Төп бит | Регистрация | Профильгә керү | RSS Суббота, 11.05.2024, 14:30

ФӘРИТ

ВАФИН

САЙТЫ

    

 
Меню
Мини-чат
Наш опрос
Сайтка бәя бирегез
Всего ответов: 66
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Күңелдәге уйлар

Главная » 2011 » Декабрь » 05

"Т.Я.” битләрендә дин турында язмалар күренгәли. Бигрәк тә хөрмәтле хатын-кыз авторларыбыз муллаларны сүгәргә остарып баралар. Берсен, имеш, мәчеттә төксе чырай белән каршы алганнар, икенчесенә муллаларның акча турында кычкырып сөйләшкәннәре ошап бетмәгән, өченчесенең күңеленә мәчеттән бигрәк чиркәү хуш килгән... Бу темага язучы ханымнар мәчетнең гыйбадәт кылу, намаз уку урыны икәнен белеп бетермиләр, ахры. Дөньяви сүзләрне мәчеттә сөйләшү хупланмый. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә: "Һәр нәрсә өчен сәна (мактау) бардыр. Мәчет сәнасенең җиденчесе – мәчеттә дөнья сүзләреннән булган һичнәрсә сөйләшмәү”, – диелә.
Дөрес, хәзер күңел тынычлыгы эзләп, яки "белемне күтәрү” өчен һәм карап чыгу өчен генә булса да мәчетләргә күп керәләр. Ләкин мәчет – чиркәү түгел. Чиркәүдә пәрдә артында утырган атакайга бөтен моң-зарыңны түгеп, гөнаһларыңны сөйләп утырырга мөмкин, ә мәчеттә кеше бернинди арадашчысыз турыдан-туры Аллаһы Тәгалә ... Читать дальше »

Просмотров: 617 | Добавил: фарит | Дата: 05.12.2011 | Комментарии (0)

Коточкыч заманда яшибез. Укытучыны класстан сөйрәп чыгарып, тибә-тибә кыйнап китәләр, яки Кущевскаядагы кебек бер гаепсез балаларны әти-әниләре белән бергә суеп чыгалар. Анысы тынарга өлгерми, Саратов өлкәсендәге Энгельс районы башлыгының бандитлар өеренә җитәкчелек иткәнлеге фаш ителә. Президент Медведев законнарны ныгыту, ришвәтчелеккә каршы көрәш, бандитларга кырыс чаралар кирәклеге турында бертуктаусыз сөйли. Ләкин әлегә бар да сүздә генә кала шул. Цапок бандасы илнең нинди куркыныч хәлдә яшәгәнлеген ачык күрсәтте. Юлбашчылар менә шундый җинаятькә, ришвәткә баткан илнең киләчәген үзләренчә яхшы якка үзгәртергә теләп, әллә ниләр уйлап чыгаралар.
Бүген Мәскәүдә федерацияне бетереп, агломерацияләр төзү турында кызу сөйләшүләр бара. Агломерация – Русия җитәкчеләре уйлап тапкан яңа әйбер, яңа сүз түгел. Ул латин сүзе, "кушу”, "туплау” дигәнне аңлата. Бүген җир шарында 480 агломерация бар. Токио агломерациясе, мәсәлә ... Читать дальше »

Просмотров: 542 | Добавил: фарит | Дата: 05.12.2011 | Комментарии (1)

Табарга
Календарь
«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Вакыт
Һава торышы
Язмалар архивы
Файдалы сайтлар
  • Мөгаллим язмалары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024
    Бесплатный хостинг uCoz