Төп бит | Регистрация | Профильгә керү | RSS Среда, 15.05.2024, 11:25

ФӘРИТ

ВАФИН

САЙТЫ

    

 
Меню
Категории раздела
Мои статьи [33]
Мини-чат
Наш опрос
Сайтка бәя бирегез
Всего ответов: 66
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Минем язмалар

Главная » Статьи » Мои статьи

Туган тел.

Туган тел

Туган телебезне яңарту турында күп сөйләнсәк-шапырынсак та, чынлыкта аның дәрәҗәсе һаман түбәнгә тәгәри. Республикабыздагы 16 район үзәгендә әлегә кадәр саф татар мәктәбе яки гимназияләре ачылмаган. Моннан соң ачылырга мөмкин дигән өмет-ышаныч бөтенләй юк. Чөнки БДИның урыс телендә генә үткәрелүе гөрләп эшләп килгән татар гимназияләрен дә урыслаштырырга мөмкин. БДИның милли телләрне юкка чыгару өчен эшләнгән мәкерле тозак икәненә, ниһаять, күпләр төшенеп беткәндер. Әмма ни файда, поезд күптән китте. Хәзер күпме генә тырышма, ата-аналар балаларын татар телендә укытырга теләмәячәк. Аларны гаепли дә алмыйсың, чөнки мәктәптән соң тормышта кирәге чыкмаячак телне өйрәнеп җәфалану, ми черетү ниемә хаҗәт. Ләкин БДИ озак бармаячак. Күп дигәндә, аның 3-4 ел гомере калды, чөнки Русия мәгариф системасында билгеле бер фәнни эзлеклелектә яки берәр файдалы нәтиҗә өчен эшләү булмады һәм булмаячак. Әмма калган вакыт татар мәктәпләрен тәмам бетерү өчен артыгы белән җитәчәк. Ә бездә бер беткәнне кабат торгызу, ай-һай, авыр һәм газаплы, ә кайчагында бөтенләй мөмкин түгел эш.

Яз урталарында татар телен Русиядә икенче дәүләт теленә әйләндерү хыялы яшьнәп алды. «Үзебез» дигән яшьләр хәрәкәте оештырган бу чара – Русия хөкүмәтенең мәктәпләрдә милли-төбәк компонентын бетерүенә каршы ничарадан бичара эшләнгән нәрсә иде. Урыс матбугаты бу турыда шау итте. Билгеле, имза җыеп кына татар теле дәүләт теленә әйләнмәячәк. Татар телен иң элек үзебезнең Татарстанда дәүләт теле итү өчен көрәшергә кирәк. Бүгенге көндә татар кешесе судка үз ана телендә гариза бирә алмый. Хәтта татарча сөйли дә алмый ул. Туган телнең, туган республиканың, аның конституциясенең мыскыл ителүе түгелме бу? Татар авыл-поселоклары исемен урысча язулар басты. Читтән килеп язмыйлар, барысы да үзебезнең җирле үзидарә фатихасы белән языла. Район үзәкләрендә татар гимназияләре булмавында урыс түрәләренең бер гаебе дә юк, үзебезнең татар башлыклары «тырыша». «Үзебез» үткәргән имза җыю инициативасын да татар мәктәпләре күтәреп алмадылар. Чөнки алар өстәге түрәләрнең фәрманын үтәүгә генә күнеккән. Үзенең юкка чыгуын теләмәгән милләт кешеләре бүген дәүләттән нәрсәдер көтеп утырмаска, ә шул милли мәгарифне саклауга үз өлешләрен кертергә тиеш, югыйсә. Әмма татарлыгыбыз чабудан тарта.

Инде ничә еллар буе урыс балаларын татарча укытып азапланабыз. Татар теленә мәхәббәт тәрбияләндеме, сөйләшәләрме урыс балалары урамда татарча? Юк бит, киресенчә, аларда татар телен күрәлмау хисе көннән-көн ачыграк сизелә бара. Сәбәп нәрсәдә? Ә сәбәп бик гади: беренчедән, татар телен укыту бернинди әзерлексез башланып китте; икенчедән, укытуның дөрес методикасы юк; өченчедән, мәҗбүри укытылды. Тел өйрәнүгә ихтыяҗ булмаса, ул һәр-вакыт буш хезмәткә әйләнеп кала. Бүгенгә ул юк, шулай икән, урыс баласына мәҗбүриләп татарча укыту кирәкме соң? Мин, урыс телле балаларга татар теле укытучы кеше буларак, мондый сүзләрне әйтергә тиеш түгелмен. Үзең утырган ботакка үзең балта чабу әйбәт эш түгел, беләм. Ләкин балалар кызганыч. Классларда татарча әйбәт белгән укучыларның татарча бернәрсә белмәгәннәр белән бергә утырып, татар телен өйрәнүләре бернинди кысаларга да сыймый. Урыс балалары татар телен ирекле, үзләре теләп өйрәнсәләр генә нәтиҗә уңай булачак. Урыс телен укытуга бирелгән сәгатьләр һәм акча хисабына татар баласына татар телен укыту эшен яхшырту күпкә отышлырак һәм файдалырак. Шулай булганда урыс балалары өчен татар теле «дошман» тел булудан туктаячак.

Татар телен бетерү өчен бүген Мәскәү гомер күрмәгән гамәлләр кыла. Татарстанның югары уку йортларында укыту бары тик урысча гына булырга тиеш дигән күрсәтмә бирү ачыктан-ачык РФ Конституциясен бозу бит. Ләкин шовинистик максатлар эшкә җигелгәндә, Русия һәрвакыт законсыз илгә әйләнә. Инде чигенергә бүтән урын калмады. Әгәр 1 сентябрьгә милли-төбәк компонентын бетерү турындагы закон көченә керсә, туган телебез белән бәхилләшергә туры киләчәк. Ләкин әле һаман да Татарстан хөкүмәте, Президент моңа юл куймас дигән ышаныч бар. Тик менә Татарстаннан читтә яшәүче татарлар өчен, чыннан да, туган тел бетәчәк. Шуңа күрә татар теленә икенче дәүләт теле бирү инициативасы иң элек республикадан читтә яшәүче татарлар өчен кирәк. Финляндиядә яшәүче шведлар илнең 6 процент халкын гына тәшкил итсәләр дә, үз телләрен икенче дәүләт теле итә алдылар. Без Русиядә халык саны буенча икенче урында торсак та, моңа ирешә алмаячакбыз. Ләкин кул кушырып утыру һәлакәткә китерә. Күрше Башкортстанда милли-төбәк компонентын кире кайтаруны таләп иткән зур митинглар, чыгышлар әледән-әле булып тора. Ә бездә әлегә тынлык. Бездә яки битарафлык бик көчле, яисә үзебезнең хөкүмәт берәр нәрсә эшләми калмас дигән ышану артык дәрәҗәдә көчле. Өстәвенә, бездә милли интеллигенция юк. Милли активлык буенча без, мөгаен, иң түбән дәрәҗәдә торабыздыр. Тукайның туган көнендәге шигырь (һәм Туган тел) бәйрәменә җыелган 150-200 кеше (!) белән генә тел өчен дә, милләт өчен дә көрәшеп булмый шул.

Фәрит ВАФИН.
Арча районы, Яңа Кенәр авылы.
Категория: Мои статьи | Добавил: фарит (04.12.2011)
Просмотров: 1142 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Табарга
Вакыт
Һава торышы
Файдалы сайтлар
  • Мөгаллим язмалары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024
    Бесплатный хостинг uCoz