Төп бит | Регистрация | Профильгә керү | RSS Воскресенье, 12.05.2024, 00:38

ФӘРИТ

ВАФИН

САЙТЫ

    

 
Меню
Мини-чат
Наш опрос
Сайтка бәя бирегез
Всего ответов: 66
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Күңелдәге уйлар

Главная » 2011 » Декабрь » 06

Без кемнәр? Без ни өчен бу дөньяга килгәнбез? Бу дөньядан киткәч безнең белән нәрсә була?

  Беркем дә, бернинди белемнәр дә бу мәңгелек сорауга җавап бирә алмый. Кешеләр җирдәге тормышның башын-ахырын эзләп гаҗизлеккә төшкәч, үткәннәргә, борынгы заманнарда тупланган акыл хәзинәсенә мөрәҗәгать итеп карыйлар. Шундыйларның иң хикмәтлесе һәм иң серлесе – майя цивилизациясе календаре. Алар төзеп калдырган бу гаҗәеп календарь хәтта алдынгы фикер ияләрен дә үзенең төгәллеге белән шаккатыра һәм ... куркыта. Ник дигәндә, майя календаре буенча Бишенче Кояш эпохасы 2012 елның 21 декабрендә бетәчәк. Бу дата майялар календареның соңгы көне. Аннан соң нәрсә булыр – анысын беркем дә белми. Алда безне нәрсә көтә: Кыямәтме, әллә Кешелекнең рухи яңарышымы? Сорауга җавап эзләп, ... Читать дальше »

Просмотров: 1636 | Добавил: фарит | Дата: 06.12.2011 | Комментарии (0)

Мин унбиш елдан артык үзебезнең авылдагы ятимнәр һәм караучысыз калган балалар мәктәбендә укытучы булып эшлим. Урыс балаларына татар телен өйрәттем. Соңгы вакытта бер хәлгә игътибар итә башладым: безнең мәктәпкә килүче татар балаларының саны елдан-ел арта. Алар 10-15 ел элек бармак белән генә санарлык иде, соңгы елларда 39 га җиттеләр. Мәктәптә укучы 98 бала арасында мари, чуваш, удмурт, грузин, хәтта чегән балалары да булды. Иң күбесе, билгеле, урыслар. Алар – 52. Элек безнең татар халкында ятимлек гомумән булмаган. Әти-әниләре үлсә, сабыйны әби-бабалары, туганнары тәрбияләгән. Хәзер татар хатынына яңа туган баласын чүплек савытына ташлау яки бала тудыру йортының ишек төбендә калдыру да берни тормый. Интернатка китерелгән татар баласы үзенең татар икәнлеген белми. "Син татар”, – дисәң: "Юк, мин татар түгел, мин урыс”, – дип карыша.

Татарст ... Читать дальше »

Просмотров: 625 | Добавил: фарит | Дата: 06.12.2011 | Комментарии (2)

Бик кырыс заманда яшибез. Икътисадый тотрыксызлык, эшсезлек күп кенә гаиләләрнең тормышын астын-өскә китерде. Бигрәк тә бер гаепсез балалар ата-аналары тарафыннан төрле кимсетелүләргә дучар ителә.

Өйдән качып киткән, үз-үзен үтергән балалар саны арта. Илдә һәр елны 6 меңнән артык бала үз-үзенә кул сала. Бу – көн саен 17-18 бала үз теләге белән теге дөньяга китә дигән сүз. Атна саен йә тегендә, йә монда асылынып үлгән балалар турындагы хәбәрләр ишетелеп тора. Хәтта авыл балалары үз-үзенә кул сала башлады. Безнең авылдан дүрт чакрым гына ераклыктагы Мәмсә авылында җиденче сыйныфта укучы кыз баланың көпә-көндез асылынып үлүе бөтен тирә-якны тетрәндерде. Ишетелгән хәбәрләргә караганда, кыз әти-әнисенең кыйммәтле телефон алып бирмәвенә үч итеп якты дөнья белән ... Читать дальше »

Просмотров: 1143 | Добавил: фарит | Дата: 06.12.2011 | Комментарии (0)

Табарга
Календарь
«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Вакыт
Һава торышы
Язмалар архивы
Файдалы сайтлар
  • Мөгаллим язмалары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024
    Бесплатный хостинг uCoz