Кемдер Яңа ел символын Кыш бабай, Кар кызы ди, кайберәүләр исә мандаринсыз бәйрәм бәйрәм түгеллеген ассызыклый, ә кайсыбер кешеләр бәйрәмнең бар матурлыгын чыршыда күрә.
Әйе, чыршы гомер-гомергә Яңа ел билгесе булды. Күпләр ансыз бәйрәмнең узуын күз алдына да китерми. Ләкин чын чыршыны сайларгамы яки ясалманы? Бу инде һәркемнең теләге һәм мөмкинлегеннән тора. Статистикага күз салсак, россиялеләрнең 48 проценты Яңа елны чын чыршы белән каршылауны хуп күрә. Халыкның 37 проценты исә ясалмасына да риза. Ә менә 15 процент кеше урман куагыннан башка да бәйрәмне күңелле итеп үткәреп була дип саный.