Төп бит | Регистрация | Профильгә керү | RSS Воскресенье, 12.05.2024, 07:08

ФӘРИТ

ВАФИН

САЙТЫ

    

 
Меню
Мини-чат
Наш опрос
Сайтка бәя бирегез
Всего ответов: 66
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Күңелдәге уйлар

Главная » 2011 » Декабрь » 04

Авыл халкының мәчеткә йөрми торган өлеше, гадәттә, дин тотучыларга шикләнебрәк, яратмыйчарак карый. Алар, янәсе, тегенди-мондый булган; элек эчеп, азып-тузып йөргән бөтен кеше мулла булып бетте, имеш. Болай фикер йөртә башласаң, мәчеткә берәү дә кермәскә тиеш булып чыга. Чөнки җитмеш ел буе диннең тамырына балта чабып торган илдә туган, үскән кешеләрнең кайсы гына тәкъва булып кала алды икән? Алласыз система һәммәсен сүгенергә, эчәргә, урлашырга, зина кылырга өйрәтте. Ләкин диндә Тәүбә бар. "Аллаһы тәгалә җаны бугазына җиткәнче тәүбә кылган кешенең тәүбәсен кабул кыла” диелгән. Ягъни, тәүбә ишекләре үлгәнче ачык. Әгәр берәү Аллаһыга ялварып, гөнаһларына үкенеп, киләчәктә ул хатаны эшләмәскә дип тәүбә итсә, инша Аллаһ, гөнаһлары гафу ителер. Мөэмин-мөселман Аллаһының рәхмәтеннән һичкайчан өметен өзмәс. Шулай булгач, хәзер шул үткәннәргә үкене ... Читать дальше »

Просмотров: 1452 | Добавил: фарит | Дата: 04.12.2011 | Комментарии (1)

Әй бу гомернең үтүләре!
 Әле кичә генә без студент идек. Укытучыларыбыз Хатыйп, Миркасыйм, Марсель һәм мәрхүм Мөхәммәт абыйларның, Флера, Фәймә апаларның теманы ничек аңлатулары әлегә кадәр колак төбендә яңгырап тора. Баксаң, утыз ел үтеп тә киткән. Олыгайган саен яшьлек күбрәк искә төшә, куанычлы-борчулы студент еллары сагындыра икән. Шуңа да, бик дулкынланып, үзем белән бергә Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укыган 426 нчы төркем егетләренең күңелемә сеңеп калган сурәтләрен искә төшереп карыйм әле дип, кулыма каләм алдым.

Сүзне Шәһит Гатауллиннан башламыйча булмый, чөнки ул группабызның старостасы һәм бездән биш яшькә өлкәнрәк иде. Университетк ... Читать дальше »

Просмотров: 1005 | Добавил: фарит | Дата: 04.12.2011 | Комментарии (2)

"Бумеранг”

"Русия айнысамы?” дигән сорауга җавап эзләү "Әтәчегез күкәй саламы?” дигән сорау кебек көлке яңгырый. Кеше ни өчен эчүен ташларга тиеш ди әле? Күршесе тыныч яшәсен дипме, әллә сәламәтлегенә зыян салган өченме? Айныган кеше озак яшәү һәм әйбәт акчалы тормыш турында уйлый башлый ул. Бармак сөяге шыгырдау белән бүлнискә чабачак. Андагы кара чиратны күреп, табиб кесәсенә күпме акча салырга кирәклеген ишеткәч, йөрәге сикерә башлаячак. Бер шешә аракы акчасына даруханәләрдә гап-гади аспирин төймәләре генә сатып алырга мөмкин булуын белгәч, бөтенләй һушын җуеп, егылачак. Тегеләй дә вай, болай да вай. Шулай булгач, ниемә кирәк аңа айнырга?

Юк шул, җәмәгать, хикмәт анда түгел. Аның сере бөтенләй башкада – әлеге дә баягы президентта. Эчкечелек илне эчтән тәмам җимереп бетереп бара икән бит. През ... Читать дальше »

Просмотров: 514 | Добавил: фарит | Дата: 04.12.2011 | Комментарии (0)

Туган елым - 1954 елның 2 августы. Балачагым Носы авылында үтте. Шушмабашта урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының татар теле бүлегенә укырга кердем. 1977 елда университетта укып бетереп, Фәннәр академиясенә эшкә урнашкач, юләрләнеп, Шушмабаш мәктәбенә тарих укытырга кайтып төштем. Әти дә, әни дә укытучылар булгач, мин дә укытырга тиешмен дип уйлаганмындыр инде. Шуннан бирле утыз елдан артык укытучы булып эшлим. (Шуның унбер елы – мәктәп директоры).

Хатыным Мәрзия һәм кызым Айгөл дә укытучылар. Улыбыз Айрат исә Казанга китеп эшкә урнашты. (Бездән акыллырак булгандыр, мөгаен).

Гомеремнең мәктәптә балалар арасында узуына үкенмим. Без бит барыбер кайда да булса эшләргә дип җиргә килгән кешеләр. Шулай да җәмгыятьтә укытучы хезмәтенә тиешле бәя бирелм ... Читать дальше »

Просмотров: 994 | Добавил: фарит | Дата: 04.12.2011 | Комментарии (0)

Моннан җиде ел элек безнең Яңа Кенәр авылында мәчет ачылды. Хәтерлим, бик зур бәйрәм булды ул. Бөтен авыл халкы җыйналды. Түрәләр дә бик күп килде. Төзүчеләргә мактау сүзләрен күп яудырдылар. Купшы сүзләр дә хәйран сөйләнде. Хәтта бер кечерәк түрә кызып китеп, төзелеш белән җитәкчелек иткән кешенең исемен мәчеткә бирергә кирәк дип тә ычкындырды. Әйтерсең, авылның башка кешеләре бу эштән читтә калган. Сүз дә юк, зур авырлык белән озакка сузылып төзелде Яңа Кенәр мәчете. Аның каравы ул Арча районындагы иң зур, иң мәһабәт мәчетләрнең берсе булып сафка басты. Аны җылыту өчен кыш айларында унар мең сум акча түләргә кирәк. Шуңа күрә авылга моның кадәр зур мәчет кирәк микән соң дип шикләнүчеләр дә бар. Кеше тикшереп, гөнаһка керәсем килми. Ләкин үзем райондагы зур авылның мәчете дә шундый булырга тиеш дип исәплим. Авылда 2,5 мең кеше яшәвен исәпкә ал ... Читать дальше »

Просмотров: 652 | Добавил: фарит | Дата: 04.12.2011 | Комментарии (0)

Табарга
Календарь
«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Вакыт
Һава торышы
Язмалар архивы
Файдалы сайтлар
  • Мөгаллим язмалары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024
    Бесплатный хостинг uCoz