңгаена мин турылап үзем чәпәчәкмен.

Класс шым булды. Берничәсенең нервысы чыдамады: парта астына төшеп, тәмәке кабыздылар.

– Кеше көлдермәгез инде, – мәйтәм. – Кем инде шундый чүп тарта?

Кесәмнән сигаралар чыгарам. Тәмәке тартучы малайга дәһшәтле сорау бирдем:

–Йә, сөйләп җибәр әле, бу сигараларның кайда эшләнүе турында. Белмәсәң, тәмәкеңне артыңа төртәм. Алга таба тәртип шундый булачак.

Тәмәке төтене сүрелде.

– Бүтән һаваны бозмагыз, – мәйтәм. – Башка вакытта мин кергәндә классыгызны җилләтеп куярга онытмагыз. Һәм тагын бер кисәтеп куям: дәрестә кәрт сугарга уйласагыз, минем карталар белән генә уйныйсыз. Минуты –Кун сум. Шылдымы?

Кыңгырау чылтырады, мин горур кыяфәттә класстан чыгып киттем. Чираттагы дәрес – 8 нчеләрдә. Аларга да шәпләп бирәсе булыр сабакны.
Категория: Мои статьи | Добавил: фарит (04.12.2011)
Просмотров: 502 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Табарга
Вакыт
Һава торышы
Файдалы сайтлар
  • Мөгаллим язмалары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024
    Бесплатный хостинг uCoz