Төп бит | Регистрация | Профильгә керү | RSS Понедельник, 29.04.2024, 00:58

ФӘРИТ

ВАФИН

САЙТЫ

    

 
Меню
Категории раздела
Мои статьи [33]
Мини-чат
Наш опрос
Сайтка бәя бирегез
Всего ответов: 66
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Минем язмалар

Главная » Статьи » Мои статьи

Укытучыны тәпәләүдән кайчан туктарлар?

Укытучыны тәпәләүдән кайчан туктарлар?

Ниһаять, яши торгач Укытучы елына да аяк бастык. Тормыш, уңай якка үзгәреп, бераз җиңеләерме, әллә инде бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләр тагын да күбәеп, кәгазь боткасына күмелеп калырбызмы? Анысын әлегә белгән юк. Хәерчегә җил каршы диләр, дөрес икән. Аңнарына килеп, гомергә бер тапкыр Укытучы елы игълан иттеләр, анысы да кризиска туры килде. Димәк, акча артулар булмаячак. Монысын инде ачыктан-ачык белгертеп куйдылар. Шулай булгач, яшәү рәвешебез үзгәрмәячәк. Өскә иске пәлтә, башка ямьшәйгән бүрек киеп, нанотехнологияләр заманы өчен конкурентлыкка сәләтле шәхесләр әзерләп чыгарырга тиеш булачакбыз. Аллага тапшырдык инде. Гомер бакый шулай булды.

Русия мәктәпләре өчен башта матур әкият-реформа уйлап чыгаралар, аннан ул әкияткә үзләре дә сабыйларча куана, ышана башлыйлар. Аннан... нишләп бездә иң надан, иң чирле балалар икән дип җилкә сикертәләр. Мәктәпнең реформалардан, үзгәртеп корулардан айныганы да юк. Нинди генә яңгыравыклы исемле үзгәртеп корулар үткәрелмәде инде соңгы елларда. Башта укытуны дифференцияләштердек, аннан инновацион эшчәнлеккә керештек, соңрак укыту процессын информатизацияләргә, модернизацияләргә тотындык. Алар гына аз тоелды күрәсең, мәктәпләрне "реструктурлаштыру”, "оптимальләштерү” башланды. Тестлар белән балалар башын катырдык. Телебезне бетерү өчен эшләнгән БДИга килеп каптык. Һаман нидер җитми, һаман нәрсәдер уйлап чыгарып торалар.

2009 елның 5 декабрь санында Л.Сөнгатуллинаның "Кемнәр алар "яңа укытучылар”?” дигән мәкаләсен укыгач, шаклар катып утырдым. Имеш, мәктәпләргә махсус тестлар ярдәмендә иң көчле укытучыларны гына сайлап ала башлаячаклар икән. "Аттестация узу гына җитмәгән, инде укытучының һөнәри яраклылыгын тикшерү өчен имтихан да алалар. Кемнәрдән диген?! Бүтән җирдә эш таба алмаганлыктан, 5-6 мең сумга риза булып, салкын мәктәпләрдә эшләп ятучы хатын-кызлардан. Шулай дими хәл юк, чөнки ир заты бөтенләй булмаган мәктәпләр бар хәзер. Педагогика вузларын тәмамлаучыларның яртысыннан күбрәге мәктәпкә аяк та басып карамый. Чарасызлыктан эшли башлаганнарының да күбесе бер ел эчендә акчалырак эшкә качып бетә. Шулай булгач, бүген укытучыны мәктәптән җибәрү турында түгел, ә мәктәпкә китерү турында уйларга кирәк. Моны исә укытучы һөнәрен дәрәҗәле һәм акчалы итү юлы белән генә хәл итеп була.

Укытучы җәмгыятьнең дәрәҗәле кешесенә әйләнеп, иномаркасына утырып мәктәбенә килсә, айга ике тапкыр театрга, бер тапкыр ресторанга кереп чыгарлык акчасы калса һәм елына бер тапкыр чит илләрне күреп кайта алса, яшь кадрларның күпмеседер мәктәпкә килергә дә мөмкин.

