Төп бит | Регистрация | Профильгә керү | RSS Понедельник, 06.05.2024, 23:41

ФӘРИТ

ВАФИН

САЙТЫ

    

 
Меню
Мини-чат
Наш опрос
Сайтка бәя бирегез
Всего ответов: 66
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » 2011 » Декабрь » 9 » Тел һәм милләт
21:19
Тел һәм милләт
  Тел һәм милләт Исхакый әйткәннән алданрак та юкка чыгарга мөмкин

Халыкны милләт итеп торучы иң беренче билге – бу аның теле. Милләт белән тел аерылгысыз төшенчәләр булып хисапланалар. Аларның берсе бетсә, икенчесе дә юкка чыга. Ләкин беренче булып тел югалыр, аннан соң инде милләт. Кемдер теле барның – иле бар, дип әйткән.

Гаяз Исхакый, ике йөз елдан соң татар милләте, ассимиляцияләнеп, юкка чыгар, дип фаразлаган. Әле бу татарлар ассимиляциясенең башында әйтелгән сүз. Хәзер инде бу процесс шул кадәр тиз һәм көчле бара ки, аны туктатып булмаска охшый. Һәм тел белән милләтнең Исхакый әйткәннән алданрак та юкка чыгуы мөмкин. Процесс бара, әмма бу турыда мәдәният әһелләренең сүзе аз ишетелә, ә хакимияттәге түрәләр бөтенләй дә эндәшми. Әгәр татар теле белән татар милләте юкка чыкса, язучылар, шагыйрьләр, драматурглар һәм артистларның иҗат җимешләрен кем укыр да, кем карар һәм тыңлар икән.

 

Халыкның үз ана теленә хөрмәтсезлек, битарафлык күрсәтүенә һәм ассимиляциягә болай бирелүенә нинди сәбәпләр мәҗбүр иткән? Сәбәпләрнең беренчесе итеп югары уку йортларына керү имтиханнарының һәм алардагы укытуның рус телендә генә булуын күрсәтергә мөмкин. Балалары мәктәпне татар телендә бетереп, шул телдә имтихан тапшырырга һәм шул телдә укырга мөмкинлек булмагач, ата-аналар, нигә кирәк татар телендә уку, дип, балаларын русча укырга биргәннәр. Икенче сәбәп – барча эш кәгазьләренең һәм эштә, төрле учреждениеләрдә сөйләшү рус телендә генә алып барылуы. Бу сәбәпләр тәэсирендә татар теленең кулланылыш күләме тараеп, татарлар үзара да, хәтта гаиләдә дә рус телендә сөйләшә башладылар. Моның нәтиҗәсендә татар телендә китап укучылар да, телевидение тапшыруларын караучылар да азайды.   

 

Татар теленең абруен төшерү, аны хөрмәт итмәү XX гасырның 20 нче елларыннан башланып китә. Шул елларда кайбер тел «галимнәре» татар әдәби телен сөйләү теленә әйләндерү өстендә эшләп, телгә «реформа» үткәрәләр. Бу «реформа» барышында гасырлар буе тупланган тел традицияләрен исәпкә алмыйча, һич тә кирәк булмаган үзгәрешләр кертәләр һәм татар телен баетып торган гарәп-фарсы сүзләрен телдән чыгарып ташлыйлар. Бу үзгәрешләр нәтиҗәсендә телнең сүз байлыгы да, матурлыгы да кими. Ә бит без 1000 еллык мәдәниятебез бар дип мактанырга яратабыз...
Просмотров: 439 | Добавил: фарит | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Табарга
Календарь
«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Вакыт
Һава торышы
Язмалар архивы
Файдалы сайтлар
  • Мөгаллим язмалары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024
    Бесплатный хостинг uCoz