Төп бит | Регистрация | Профильгә керү | RSS Понедельник, 06.05.2024, 14:06

ФӘРИТ

ВАФИН

САЙТЫ

    

 
Меню
Мини-чат
Наш опрос
Сайтка бәя бирегез
Всего ответов: 66
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » 2011 » Декабрь » 9 » Безнең Арчалылар тагын җиңде!
22:33
Безнең Арчалылар тагын җиңде!
Арча районы Ашытбаш мәктәбенә Габдула Тукай исеме бирелә
09.12.2011

Бу бәйгедә Татарстанның башлангыч, төп һәм урта (тулы) гомуми белем бирү программаларын нәтиҗәле тормышка ашыручы, белем һәм тәрбия бирүдә югары нәтиҗәләргә ирешкән уку йортлары катнашты

«Татар-информ»нан алынган мәгълүматларга караганда, татар мәктәпләре һәм гимназияләре арасында Габдула Тукай исемен бирү хокукына бәйге тәмамланды. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы комиссия чыгарган карар буенча, бу исем Арча районы Ашытбаш мәктәбенә бирелә. Бу хакта бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлегендә хәбәр иттеләр.

Республика бәйгесенә ун уку йортыннан заявка килгән.

Билгеле булганча, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы агымдагы елның февралендә республиканың татар мәктәпләре һәм гимназияләре арасында Габдула Тукай исемен бирү хокукына бәйге уздыру турында хәбәр иткән иде. Әлеге конкурс, Г.Тукай исемен бирү өчен, туган (татар) телдә белем бирүче гомумбелем бирү учреждениесен ачыклау максатыннан оештырылды.

Бу бәйгедә Татарстанның башлангыч, төп һәм урта (тулы) гомуми белем бирү программаларын нәтиҗәле тормышка ашыручы, белем һәм тәрбия бирүдә югары нәтиҗәләргә ирешкән уку йортлары катнашты. Конкурска заявка биргән мәктәп-гимназияләр уку йортының соңгы 5 елдагы эшчәнлеге һәм үсешеннән чыгып сайлап алынды. Монда кадрлар белән тәэмин ителеш тә, белем бирү процессының инфраструктурасы да, белем бирү һәм фәнни-методик, инновацион эшчәнлекнең нәтиҗәлелеге дә, бөтенроссия һәм республика күләмендә танылу да, укытуның һәм тәрбиянең сыйфаты да, әлеге мәктәпне тәмамлаучыларның конкурентлыкка сәләтлелеге дә исәпкә алынды.

Просмотров: 554 | Добавил: фарит | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Табарга
Календарь
«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Вакыт
Һава торышы
Язмалар архивы
Файдалы сайтлар
  • Мөгаллим язмалары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024
    Бесплатный хостинг uCoz