Без кемнәр? Без ни өчен бу дөньяга килгәнбез? Бу дөньядан киткәч безнең белән нәрсә була?
Беркем дә, бернинди белемнәр дә бу мәңгелек сорауга җавап бирә алмый. Кешеләр җирдәге тормышның башын-ахырын эзләп гаҗизлеккә төшкәч, үткәннәргә, борынгы заманнарда тупланган акыл хәзинәсенә мөрәҗәгать итеп карыйлар. Шундыйларның иң хикмәтлесе һәм иң серлесе – майя цивилизациясе календаре. Алар төзеп калдырган бу гаҗәеп календарь хәтта алдынгы фикер ияләрен дә үзенең төгәллеге белән шаккатыра һәм ... куркыта. Ник дигәндә, майя календаре буенча Бишенче Кояш эпохасы 2012 елның 21 декабрендә бетәчәк. Бу дата майялар календареның соңгы көне. Аннан соң нәрсә булыр – анысын беркем дә белми. Алда безне нәрсә көтә: Кыямәтме, әллә Кешелекнең рухи яңарышымы? Сорауга җавап эзләп, бүген төрле-төрле фаразлар әйтелә, Мәхшәр көнен сурәтләгән кинофильмнар төшерелә, китаплар языла, астрологларның халыкара конференцияләре үткәрелә. 1988 елда галимнәр төзегән катаклизмнар фаразы буенча да 2012 елда (плүс-минус 2-3 ел) җирдә иң куркыныч чор башлануы күрсәтелә. 14 ел дәвам итәчәк геофизик активлык чорында җир бертуктаусыз селкенеп торачак. Ул һәлакәт инде башланды. Табигатьнең җәннәте булган Гаити башкаласы Порт-о-Пренс шәһәре өч секунд эчендә җир белән тигезләнде.
Җирдәге катаклизмнарның, катастрофаларның килеп чыгу сәбәпләрен эзләүче галимнәр җирнең магнит кыры үзгәреп һәм шуның нәтиҗәсендә полюсларның алышынып торуын ачыкладылар. 1958 елда ук Америка тарихчысы Чарл Хэпгуд "Җир кабыгының динамикасы” дигән китабында аның үзгәреп, хәрәкәт итеп торуы, континентларның "йөзеп йөрүе” турында язды. Тарихчы Иммануил Великовский "Җирдәге тетрәнүләр” дигән атаклы китабында җирнең күчәре аз гына авышу да нәрсәләр китереп чыгарачагы турында менә болай яза: "... Ул чагында тетрәүләрдән җир дер селкенер. Коточкыч эсселектән ташлар эрер, вулканнар ата башлар, җир өстенең бик күп өлеше лава белән капланыр. Таулар хәрәкәткә килер, берсе белән берсе бәрелешер. Җир өстенең бик зур өлешен су басар”.
Кыскасы, тарихчы галим катаклизмнар котылгысыз һәм алар барысы да майялар мифологиясендәге дүрт эпоханың һәлакәтен хәтерләтәләр дигән фикердә.
Шулай итеп, без кабат глобаль катастрофа алдында торабызмы? 2012 елның ноябрендә Кояшта моңарчы күрелмәгән коточкыч шартлаулар башланачак. Гренландиядә бозлар эрү югары ноктасына җитәчәк. Димәк, һәлакәтләр, су басулар котылгысыз дигән сүз. Өстәвенә, безнең Кояш системасында тагын бер планета барлыгын ачтылар. Ул безгә күренми, Кояш артында хәрәкәт итә икән. 2012 елда ул Кояш артыннан чыга һәм җирдә аны күрү мөмкин булачак. Кышкы кояш тигезлегенең икенче көнендә (ягъни 2012 елның 22 декабре) Кояш Киек каз юлына керәчәк һәм планеталар галактиканың серле энергетик үзәге белән бер рәттә торачак. Шуннан нәрсә булыр? Җир бу астрономик күренешләрдән хәвеф-хәтәрсез чыгармы?
"Кыямәт күз кыскан хәтле тиз булыр, яки күз кысканнан да тизрәк булыр” диелгән "Умарта кортлары” сүрәсенең 77 нче аятендә. "Дөньяда нинди генә шәһәр вә авыл булмасын, һәммәсен кыямәттән элек һәлак итәрбез...” ("Ягъкүб балалары” сүрәсе, 58 нче аять). Куәтле җир тетрәүләр, су басулар, вулкан атулар, зур катастрофалар чыкса да, һәрхәлдә, әлегә Ахырзаман булмаячак, чөнки Кыямәтнең зур бер билгесе булып Кояшның көнбатыштан чыга башлавы тора. Билгеле, Коръәнне кулына алып карамаган кешеләр моңа ышанмаслар. Анысы һәркемнең үз эше. Әмма галимнәр тиздән Кояшның көнбатыштан чыга башлау ихтималын әйтеп, сенсацияле ачыш ясадылар. Ә инде дин галимнәреннән моның инде 14 гасыр элек үк билгеле нәрсә булуын ишеткәч, шаккаттылар. Алдарак телгә алынган И.Великовский китабында язылган мәхшәри хәлләр белән Коръән аятьләре искиткеч охшаган. "Дәрәҗә” сүрәсе: "Ул көндә күк эрегән бакыр кеби булыр. Вә таулар буялган йон кеби төстә булырлар” (8, 9 нчы аятьләр). "Җибәрелмеш” сүрәсенең 7, 8, 9 нчы аятьләрен укып карыйк: "Тәхкыйк вәгъдә ителмеш Кыямәт булачактыр. Әгәр йолдызларның нуры сүнсә, дәхи күк ярылса. Дәхи таулар тетелеп очсалар... Әүвәлге кәферләрне без һәлак итмәдекме? Соңра аларга ияртеп соңгы кәферләрне дә һәлак итәрбез. Коръән белән гамәл кылмыйча кәфер булган, яки монафикъ булган кешеләргә әнә шулай җәза бирәбез”. Секс-туризм үзәге булган Гаити башкаласына фәхешлекне шулкадәр җәелдергәне өчен җәза бирелде, өстәвенә, әле алар вуду культына табынып, потларга гыйбадәт кылып яшәгәннәр.
