Күзең күрә, камил акылың бар Аякларың йөри туктаусыз; Намазга бас, Аллаһ каршысына, Көнең узмас бушка файдасыз.
Намазга бас, бер дә үкенмәссең, Күңел күзең китәр яктырып; Аллаһының чиксез рәхмәте киң, Нигъмәтләрен бирер арттырып.
Нинди шатлык: камил акыл белән Кул күтәреп дога укуы; Нинди бәхет Аллаһ каршысында, Чын ихластан сәҗдә кылуы.
Күңелеңнең тынычлыгы артыр, Дога укып, тәүбә иткәндә; Авырлыклар җиңел генә узар, Бер-бер артлы сиңа килгәндә.
Намазга бас, һич тә ялгышмассың Өйрәнмәссең яман гадәткә; Кылган гамәлләрең Ахирәттә, Алып керер туры җәннәткә.
Намазга бас, Аллаһ каршысында Иң бәхетле кеше булырсың; Җәннәт бакчасыннан нурлар алып Җәннәт нигъмәтләрен татырсың.
Нинди байлык биргән безгә Раббым: Кул-аяклар, күзләр-колаклар; Саусыз тусак бик бәхетсез булсак, Күренмәс бит булган байлыклар.
Бармакларны Раббым биргән безгә Зекер әйтеп, тәсбих тартырга; Акылны да тулысынча биргән, Гыйлем алып зиһен артырга.
Бүләк иткән безгә: Кояшны да Күктә балкып торган Айны да; Тәүбә итсәк Аллаһ каршысында Җиңә алмас безне кайгы да.
Намазны да бишкә бүлеп биргән Бүләк итеп гүзәл затына; Намазга бас, бурычыңны үтә Шөкер итеп Аллаһ каршына.
Нинди шатлык, олы зур куаныч, Намаз укып көнең башланса; Үрнәк алып синнән башкалар да, Намаз белән көнен башласа.
Намазга бас, чистарт калебеңне Начар уйлар китәр күңелеңнән; Авыр сүзләр, төрле мәшәкатьләр Җиңел үтәр йөрәк түреңнән.
Намазга бас, изге дога белән Яктырсың күңел түреңне; Изге гамәл белән гомер итеп, Үткәрерсең һәрбер көнеңне.
Вакыт узар, саулыгың да тузар Күзләрең дә күрми башларлар; Саусызланган хәлсез аякларың, Салмак кына җирдән атларлар.
Сау-сәламәт булган чагыбызда, «Раббым-Аллаһ!» — диеп каршында, Кул күтәреп, укып дога кылсак Ул кичерер безнең барсын да.
Рәзинә Әхмәтҗанова. Балык-Бистәсе районы, Биектау авылыннан.
|