Сез теләсә-нәрсә әйтегез, җәмәгать, ләкин соңгы вакытларда мин үзем телевизордагы сериалларның уңай якларын күрә башладым. Кем өчендер алар бәлки, дөрестән дә, әкияттер. Ләкин кайбер сериаллар бүгенге тормышны бөтен дөреслеге белән күрсәтеп шаккатыралар. Хәтта кайчагында шулкадәр чынлыкны халыкка җиткерергә ничек җөрьәт итәләр икән дип гаҗәпкә каласың. Мәсәлән, НТВ каналында "Братаны” сериалы барды. Кискен сюжетлы бу сериалда вакыйгалар яшь кызларны алдау юлы белән Мәскәүгә китереп, алардан ничек фахишәләр ясау турында. Фильм хәзерге вакытта Русиядә коллыкка кызлар сатуның һәркемгә мәгълүм эш булуын һәм аңа хокук саклау органнарының да булышлык итүен фаш итә. Сериалда җәмгыятьнең кешелексезлеге, законсызлыгы, кансызлыгы бөтен тулылыгы белән ачыла. Яки соңгы көннәрдә барган "Зверобой” фильмы. Ул психик сырхауханәләрдә тыелган тәҗрибәләр үткәрелүен һәм кирәксез кешеләрнең шунда ябылып үтерелүен күрсәтте. Төрмә башлыкларының кирәкмәгән тоткыннарны юкка чыгаруга үзләре үк заказ бирүләре дә бик гыйбрәтле хәл. Менә шундый һәм бөтен Русия мәхәббәтен яулаган "Глухарь” кебек сериаллар халыкның аңын томаламый, киресенчә, күзен ача. Шундый сериалларны карагач, үзеңнең коточкыч илдә яшәвеңә төшенәсең. Очраклы рәвештә үзеңнең дә шундый көтелмәгән хәлләрдә калырга мөмкин булуыңны белеп, чәчләрең үрә тора.
Билгеле, "Литейный” кебек кеше ышанмаслык әкият-сериаллар да бар. Күрегез андагы генерал Шаламовны. Пистолетын югары күтәреп үзе бандитлар артыннан йөгерә, хәтта сугыша, берәрсен бәреп тә ега. Мондагы ментлар җинаятьләрне берсе артыннан икенчесен шарт та шорт ачып кына торалар. Болар "Брат за брата”дагы кеше кыйнап үтерүче вәхши милиционерлар түгел инде. Болар – Русия президенты күрергә хыялланган, ләкин әлегә якын киләчәктә тормышка ашуы мөмкин булмаган полиция геройлары.
Сериаллардан тыш, искиткеч дөрес мәгълүмат бирә торган яхшы тапшырулар да бар әле телевизорда. Әгәр "Честный понедельник”, "Нереальная политика”, "НТВшники”, "Поединок”, "Суд времени” кебек тапшырулар булмаса, илдә барган бүгенге хәлләрне, сәясәтне тагын кайдан белер идең? Ләкин бер начар ягы бар – алар төн уртасында гына башланалар. Бу бөтен халык карый алмасын өчен шулай эшләнәдер. Көне буе эшләп кайткан кеше уен-муеннарны яки "Институт благородных девиц” кебек "сабын опералары”н карый да, һаман әкият күрсәтәләр дип сүгенеп, йокларга ята.
Инде телевизордан интернетка күчик. Менә кайда ул фикер хөрлеге, чуар тормыш, кайда ул мәгълүмат! Монда нәрсә күрсәтәләр – шуны карап утырмыйсың инде. Үзеңә кирәген сайлап, үзең теләгәнен карыйсың яки укыйсың. Ә бер сайтта татар газета-журналларында басылган кайбер язмалар турында кешеләр фикерен белергә була. Ләкин анда кеше яшеренеп, төрле кушаматлар артында язып ята. Әллә кемнәр бар монда: "кигәвен”, "кактус”, "керпе”, "сары корт”... Үз исемен яшереп язучылар миңа электән ошамый. Әйтәсе сүзең бар икән, әйт инде шартлатып, курыкмыйча. Юк шул, куркалар. Икенчедән, наданлык та күренә бит. Биредәге хәреф хаталарына, җөмлә төзелешендәге ялгышларга, фикер сайлыгына исең китәрлек. Кайберәүләр мәкаләне ахырына кадәр укып та чыкмыйлар, тизрәк үзләренең булыр-булмас сүзләрен язарга ашыгалар. Төртмә, тупас сүзләр куллану, юкка да бәйләнү мондагылар өчен гадәти күренеш. Дөрес, бик грамоталы, төпле фикер әйтүчеләр дә бар, ләкин андыйлар сирәк. Тулаем алганда, биредә мин үземне чүп кәрзиненә кереп баткан кебек хис итәм.
Үзебезнең газеталарыбызга җитәме соң! Почтальон китергән газетаны кулыңа алып, ипләп диванга җәелеп утырып укудан да ләззәтлерәк әйбер була аламы?! Аның исе үк үзенә бертөрле, кыштырдаган битләре кулга рәхәтлек биреп тора. Башта газетага күз йөгертеп чыгасың, таныш авторлар юкмы, үткен язмалар күренмиме... Шуннан үзеңә ошаганнарын берәм-берәм "чүпләп” укый башлыйсың. Ярты сәгать эчендә газета "ашалып” бетә. Аннан икенчесен аласың, өченчесен... Компьютерлар тормышыбызга үтеп керә башлаган бер чорда газета-журналлар бетмәс микән дигән шик-шөбһәләр булган иде. Хәзер ачыкланды – юк икән, бетмәячәк газеталар. Гөмбә итне алыштыра алмаган кебек, компьютер да газетаны алыштыра алмый. Татар газеталарыың тиражлары кимемәү, киресенчә арту шуны раслый. Билгеле, интернет белән чагыштырганда без укый торган газеталарның эчтәлеге, үткенлеге шактый төссезләнеп, тоныкланып кала. Ләкин монысы инде бөтенләй икенче тема."Т.Я."2011.12.02.№18
|