Төп бит | Регистрация | Профильгә керү | RSS Четверг, 16.05.2024, 05:24

ФӘРИТ

ВАФИН

САЙТЫ

    

 
Меню
Категории раздела
Мои статьи [33]
Мини-чат
Наш опрос
Сайтка бәя бирегез
Всего ответов: 66
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Минем язмалар

Главная » Статьи » Мои статьи

Тол хатын өммәтендәге мәктәпләр.

Тол хатын өммәтендәге мәктәпләр

Авыл мәктәпләреннән укытучы егетләрне армиягә ала башларга мөмкиннәр икән дигән хәбәрләр ишетелә. (Чыннан да, бу чакырылышта ук булмаса да, киләсесендә тормышка ашарга тора бу хәл – ред.) Авыл мәктәбендәге 1-2 егетне алып кына Русия армиясенең хәле барыбер яхшырмас, ә менә авыл мәктәпләре күпне югалтыр. Болай да бармак белән генә санарлык бит ир-егетләр мәктәптә. Хәлләр болайга китсә, тиздән шәһәрдәге шикелле физкультура, хезмәт кебек фәннәрне дә хатын-кызлар укыта башламагае. Һич кенә дә хатын-кызлар начар укыта, начар тәрбияли дип әйтергә җыенмыйм. Мине "Ирсез мәктәпләр тол хатыннар язмышын хәтерләтмәсме?” дигән сорау борчый.

Бүген кайбер сыйныфларның хәтта яртысыннан күбрәгендә әтисез балалар утыра. Өендә ир кеше күрмәгән, ирләр сүзен ишетмәгән, аларның психологиясен, гадәтләрен белмәгән бала 11 ел буе мәктәптә тагын хатын-кыз кулы астында үсә, белем ала, тәрбияләнә. Табигый тигезлек бозылу күп очракта көтелмәгән нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Авыл җирендәге мәктәпләрдә әлегә ир-егетләр эшләп ятуның бердәнбер сәбәбе бар. Ун ай буе берөзлексез эшләп, кулына ай саен 3-4 мең сум хезмәт хакы алган мескен ирнең мәктәпне ташлап бүтән җиргә китәр урыны юк. Авылда кулга акча бирә торган бердәнбер урын хәзер мәктәп. Ләкин соңгы вакытларда инде шактый еллар эшләгән ирләр дә мәктәптән китә. Биредәге тавык чүпләп бетерә алмаслык вак эш ир кешене алҗыта, гайрәтен чигерә, психикасын үзгәртә. Чамадан тыш контроль, таләп итү дә ирләрне мәктәптән биздерә. Ә бүген мәктәптәге кәгазь боткасына хатын-кызлар да көчкә түзә. Дәреснең һәркайсына теләсә кайсы вакытта директор йә завуч килеп керә. Бер генә һөнәр иясенең дә эшен укытучыны тикшергән шикелле кимсетү һәм түбәнсетү белән тикшермиләр. Аз гына ризасызлык күрсәтсәң, ишек ягына ишарәлиләр. Бүтән барыр җире булмаган авыл укытучысы түзә, нәрсә кушсалар, шуны эшләргә мәҗбүр була. Күндәм эш аты җәйге ялында килеп мәктәп ремонтлый, кычыткан-печән чаба, урамдагы баганаларны агарта... Үзе кол хәлендәге укытучы хөр фикерле, кыю, туры сүзле гадел шәхесләр тәрбияли алыр микән? Мәктәптәге күз буяучылык, ялагайлык, ялганны балалар күреп үсә. Дирекциянең "ә” дигәненә "җә” дип тормаучыларның расписаниесен шундый кызык итеп "тәрәзәләр” белән төзиләр: өч дәресне алтынчы сәгать белән бетереп кайтып китәргә мәҗбүр итәләр. Хуш, бер гадәтләнгәч, боларына түздең дә ди. Әле аттестация дигән сират күперен кичәсе бар укытучының. Менә шулай җиз иләктән иләнгән укытучының укытырлык хәле каламы-юкмы – анысын тикшереп караган кешеләр хәзергә юк.

Авылда укытучы уч тутырып акчасын ала дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Авыл хезмәтчәннәренең акчасыз яшәвендә укытучының бер тиенлек тә гаебе юк. Өч-дүрт айга бер тапкыр акча күргән кешеләргә укытучының 4 меңе бәлки, зур булып күренәдер. Өстәвенә хөкүмәт тә әледән-әле укытучыларның хезмәт хакын арттырабыз дип сөрән салып тора. Шулай итеп, җәмәгәтьчелектә укытучы әйбәт яши, күп ала дигән ялган иллюзия тудырыла. Русия президенты Путинның укытучыларның хезмәт хакын 1,5 тапкыр арттырабыз дигән сүзләре күпләрнең тамакларына сөяк булып кадалды. Тоттыралар ди укытучыга шуның кадәр акча, көтеп тор! Вәгъдәләр чынга ашкан очракта да укытучыларның төп массасының хезмәт хакы ары 8 процентка артачак. Димәк, укытучы һаман да җәмгыятьнең хәерчелек чигендә яшәүче катламы булып кала бирәчәк. Димәк, бүген мәктәптән ирләр генә түгел, хатын-кызлар да кача башлаячак.

Фәрит ВАФИН.
Арча районы, Яңа Кенәр авылы.
Категория: Мои статьи | Добавил: фарит (04.12.2011)
Просмотров: 817 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 1
1 danisl  
0
Афэрин, Фэрит эфэнде, дорес язасыз. Мин узем куп еллар мэктэптэ эшлэп киткэн ир-ат. Хэзер бу системадан китуемэ куанып бетэ алмыйм. Укытучы эшенен никадэр катлаулы, ир-ат заты очен никадэр вак, шул ук вакытта кадерсез икэне бутэн эштэ эшли башлагач тагын да ачыграк куренэ. Шушы елдан ел арткан вакчыллану, кэгазь эшенен кубэюе ир-атны утерэ. Мин белгэн бик куп ир-атлар укытучылык эшен ташлады. Бергэ укыган группадаш егетлэрнен мэктэптэ эшлэгэне бармак белэн генэ санарлык. Коры энтузиазм белэн тамак туймый. Хокумэт сэясэте килэчэктэ дэ шулай дэвам итсэ килэчэктэ мэктэплэрдэ олкэн яшьтэге апалар гына калачак.

Имя *:
Email *:
Код *:
Табарга
Вакыт
Һава торышы
Файдалы сайтлар
  • Мөгаллим язмалары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024
    Бесплатный хостинг uCoz