Без мәктәптә укыган елларда үтеп тә карый иде ул сайлаулар! Авыл кызыл байраклар,
лозунглар, депутатларның сурәтләре төшерелгән плакатлар белән тулыр иде. Мәктәпләрдә,
клуб, китапханәләрдә бөтен халык шул сайлау белән мәш килә: концертлар куела, кандидатлар
белән очрашулар үткәрелә, көн саен доклад-лекцияләр укылалар. Ә сайлау көнне иртәнге
сәгать алтыга сайлауга беренче булып килгән кеше авыл героена әйләнә иде. Ул заманда
да депутатлар әллә ни майтара алмаганнардыр. Ләкин тауар бәяләре бүгенге кебек көн
саен күтәрелми, киресенчә, һәр съезддан соң төшә һәм тормыш елдан-ел рәтләнүгә таба
бара иде. Депутатлар да безгә таныш берәр сыер савучы йә колхоз рәисе яки язучы була,
алар белән әледән-әле очрашулар үткәреп, биргән наказларының үтәлешен тикшереп тора
идек.
Менә шуларны уйладым да, соңгы елларда үзем сайлаган мөхтәрәм депутатларымны искә
төшерергә тырышып карадым. Булмый гына бит – ни исемнәре, ни йөзләре күз алдына килми.
Дәүләт Думасыныкылары әле бер хәл, үзебезнең авыл Советына сайлаган депутатымны да
белмим икән бит. Кем ул? Нинди кеше? Ниләр майтарган? Уңайсыз булып китте, үз авылыңдагы
депутатыңны да белмә инде! Унлап кешегә шушы сорауны биреп, җилкә сикерткәннәрен
күргәч кенә тынычландым. Кемнәр сайланачагын да белгән кеше юк.
Кайбер сайлау участокларына халыкның яртысы да килмәгәндер, мөгаен. Дөрес, әлегә
кадәр авылда иң актив һәм иң тыңлаучан сайлаучылар яшәде. Муниципаль сайлаулар да
тиешле югарылыкта узды дип әйтергә мөмкин. Авылда депутат урыны өчен көрәшеп, вәгъдәләр
биреп азапланасы юк. Җитәкчеләр күрсәткән кандидатлар барыбер сайланачак. Сайламый,
санламый кара?! Ләкин санлау – бик куркыныч әйбер ул. Шуның аркасында җирле хакимияткә
халык мәнфәгатьләрен бар дип тә белмәгән адәмнәр килергә мөмкин.
"Муниципаль” дигән яңа сүз кергән бу сайлаулар безгә нинди дә булса яңалык китерерме?
Сайлаган депутатларыбыз күперләр салырмы, юлларны рәтләрме, клубларны "сипләрме”?
Шәхсән, мин үзем ышанмыйм.
|