Төп бит | Регистрация | Профильгә керү | RSS Пятница, 10.05.2024, 23:34

ФӘРИТ

ВАФИН

САЙТЫ

    

 
Меню
Мини-чат
Наш опрос
Сайтка бәя бирегез
Всего ответов: 66
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Күңелдәге уйлар

Главная » 2011 » Декабрь » 4 » Җиде егет идек без
20:40
Җиде егет идек без
Әй бу гомернең үтүләре!
 Әле кичә генә без студент идек. Укытучыларыбыз Хатыйп, Миркасыйм, Марсель һәм мәрхүм Мөхәммәт абыйларның, Флера, Фәймә апаларның теманы ничек аңлатулары әлегә кадәр колак төбендә яңгырап тора. Баксаң, утыз ел үтеп тә киткән. Олыгайган саен яшьлек күбрәк искә төшә, куанычлы-борчулы студент еллары сагындыра икән. Шуңа да, бик дулкынланып, үзем белән бергә Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укыган 426 нчы төркем егетләренең күңелемә сеңеп калган сурәтләрен искә төшереп карыйм әле дип, кулыма каләм алдым.

Сүзне Шәһит Гатауллиннан башламыйча булмый, чөнки ул группабызның старостасы һәм бездән биш яшькә өлкәнрәк иде. Университетка безнең шикелле мәктәп бусагасыннан түгел, ә армия хезмәтен үтеп, заводларда тир түгеп «белем эстәргә» килеп кергән мишәр егете. Башта ук безне үзенә «әти» дип әйтергә күнектерде. Биш ел буе группаны үз канаты астында тотты. Ачуын чыгарсаң, усал гына елмаеп: «Мин сине язылачак романыма тискәре персонаж итеп кертәм әле», – дип әйтергә ярата иде. Романын тәки язды Шәһит, афәрин, аның «Шомагур» дигән китабы шактый кызыклы, гыйбрәтле булып, үз укучыларын табуга иреште. Бәхеткә, безне тискәре геройлары итеп китабына кертмәгән, шунысына бик сөендем.

Университетны тәмамлаганнан бирле күрмәгән бер дустым бар. Ул – Мөнир Нигъмәтуллов. Бүгенге көндә Алабуга педагогия университеты доценты. Аның фән юлыннан китәсе баштан ук билгеле иде. Лекцияләрдә төрле кроссвордлар, башваткычлар төзеп утырырга яратты. Бу гадәтен әле дә ташламаган. «Мәгариф» һәм башка газета-журналларда «теш үтмәслек» кроссвордлары чыгып тора. Мөнир безгә бер тапкыр бик «тәмле» тавык шулпасы пешереп ашаткан иде. Болай булды ул. Балтачта бәрәңге подвалы эшләп ятабыз. Янәшәдә генә тавык фермасы. Студент халкы бит ул туктаусыз тамак турында кайгырта. Без дә биш-алты тавыкны кыстырып килдек. «Сез эшләгез, мин үзем пешереп куярмын», – дип, Мөнир аш әзерләргә булды. Кичен казан тирәсенә тезелешеп утырдык. Шулпаны авызга алуыбыз булды, теш араларында нәрсәдер чытыр-чытыр килә башлады. Баксаң, Мөнир тавыкның бүтәкәләрен ярмый-чистартмый гына салган булган икән. Тегеләр пешә-пешә ярылып, аш ком, вак таш кисәкләре белән тулган. Шулпасын эчмәсәк тә, итен бик тәмләп көлешә-көлешә ашап бетердек.

Мөнир яшь чакта бик көләч, шаян егет иде. Без аның белән биш ел буе университет каршында оешкан татар театр труппасына да йөрдек әле. Ш.Әсфәндиярова, Д.Ильясов кебек күренекле артистлар җитәкчелегендә спектакльләр куйдык.

Өченче дустым – Әнвәр Василов. Биектау районының Кодаш авылы егете. Биюче егет, концертлар куйганда сәгатьләр буе сәхнәне дер селкетеп тора иде. Беренче курста укыганда 1 апрель көнне туган көненә чакырды ул мине. Бармадым, билгеле. Икенче елны тагын чакырды. Тагын шаяртадыр дип бармаска уйлаган идем, паспортын күрсәткәч кенә ышандым. Шигъри җанлы, бик шук егет иде Әнвәр. Июль аенда Башкортстан авылларында фольклор экспедициясендә йөрибез. Эссе, бөркү, селкенәсе дә килми. Җитәкчебез Хатыйп абый Миңнегулов егерме җыр тапмыйча әйләнеп кайтмыйсыз, дип чыгарып җибәрә. Якындагы урман полосасына кереп ятабыз. Зәңгәр күккә карап Әнвәр халык җырлары ритмында такмак арты такмак чыгара. Ярты дәфтәр җыр күтәреп кайтып төшәбез кичкә. Хатыйп абый мактый үзебезне. Безгә рәхәт, күңелле. Тик Әнвәр безнең шикелле мөгаллимлек юлыннан китмәде. Бүгенге көндә ул үзенең төзелеш фирмасын җитәкли. 2003 елны Әнвәр туган авылы Кодашта бабасының нигезенә манарасы 18 метрга җиткән менә дигән шәп мәчет төзеп куйды. Туган нигезен шулай олылый белгән Әнвәр Василов кебек кешеләр белән бергә укыганлыгың белән ничек горурланмыйсың?!

