Төп бит | Регистрация | Профильгә керү | RSS Понедельник, 29.04.2024, 02:29

ФӘРИТ

ВАФИН

САЙТЫ

    

 
Меню
Категории раздела
Мои статьи [33]
Мини-чат
Наш опрос
Сайтка бәя бирегез
Всего ответов: 66
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Минем язмалар

Главная » Статьи » Мои статьи

Уртак хисләр

Башлык бүлмәсенә үгез муенлы, кыска кәкре аяклы, күлмәк якалары ат камыты шикелле ике якка ачылып китмәсен өчен аллы-гөлле чуар галстук буган бер адәм килеп керде. Ул "Якты төн” күмәк хуҗалыгы персиятеле Моталлап иде. Йөзеннән гөрләвек булып тир ага, ә аркасыннан агып төшкән тир трусигына кадәр юешләткән.

– Калхуз бетте, Хан Солтанович, – диде персиятел, мыш-мыш сулап. – Төнлә сыерларны алып чыгып бетергәннәр.

Соңгы "Т-40” та күренми. Печән белән салам да юкка чыккан.

– Милициягә әйттеңме соң, пынимаешь? – диде башлык, һәрвакыттагыча бер җөмләсен вәкарь белән генә ике мәртәбә кабатлап.

– Әйттек-әйттек. Башта былтыр югалган сарыкларыгызны, дуңгызларыгызны табыйк әле, – диделәр. – Атлар, чәчкечләр, ургычлар да табылмаган. Шуларның очына чыксак, бәлки эзли башларбыз, – диделәр.

– Бәлки диделәрме, пынимаешь?

– Нәкъ шулай диделәр, Хан Солтаныч.

– Алайса, ник мине борчып йөрисең?

– Инде яши башлыйбыз дип кенә торганда бит, Солтаныч. Еллык хезмәт хакын бирәбез дип торганда...

Бу сүзләр башлыкның ачуын кабартты:

– Син нәрсә монда... сырлап утырасың, тавык мие эчкән нәрсә! Син Бохар ишәгенә кем ышансын, анаңны сатыйм! Көпә-көндез шуның кадәр әйбер юкка чыга димени?

Кибән кебек кабарып утырган персиятел тылсымлы таяк белән суккан кебек урындыгына сеңеп, кечерәеп калды.

– Ур-ур-лау-у-у-ла-арын ни... ни... чек рас-с-с-ларга соң, Хан С-с...олтаныч?..

– Амбар кенәгәләрегез бардыр бит?

– Юк шул, кичә контурыбыз янды бит, Солтаныч.

Башлыкның борын тишекләре персиятел сыярлык булып киерелде:

– Шуннан?

– Шуннан шул инде, – диде Моталлап. – Нишләргә дә ниткән юк.

– Җыелыш җыеп берәр нәрсә әмәлләп карагыз. Урладылар, янды дигәнгә ышанырлык заманмы? Кәгазь кирәк, пынимаешь. Кыштырдаган кәгазь кирәк.

– Акчасы исән-сау ла аның анысы, – диде Моталлап. – Акча минем машинада иде.

– Аңлатыбрак сөйлә, – диде башлык.

– Сыерлары да күрше калхузда. Сарыклары да. Сыер да, сарык та булмагач печән белән саламны череп әрәм булмасын дип үзем озаттым. "Т-40”ны гына аңлап бетермим. Каравылчы карт та белми...

– Эчәме?

– Кем?

– Синең чүмеч белән чүмергәнеңне беләм. Каравылчы эчәме дим, дуңгыз?!

– Салгалый.

– Акчаны син бирәсеңме?

– Һы-ыһ!.. – адәм аңламаслык аваз чыгарып персиятел торып ук басты һәм таеп егыла язды, чөнки урындыгы астына әллә ботинка кары эреп, әллә башка җирдән агып, хәйран гына су җыелган иде.

– Син дә бирмәгәч, пынимаешь, мин дә бирмәгәч, каян табып эчә? Урлый, ызначит.

Шундый катлаулы мәсьәләнең җайлы гына чишелүенә килеп җиткән калхуз персие май кояшы кебек яктырып китте.

– Шул эчү аркасында инде, Солтаныч, эчү аркасында. Яши генә башлыйбыз дип торганда. Шул картка ышанып харап булдым. Кайту белән каравылдан алып ыргытам мин ул карт тәрене. Аксак крич! Чулак-чукрак инвалид кисәге! Кабахәт! Бөтен калхуз малын ничек эчеп бетермәк кирәк! Ни... Акчаны барыбер бирәбез, Солтаныч, быел булмаса киләсе елга бирәбез.

Башлык шаркылдап көлеп җибәрде.

– Андый бәхет сиңа эләкмәс, – диде ул. – Бүгеннән "Караңгы көн”гә күчерәбез. Син әле яшь, энергияле белгеч. Давай, күрсәт үзеңне.

Икесе дә торып бастылар. "Яшибез, яшибез!” – дип типте йөрәкләр. Аларның икесенең дә уйлары бер, хисләре уртак иде.
Категория: Мои статьи | Добавил: фарит (17.03.2012)
Просмотров: 618 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Табарга
Вакыт
Һава торышы
Файдалы сайтлар
  • Мөгаллим язмалары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024
    Бесплатный хостинг uCoz