Тел һәм милләт Исхакый әйткәннән алданрак та юкка чыгарга мөмкин
Халыкны милләт итеп торучы иң беренче билге – бу аның
теле. Милләт белән тел аерылгысыз төшенчәләр булып хисапланалар. Аларның
берсе бетсә, икенчесе дә юкка чыга. Ләкин беренче булып тел югалыр,
аннан соң инде милләт. Кемдер теле барның – иле бар, дип әйткән.
Гаяз
Исхакый, ике йөз елдан соң татар милләте, ассимиляцияләнеп, юкка чыгар,
дип фаразлаган. Әле бу татарлар ассимиляциясенең башында әйтелгән сүз.
Хәзер инде бу процесс шул кадәр тиз һәм көчле бара ки, аны туктатып
булмаска охшый. Һәм тел белән милләтнең Исхакый әйткәннән алданрак та
юкка чыгуы мөмкин. Процесс бара, әмма бу турыда мәдәният әһелләренең
сүзе аз ишетелә, ә хакимияттәге түрәләр бөтенләй дә эндәшми. Әгә
...
Тулырак »