2нче сыйныф.Татар теле дәресе.Гади дәрес
түгел,район укытучылары кереп утырган
ачык дәрес.Дәрес бетүгә бара. Укучылар
өйдә табышмаклар өйрәнеп килергә тиеш булганнар.Укытучы шуларны сорый
башлады.Беренче булып алгы партада утырган күз-лекле кыз торып басты.Сакаулап
үзе әзерләп килгән табышмагын әйтте.
-Ике кылыеннан тотасын да ултасына тыгасың.Ул нәлсә?
Әле быел гына укыта башлаган яшь укытучы кызның битенә алсулык
йөгерде.Арткы рәттән бер малай кычкырды: -Апа,моны миңа әти өйрәткән иде.Әйтимме?
-Әйтеп кара,-диде укытучы еш-еш сулыш алып.
-Носки кию ул,апа,-диде малай шар ярып.-Үземнекен әйтимме?
Укытучы өлгергәнче,малай әйтеп тә салды: -Сыерда дүртәү,апада икәү.
Аннан үзе янында утырган кызга карап
өстәде: -Саниядә дә икәү.
Укытучы тагын кызарды.Укытучылар идән ярыкларын саный башладылар.
Сания дигәне сикереп торды: -Апа,моның җавабы бик җиңел.Аяклар ул.Менә
минекен берәү дә белим. "К”га башлана,"К”га бетә.Уртасында "Т” хәрефе.
Укытучы бөгелеп төште.Укытучылар
арасында утырган директор тиз генә торып класстан чыгып китте.
-Мин беләм,мин беләм,-диештеләр балалар.Укытучы кайсыннан сорарга
белмәде.Шунда бер малай түзмәде: -Кәтүк җебе.Кәтүк,кәтүк,-дип кычкырды.
Укытучылар елмаешып
куйдылар.Тагын куллар күтәрелде.Берсе алга ук йөгереп чыкты.
-Кичә әни табышмаклар китабы алып кайтты.Шуннан өйрәнеп килдем.
Укытучы куанып, укучының
аркасыннан сөеп куйды.
-Тыңлыйм,акыллым.Әйдә әйтеп җибәр әле.
-Уртасы дымлы...дымлы, ике кырые җон-лы...җонлы,ачыла да ябыла,ачыла да ябыла.
Завуч кыбырсынып куйды.Укытучылар
алларындагы дәфтәрләрен бер ачтылар,бер яптылар.
Куллар күтәрелде.
-Үзем әйтәм,-диде моңарчы кушылмаган малай ,акрын гына торып басып.-Беләм
,әбидән ишеткән идем.
(Үле тынлык урнашты.Завуч сәгатенә
карап,тиз генә класстан чыгып китте).
-Күзләр ул ,апа,күзләр.
Укытучылар куанып бер-берсенә
караштылар.Ул арада "мин әйтәм”дә "мин әйтәм” дип балалар укытучы кызны чолгап
алдылар.Звонок яңгырады.Укытучылар берсен-берсе узып,ишеккә ташландылар.
|