2005 елның 29 августында Американың Яңа Орлеан шәһәрен "Катрина” гарасаты тар-мар китерде. Монда ел саен бөтен дөньядан җыелган гомосексуалистлар һәм лесбиянкалар үзләренең җирәнгеч бозыклык фестивальләрен үткәреп килделәр. "Хәзерге кәферләр күрмиләрме, белмиләрме, әүвәлге кәферләрдән күпме кәфер шәһәрләрен һәлак итте” ("Йәсин” сүрәсе, 36 нчы аять).
Соңгы археологик тикшеренүләр Содом һәм Гоморра шәһәрләренең б.э. кадәр 1900 еллар элек көчле җир тетрәү һәм метеорит яңгыры аркасында юкка чыкканын раслый. Лут пәйгамбәр азгын халыкны туры юлга өндәп карый, ләкин динсезлек белән әхлаксызлыкны җиңә алмый. Шуннан җир уба, көчле яшен, көчле шартлау нәтиҗәсендә ул җир астында кала. Бу турыда "Һуд” сүрәсендә болай әйтелә: "Аларга газап кылу әмеребез килгәч, шәһәрләрен астын-өскә әйләндердек һәм алар өстенә таш яудырдык, ул ташлар кыздырылган булыр” (82 нче аять).
Кешелеккә менә шулай гел кисәтү ясап торыла. Коръән аятьләре археологлар ачышына тагын бер шаһит, кире каккысыз дәлил түгелме? Азгынлыкның чиге – һәлакәт. Барысына Ахырзаман көне нокта куячак. Су, тауташ астында җимерелеп калган шәһәрләр язмышы гыйбрәт буларак безне кисәтергә, искәртергә җитмиме? 2012 елда Бөек Зат тарафыннан, бәлки, соңгы кисәтү булыр? Бу көннең буласына һәм һәркемнең хисап тотасына мөэминмөселманнар чын күңелдән ышаналар. Шуңа хак мөселманның һәр көне, һәр сәгате Кыямәткә әзерләнүдән тора. Ә бу әзерләнү әхлакыйрухи камиллеккә ирешүдән гыйбарәт.
Заман ахырына кешеләр тәэсир итә алалармы? Әлбәттә. Бөтен кешелек дөньясының эшләгән гөнаһлары Аллаһ билгеләгән чиктән артса, заман ахыры җитә. Галимнәр җирдәге бәлаказаларның сәбәбен геофизик үзгәрешләрдән эзләргә тырышсалар да, соңгы вакытларда бу хәлләрдә кешенең зур йогынтысы барлыгын көннәнкөн күбрәк таный баралар. Бүгенге эчкечелек, наркоманлык, зина кылу, җенси азгынлык, ришвәт, рибачылык, кеше үтерү, караклык югары ноктасына җитте һәм, иң кызганычы, адәмнәрнең бу азгынлыгын йөгәнләрлек көчләр җирдә күренми. Киресенчә, рухи бөлгенлек бөтен дөньяда хөкем сөрә. Җимерелгән шәһәрләр дә, көчле цунамилар, вулкан атулар да Аллаһы Тәгалә җәзасы барлыгын аңлата алмыйлар.
Сүзебез майя календарена бәйле рәвештә башланып киткән иде. Шуның белән төгәллик тә инде. Искиткеч серләр тулган бу календарьда безнең өчен шаккатыргыч тагын бер нәрсә бар. Ул – андагы татар сүзләре. Мәсәлән, "Яшь көн” (23 декабрь – 11 гыйнвар), "Яшь” (21 февраль – 12 март) – чәчүгә хәзерлек чоры, "Сак” (13 март – 1 апрель), "Кан көн” (12 май – 31 май).
Майяларның астрономиядәге төгәллеге бүгенге иң көчле компьютерчылар төгәллегенә тиң булуы белән галимнәрне таң калдыра. Ләкин никадәр төгәл булмасын, бу календарьга ышанып, заман ахырын билгеләү – зур гөнаһ, чөнки аның булу вакыты берәүгә дә билгеле түгел. "Хакыйкатьтә Кыямәт көне кайчан буласын Аллаһ кына белә... Кыямәт явыз кешеләр өстенә килер”, – дип әйтелә Коръәндә. Шулай булгач, әйдәгез, берберебезгә рәхимле, мәрхәмәтле булыйк, кешеләр!
P.S.Кайбер мәгълүматлар Д.Лавров хәзерләгән "Апокалипсис. 2012” дигән китаптан алынды.
|