Ниһаять, сүзем Шамил Зиннуровка килеп җитте. Менә кем ул безнең чын укытучы, чын мөгаллим! Үзенең туган төбәге Сабада 19 ел буе район мәгариф бүлеген җитәкли. Ихтирамга лаек күренекле шәхес. Аның шулай буласы студент елларыннан ук билгеле иде. Экспедицияләрдә йөргәндә кайсы гына авылга килеп кермә, Шамил урамда очраган балачага белән сөйләшмичә, аларның башларыннан сыйпамыйча узып китми торган иде. Кайчагында ашыгасың, ә ул берәр сабыйны кулына ала да, быдыр-быдыр килеп сөйләшә башлый, үчти-үчти итә, иркәли иде «Әйдә, инде, тиз бул!» – дисәң, безне шелтәләп: «Их, егетләр, бала исенең тәмен белмисез шул сез», – дип әйтә торган иде. Шамилнең яшьтән үк балаларны яратуы аны үз һөнәренең остасы, коеп куйган чын педагог итеп танытты.

Петр Евсеев дигән керәшен егетебез дә бар иде әле. Аның бер сүзен һаман онытмыйм. Өстәл тирәли тезелешеп утырганда: «Их, егетләр, 40 яшькә кадәр яши алырбыз микән без?» – дип кабатларга ярата иде. Ул чагында 40 яшь бик ерак офыкта шикелле күренгән шул. Аллага шөкер, Петр үзе дә, калганнарыбыз да 40ны да, 50не дә узды. Кызганыч, җидебезнең берсе барыбер юк шул инде. Ул – Мәхтүм Мостафин. Урыны оҗмахта булсын. Төптән уйлап, салмак кына сөйләшер иде. Шигырьләр язды, бик оста рәссам иде.

Шулай итеп, быелгы очрашуга алтау гына киләсе була инде. Егетләр дип әйтүем. Ә очрашырга кирәк. Университетка килеп яшьлегеңә кире кайту күпме яшәү дәрте, күпме көч һәм куаныч биргәнен һәркем үзе генә аңлыйдыр.

Очрашабыз – димәк, яшибез. Ә дуслар белән очрашып яшәү үзе зур бәхет бит ул, егетләр. Гомернең кадерле вакытларын югалтмыйк.

Фәрит ВАФИН "Т.Я."2007.9.07.№70.

Просмотров: 1004 | Добавил: фарит | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 2
2 Кәүсәрия Гаяз кызы  
0
Язманы укыгач, җавап язасым бик килгән иде...
Күзлек юклык харап итте, ялгышлар киткән...Мәхтүмнәр, Шамилләр үпкәләмәс дип уйлыйм...

1 Кәүсәрия Гаяз кызы  
0
Әй, гомерләр... әле генә 7 егет идегез... Мәхтүм китте... Шамил дә ахирәткә күчте... язмышлардан узмыш юк...
Мин дә шушы группа "кызы". Әй, безнең узган гомерләр, бу группада..экспедицияләр...бәйрәмнәр...имтиханнар...бәрәңге алулар... егетләр табып (урлап) алып кайткан кәрәзле балдан авыз итүләр... 5 ел 5 көндәй узып та китте...
(Егетләр җәен шабашкада йөрсә, без исә Кырымда персик җыю белән мәш килдек...ике ел җәебез шунда узды... Кайларда калдың син, яшь гомер... бер генә мизгелгә тагын шул химфакта, тагын шул үзебезнең группа, тагын шул Мөхәммәт, Хатыйп абыйлар, Фәһимә, Флера, Алмазия апалар белән кавыштыр безнеееее!!! Юк... җавап юк...

Имя *:
Email *:
Код *:
Табарга
Календарь
«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Вакыт
Һава торышы
Язмалар архивы
Файдалы сайтлар
  • Мөгаллим язмалары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024
    Бесплатный хостинг uCoz