Төп бит | Регистрация | Профильгә керү | RSS Понедельник, 29.04.2024, 01:27

ФӘРИТ

ВАФИН

САЙТЫ

    

 
Меню
Категории раздела
Мои статьи [33]
Мини-чат
Наш опрос
Сайтка бәя бирегез
Всего ответов: 66
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Минем язмалар

Главная » Статьи » Мои статьи

Җыры калган олы шәхес.


Мәшһүр язучыбыз турында "Т.Я.” күптән түгел язып чыкты.
Мөхәммәт абыйның матур фотосы да бирелгән иде анда.
Зур язучыбызны сагыну, юксыну хисләре белән сугарылган язмаларда шактый истәлекләр яңартылды инде. Моннан соң да шулай язылыр.
Мин дә үземнең студент елларымдагы кайбер хатирәләрем белән уртаклашмакчы булам.

1972 елда Казан дәүләт университетына укырга кердем. Без, кичәге авыл малайлары, данлыклы уку йортының студентлары булу бәхетеннән нишләргә белмичә, университет залларында Берлинны алган солдатлар шикелле йөрибез. Кеше аз, югары курсларның барысы да колхозларга китеп беткән вакыт. Химкорпусның коридорында группабыз белән чираттагы лекциягә керергә торабыз. Сөйләшәбез, көлешәбез. Шунда кемдер: "Әнә, Мәһдиев килә”, – дип пышылдады. Шаугөр килеп торган төркем шым калды.
Мәһдиев?! "Без – кырык беренче ел балалары”н язган язучымы? Без дүрт-биш тапкыр укып чыккан "Фронтовиклар” авторымы? Гата, Нәркис, Рушадлар кебек күңелдән чыкмас геройлар тудырган шәхесме? Әйе, нәкъ үзе! Мин шунда гомеремдә беренче тапкыр теп-тере язучы күрдем! Коридор буйлап татар теле кафедрасына таба Мөхәммәт абый Мәһдиев үзе килә иде. Озын, төз гәүдә, чалара башлаган затлы баш югары, дөресрәге, бераз гына артка табарак чөелгән, коңгырт-кара күзләр очкынланып тора. Инде 37 ел үткән, ә ул минем хәтердә нәкъ шулай саклана.
Үзе авылда үскән, башта Сеҗе мәктәбендә эшләгән, аннан Керәнле, Казанбаш мәктәпләрендә укыткан Мөхәммәт абый безнең кебек авыл егетләре белән бик ачык, гади сөйләшә иде. Кайбер укытучылардагы кебек эрелек, һавалыкны мин анда бөтенләй күрмәдем. Тәнәфесләрдә сөйләшеп торган студентлар янына тукталып, ым какмыйча, берәр сүз әйтмичә китеп бармый торган иде.
Мин университетка укырга керүем белән бер бәхетле булсам, Мәһдиев лекцияләрен тыңлый алуым белән икенче бәхетле. Ул сөйләргә ярата һәм үз сөйләменнән тәм табып, яратып сөйли иде. Без аның сүз тылсымына сихерләнеп, кайда утырганыбызны онытабыз һәм күп вакыт лекциянең беткәнен дә сизми кала идек. Ул беркайчан да кәгазьгә карап сөйләмәде. Горур атлап, елмаеп аудиториягә керер, зур портфелен урындыкка куяр һәм беренче сүзе, беренче җөмләсе белән үзенә каратып, безне кадаклап куя торган иде. Аның сөйләме җанлы, тавышы матур, аһәңле. Җөмләсендәге һәр өтер, һәр нокта, хәтта сүз басымы үз урынында. Аны битараф тыңлый алмыйсың – ул бөтен йөзе, кыяфәте, гәүдәсе белән сөйли. Аңа карап, аны тыңлап лекция язулар да онытыла, ләкин бер мизгелдә ул сине ничектер күктән җиргә тартып төшерә һәм шул арада язып та барырга мәҗбүр итә иде. Группадагы кайбер кызларыбыз әллә ялгышып, әллә хисләнеп, аңа "Мәхәббәт абый” дип тә ычкындыргалыйлар иде. Ләкин ул ачуланмый, елмаеп куя да үзенең җор теле, шаян сүзләре белән әдәбият дөньясына алып кереп китә һәм тормышны, тарихны тирәнрәк аңларга өйрәткән фәһемле лекцияләре белән әллә кайларда йөртеп, без моңарчы белмәгән-ишетмәгән нәрсәләрнең сер пәрдәсен ача иде.