Ә инде иң яхшы укытучыларны билгеләү өчен укучылар арасында анкета тутырту иң мәгънәсез һәм әхлаксыз гамәл булачак. Укытучылар белән "саубуллашуның” кешелеклерәк юллары да бар бит. Ул болай да җәмгыятьнең иң хокуксыз, иң мескен катлавы. Ул көн саен, сәгать саен тикшерү астында. Аның дәресенә теләсә кайсы вакытта әле директор, әле завуч бәреп килеп керә. Ул керүләрнең берсе дә укытучының һөнәри осталыгын үстерү өчен эшләнми. Аның җелеген суыру, эштән гайрәтен чигерү, каршы сүз әйтмәсен дип авызын томалау өчен эшләнә. Укытучының дәресен кирәк булса, күкләргә күтәреп мактап, кирәк булмаса, идәнгә салып таптап була. Аның өчен әллә ни акыллылык һәм белем кирәкми. Завучка ялагайланып, "ә” дигәненә "җә” дип торучылар яхшы укытучы исәпләнә, аларга премиясе дә, грамотасы да бирелә. Премия дигәннән, яңача түләү башлангач, хезмәт хакының зур өлешен премия алып торачак икән. Әгәр телеңне тешләбрәк йөрсәң, директорның күзенә карап торсаң, премия эләгәчәк, койрык болгамасаң, шымытыр тотып калачаксың дигән сүз. Җан башыннан яңача түли башлау сәясәте дә укытучы кавемен яңача төп башына утырту галәмәте булмагае. Гаҗәпләнәсе юк, хәзер хәтта укытучыларга штраф салу нормаларын да эшләп яталар икән. Уку планын үтәмәгән өчен "Административ хокук бозулар турындагы кодекска кертелгән төзәтмәләр” нигезендә (2009 елның 1 декабре) директор һәм укытучыларга 20 меңнән 40 мең (!) сумга кадәр штраф түләтергә мөмкиннәр. Димәк, айлар буе бәрәңге басуында яңгырдан, салкыннан күшегеп йөргән мөгаллимнәргә дәресләрен укытмаган өчен акча түләтергә җыеналар. Ачуыңнан шартларсың, валлаһи!

Түләттерә алмаячаклар! Укытучылар ул үткәрелмәгән дәресләрне журналга үткәрелгән кебек язып баралар. Монда укытучының бер гаебе дә юк. Ялган, күз буяу, шомарту өстән кушу буенча эшләнелә. Үткәрелмәгән түгәрәкләр үткәрелде дип языла, булмаган чараларга хисап бирелә, "галочка” өчен генә җыелышлар, киңәшмәләр уза. Мәктәп изге урын булудан, әдәп-әхлак үзәге булудан туктап, алдашу, икейөзлелек, әхлаксызлык оясына әйләнеп бара. Ел саен укытучы өстендә эксперимент үткәргәннән тормыш яхшырмаячак, тәрбияле балалар үсмәячәк. Чөнки ришвәткә кереп баткан илнең мәктәпләрне кирәкле уку әсбаплары, спорт җиһазлары, балаларны тукландыру белән тәэмин итәрлек хәле дә, теләге дә юк. Аның төп игътибары көндәлек күңел ачулар үткәрү, берсеннән-берсе азгынрак шоулар, тапшырулар оештыру, җыр-бию тамашалары уздырудан гыйбарәт.

Русия халкын кичекмәстән укыта һәм дәвалый башларга кирәк. Шунсыз илнең икътисадый үсеше була алмый. Безнең ил инде күптән алдынгы илләрнең арзанлы чимал базасына әйләнеп бетте. Мондый илдә балаларның миллионлап сукбайлыкта йөрүе, меңәрләп ятим калуы, фахишәлек, наркоманлык чәчәк ату гадәти хәл исәпләнә. Бүгенге мәктәп балалары чәчләр үрә торырлык җинаятьләр кылалар, үзләре дә коточкыч көчләүләргә дучар ителәләр.

Яза китсәң, язарлык нәрсәләр күп инде ул. Мин Л.Сөнгатуллина мәкаләсе уңаеннан кулыма каләм алган идем. Шуңа кире кайтып, сүземне түгәрәклим әле. Мин аның мәкаләсендәге "тыныч кына пенсиягә китәсебез бар” дигән ике укытучы кебек кача-поса гына әйтмәдем инде. Аллага тапшырдык, минем дә пенсиягә озак калмады, югыйсә. Әнә шул кача-поса яшәгәнгә, сүзен әйтергә курыкканга күрә дәрәҗәсе юк укытучының. Бәлки, тест сынауларын узып, мәктәпкә килгән "яңа укытучылар” кыюлык күрсәтеп, күптән көтелгән үзгәрешләрне кертерләр? Тик бу сәләтле мөгаллимнәр ышанычны аклап, биш елдан кандидатлык, ун елдан докторлык диссертациясе якларга тиеш булалар икән бит әле. Шаккаттыгызмы?! Хет үтерегез, ләкин мин үзем идән сайгаклары череп беткән авыл мәктәбендә фән докторының эшләп ятуына ышана алмыйм.

Фәрит ВАФИН
Категория: Мои статьи | Добавил: фарит (04.12.2011)
Просмотров: 735 | Теги: Язмалар | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Табарга
Вакыт
Һава торышы
Файдалы сайтлар
  • Мөгаллим язмалары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024
    Бесплатный хостинг uCoz