Төп бит | Регистрация | Профильгә керү | RSS Понедельник, 29.04.2024, 06:28

ФӘРИТ

ВАФИН

САЙТЫ

    

 
Меню
Категории раздела
Мои статьи [33]
Мини-чат
Наш опрос
Сайтка бәя бирегез
Всего ответов: 66
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Минем язмалар

Главная » Статьи » Мои статьи

СССРны сагынмыйм мин...
  Гаҗәпләнәм мин СССРны сагынып,”СССРда яшисем килә” дип күз яшен түккән кешеләргә.Нәрсәсе шул кадәр сагынып сөйләрлек булды икән соң ул советлар иленең? Шушы сорауга җавап эзләп мин бик озак баш ватып йөрдем.Әллә кая еракка китмичә,тирән фәлсәфи фикерләргә бирелмичә җавапны иң элек үзем яшәгән авылдан эзли башладым. Әйдәгез ,социализм "котырып үскән” 60-70нче еллар авылын бүгенгесе белән чагыштырып карыйк әле.Җир белән күк арасы бит.Өйләргә газ кергән,су кергән.Урманга менеп ,урман каравылчысына ялына-ялына аракы эчертеп утын кисәсе,трактор табып аны алып төшәсе(тагын эчертәсе!), кисәсе,ярасы юк.Озын салкын кышларны беркайгы-сыз,рәхәтләнеп җылы өйләрдә үткәреп чыгабыз.Хатыннарыбыз көннәр буе изаланып кер юмый.Һәр өйдә дип әйтерлек халык теленә "килен” дип кереп киткән автомат кер юуу машиналары утыра.Аның рәхәтлекләрен сөйләп бетерерлек түгел.Кышкы салкыннарда чишмәгә я бәкегә кер чайкарга төшүләрен сагынып сөйләгәннәрен әлегә кадәр бер хатын-кыздан да ишеткән юк.Өйләрдә спутник антенналары.Кичләр-төннәр буе йөзләгән канал арасыннан теләгәнен сайлап карый аласың.Советлар вакытындагы ике канал күрсәткән галәмәт зур яшнек-телевизорлар урынына ярты стенаны биләп торган бармак калынлыгы ЖК телевизорлар.Интернет дигән могҗиза СССР заманында төшебезгә дә кермәде.Ә хәзер аннан башка яшәп булмый.Интеретны наданнар сүгә,акыллылар файда таба.Гыйн-вар суыкларында шулай канализация катты.Су агып китми,чиләк белән чыгарып түгәбез.Хатын фикеренчә,торба катуда мин гаепле,шулай булгач суны да мин түгәргә тиеш булып калдым.Моңа өйрәнмәгәч,эч поша бит малай.Болай булмас дип утырдым компьтерга, интернеттан каткан торбаны ничек җебетеп булуын эзли башладым.Таптым,рәхмәт төшкере.Бик тәфсилләп язылган,хәтта рәсемнәре,сызымнары белән өйрәтелгән.Шул ысул белән җебеттек торбаны.  Күңелләр күтәрелеп,яшиселәр килә башлады.Шул кадәр тормыш җайлыга көйләнгән,бер сәгать ут бетеп торса,яшәү туктаган кебек була.Кранда су бетсә тизрәк ТКХга чылтырата башлыйбыз.Бер дә совет заманындагы кебек чиләк тотып коега суга барырга чыгасыбыз килми.Хәтта хуҗалыкта җыелган чүп-чарны да үзебезгә түгеп йөрисе юк, әйтүгә- кирәк көнгә,кирәк сәгатькә трактор арбасын капка төбенә китереп куялар.Авылда яшәү өчен шушындый уңайлыклар тудырылган заманда СССРны сагынып сөйләнеп йөрү  көферлек булмасмы икән? Шәһәр фатирлары кайбер авыл өйләре янында ташка үлчим генә булып кала.Тырыш, эшчән,булган кешеләр туалеты,ваннасы,душы булган йортларда торалар бүген.Әгәр СССРда калган булсак булыр идеме икән мондый муллык,мондый иркенлек.”Нык үскән социализм”чорында өй салган кешеләр кадак,кирпеч эзләп тегендә-монда чаптылар,түбә ябарга калай сорап айлар буе исполком ишек төбен таптадылар.Ялкау ,эчкече булмаган кешегә тормышын җайлы,ипле алып бару өчен бөтен шартлар да бар бүген.Сез "авылда эш юк бит” дип миңа каршы чыгарга мөмкин.Әйе,кем эленке-салынкы йөри,хезмәт сөйми,эчәргә ярата ,аларга эш юк  һәм булмаячак.Ә кемнең кулында һөнәре бар,кем тормыш итү турында уйлый -ул эшен дә,акчасын да таба.Мисалга үзебезнең авыл кешесе
Дәвамы берничә көннән.
Категория: Мои статьи | Добавил: фарит (13.03.2012)
Просмотров: 632 | Теги: Язмалар, соңгы язмалар | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Табарга
Вакыт
Һава торышы
Файдалы сайтлар
  • Мөгаллим язмалары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024
    Бесплатный хостинг uCoz