Мин унбиш елдан артык үзебезнең авылдагы ятимнәр һәм караучысыз калган балалар мәктәбендә укытучы булып эшлим. Урыс балаларына татар телен өйрәттем. Соңгы вакытта бер хәлгә игътибар итә башладым: безнең мәктәпкә килүче татар балаларының саны елдан-ел арта. Алар 10-15 ел элек бармак белән генә санарлык иде, соңгы елларда 39 га җиттеләр. Мәктәптә укучы 98 бала арасында мари, чуваш, удмурт, грузин, хәтта чегән балалары да булды. Иң күбесе, билгеле, урыслар. Алар – 52. Элек безнең татар халкында ятимлек гомумән булмаган. Әти-әниләре үлсә, сабыйны әби-бабалары, туганнары тәрбияләгән. Хәзер татар хатынына яңа туган баласын чүплек савытына ташлау яки бала тудыру йортының ишек төбендә калдыру да берни тормый. Интернатка китерелгән татар баласы үзенең татар икәнлеген белми. "Син татар”, – дисәң: "Юк, мин татар түгел, мин урыс”, – дип карыша.
Татарстанда бездәгедәй мәктәпләр, ялгышмасам, 21 исәпләнә.Бүген безнең статус бөтенләй үзгәрде.Без тулысы белән татар балалары өчен коррекцион мәктәпкә әйләнеп калдык.
Каләм алуымның сәбәбе ятимнәр турында сөйләү генә түгел иде. Иң кызыгы һәм гаҗәбе шул: мәктәптә бер генә яһүд баласы да юк иде. Аларның һәр кешесе кадерле шул. Шулай булмаса, алар дәүләтсез калганнан соң да бүгенгедәй көчле Израиль дәүләтен төзи алмаслар иде.
Биш ел элек Мәгариф хезмәткәрләре белемен күтәрү институтында курсларда укып йөргәндә безне Болак буендагы бер мәктәпкә алып бардылар. Июнь ае иде. Мәктәптә укучыларның җәйге ял лагере эшләгән чор. Бу мәктәптә яһүд сыйныфлары оештырылган һәм безгә аларның ничек итеп татар телен өйрәнүләрен күрсәттеләр. Мине иң шаккаттырганы шул булды: бу мәктәп җәйге ял чорында яһүд балаларына татар телен тирәнтен өйрәтүне максат итеп куйган. Иртәнге зарядка, тәрбия чаралары саф татар телендә узды. Ул вакытта мин моңа татар теле укытучысы буларак кына караганмын. Яһүд балаларын урыс, инглиз, иврид телләре белән беррәттән татар теленә шул дәрәҗәдә өйрәтергә тырышуларын аңлап җиткермәгәнмен. Хәзер барып җитте: бу балалар үсеп җитеп, Татарстанның мәдәнияте, сәнгате, икътисады өлкәсендә эшләргә тиешләр бит. Яһүд беркайчан да гади укытучы, гади инженер, гади табиб булып кына эшләмәячәк. Татар телен, гореф-гадәтләрен белсәләр генә, алар шул халыктан бер башка өскә күтәрелә алачак.
Ә без? Базарга керс әк, безне кара халык сүгеп чыгара. Казан урамнарындагы татарча язуларны укысаң, оятыңнан нишләргә белмисең: шыр хата... Дәүләт оешмаларына эшең төшсә, телеңне оныт, урысча гына сөйләш, урысча яз. Без нигә шулай үз җиребездә икенче сортлы халык булып яшибез икән?
|