Мөхәммәт абый беркайчан да студентларның лекциядә булу-булмавын тикшерми. Ләкин аның лекцияләрен калдыру безнең өчен башка сыймаслык хәл һәм авырган чакларда да, урын өстеннән торып, университетка йөгерәбез. Чөнки аның һәр дәресе үзе бер фән, сокландыргыч сәнгать иде. Без, мәктәп дәреслекләреннән томана муллалар, кадим мәдрәсәләр турында укып килгән укучылар, мәдрәсәләрнең фән үзәге булуы, алардан татар халкының күренекле шәхесләре чыгуы турында беренче тапкыр Мәһдиев авызыннан ишеттек. Безнең өчен мәдрәсәләрнең күбесендә дини сабаклар белән янәшә шактый киң программа нигезендә дөньяви фәннәрнең дә укытылуын белү зур яңалык иде. Ләкин ул боларны бик аз-азлап кына әйтә, калганын үзегез белерсез әле дигәндәй, иреннәрен кысып елмаюы белән сиздерә иде. 37 нче еллар дәһшәтен үз җилкәсендә күтәргән, "халык дошманы улы” тамгасы сугылган доцент кеше өчен боларын әйтү дә зур кыюлык булган. Ә бу кыюлык, ягъни беренчеләрдән булып дини мәдрәсәләрне аклап, аларны яклап чыгу 90 нчы елларда башланган дини-рухи яңарышның җирлеген әзерләмәдеме икән соң? Соңыннан, югары курсларда укыганда гына без аның шул мәдрәсәләр аркасында "януын” белдек. 70 нче еллар булса да, әле һаман КГБның очлы күзләре һәр җирдә бар һәм алар хәтта студентлар арасында да үз шымчыларын йөртәләр иде.
Тукай, Ф.Әмирхан турында да моңарчы белмәгәннәрне мин укытучым Мөхәммәт абыйдан ишеттем. Аның тарафыннан әйтелгән кайбер фикерләр, яңалыклар 90 нчы еллардан соң гына ачыла, халыкка җиткерелә башлады. Ә ул инде 60 нчы елларда ук аларны архивларда казынып белгән, өйрәнгән һәм аз-азлап кына булса да шәкертләренә җиткерергә тырышкан икән.
Без шулай ук үзебез яраткан укытучыбызның кафедра җитәкчеләре белән бик үк дустанә мөнәсәбәттә булмаганын да сизә идек. Ләкин ул үзе берәүне дә яманлап, тәнкыйтьләп бер сүз дә ычкындырмады. Бары бөтен көчен, энергиясен биреп әдәбият тарихын өйрәтте. Озак еллардан соң гына мин үземнең нинди зур галимдә, чын талант иясендә укыганымны белеп сокландым. Дөньяда азрак яшәвенә һәм иҗат белән дә 25 еллап кына шөгыльләнүенә карамастан, аның әсәрләре меңләгән, миллионлаган татар йөрәгендә лаеклы урын тапты.
Әйе, Мөхәммәт Мәһдиев әдәбиятка соңрак килде. Кызганыч, аның иҗат гомере дә кыска булды. Китапларын чыгаруда да кайсыдыр чорларда тоткарлыклар ясалды шикелде. Чөнки чын талантка аяк чалучылар, көнләшүчеләр һәр заманда да булып тора. Әмма ул халыкның иң яраткан язучысына әйләнде. Ул моның шулай буласын үзе дә сизә иде шикелле. Шуңа күрә беркайчан сынмады, бөгелеп төшмәде. Ул һәрвакыт башын югары күтәреп, елмаеп йөрде. Аның "Каз канатлары”, "Ут чәчәге”, "Мәңгелек яз” кебек китаплары кибеткә чыгу белән сатылып бетте. Ул, әйтерсең, бу дөньяда аз яшәячәген сизеп, "Кеше китә – җыры кала”ны язды. Яраткан укучылары белән матур итеп бәхилләште ("Бәхилләшү”).
Чын кеше генә шулай яши, чын талант кына шулай яза ала.
Рәхмәт, Мөхәммәт абый! Җырларың бездә синең. Фәрит ВАФИН
Категория: Мои статьи | Добавил: фарит (05.12.2011)
Просмотров: 1041 | Комментарии: 1 | Теги: Язмалар | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 1
1 Кәүсәрия Гаяз кызы  
0
Хуплыйм!

Имя *:
Email *:
Код *:
Табарга
Вакыт
Һава торышы
Файдалы сайтлар
  • Мөгаллим язмалары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024
    Бесплатный хостинг uCoz