Төп бит | Регистрация | Профильгә керү | RSS Пятница, 10.05.2024, 08:47

ФӘРИТ

ВАФИН

САЙТЫ

    

 
Меню
Мини-чат
Наш опрос
Сайтка бәя бирегез
Всего ответов: 66
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Күңелдәге уйлар

Главная » 2011 » Декабрь » 5 » Барыбер бетмибез!
11:16
Барыбер бетмибез!

Коточкыч заманда яшибез. Укытучыны класстан сөйрәп чыгарып, тибә-тибә кыйнап китәләр, яки Кущевскаядагы кебек бер гаепсез балаларны әти-әниләре белән бергә суеп чыгалар. Анысы тынарга өлгерми, Саратов өлкәсендәге Энгельс районы башлыгының бандитлар өеренә җитәкчелек иткәнлеге фаш ителә. Президент Медведев законнарны ныгыту, ришвәтчелеккә каршы көрәш, бандитларга кырыс чаралар кирәклеге турында бертуктаусыз сөйли. Ләкин әлегә бар да сүздә генә кала шул. Цапок бандасы илнең нинди куркыныч хәлдә яшәгәнлеген ачык күрсәтте. Юлбашчылар менә шундый җинаятькә, ришвәткә баткан илнең киләчәген үзләренчә яхшы якка үзгәртергә теләп, әллә ниләр уйлап чыгаралар.
Бүген Мәскәүдә федерацияне бетереп, агломерацияләр төзү турында кызу сөйләшүләр бара. Агломерация – Русия җитәкчеләре уйлап тапкан яңа әйбер, яңа сүз түгел. Ул латин сүзе, "кушу”, "туплау” дигәнне аңлата. Бүген җир шарында 480 агломерация бар. Токио агломерациясе, мәсәлән, 35 миллион халыкны берләштерә. Мәскәү агломерациясенә 42 шәһәр керә, анда 13,4 миллион халык яши. Агломерацияләр барлыкка килү табигый процесс. Аларның берсе дә өстән кушылып, кемнәрдер чикләрен билгеләп, ясалма рәвештә барлыкка килмәгән.
Русия Федерациясенең 83 субъектын бетереп, алар урынына халкы 3әр миллион булган 20 агломерация төзергә җыеналар. Ләкин товар җитештерү белән шөгыльләнмәүче илне ришвәтчелек көннән-көн үскән шартларда бернинди агломерация дә саклап кала алмаячак.
Хуш, республикаларны бетереп, башкаласы Казан булган Идел буе агломерациясе төзелде ди. Һәркемне мәсьәләнең сәяси ягы күбрәк борчый. Татар милләт буларак яшәүдән туктамасмы, татар теле бетмәсме? Берәүләр республика бетсә, татар теле дә, милләт тә бетәчәк дигән пессимистик карашта. Икенчеләре мөстәкыйльлегебез юкка чыгачак дип борчыла. Әгәр, әйтик, Татарстанга Ульян, Киров өлкәләре, Мари Иле кушылса, безнең моңарчы яшәгән телебез ник юкка чыгарга тиеш ди әле? Киресенчә, ул территорияләрдә яшәүче меңәрләгән татарлар Казан канаты астына кереп, үзләрен тулы хокуклы татарлар дип саный башлаячак. Икътисадый элемтәләр үсү үз чиратында татар теленең кулланыш даирәсен киңәйтәчәк, мәдәни бәйләнешләрне ныгытачак. Чөнки әлеге җирләрдә хуҗалык ягыннан, дини һәм татарлык ягыннан безгә караганда да көчлерәк авыллар бар. Без еш кына татарлар читтә сибелеп яши дип әйтергә күнеккән. Юк, беркая да сибелмәгән татар. Ул үз җирендә яши. Киров өлкәсендә, Мари Илендә тарихы гасырларга барып тоташкан авыллар бар икән, димәк, аларның борынгы бабалары шунда яшәгән дигән сүз. Федерация дә безгә берни бирмәде бит. Димәк, булмаган әйберне бетә, юкка чыга дип яшь түгәргә кирәк микән?
Инде бер ниятләгәч, Мәскәү үзе теләгәнне барыбер эшләячәк. Русиянең үзенчәлеге шундый – ул бер селтәнүдә Конституциясен дә, башкасын да юкка чыгарырга сәләтле. Халык битараф чөнки. Аның 90 проценты сәясәткә һәм хакимияткә йогынты ясый алмавын таный. Францияне күрегез: пенсия яшен арттыруга каршы бөтен ил күтәрелеп чыкты. Ә бездә бүген республикалар бетә, иртәгә Казан губернасы булып яши башлыйбыз дисәләр, халык: "Алай икән, ярар, әйдәгез, шул хөрмәткә!” – диячәк.
Ничек кенә булса да, татар халкының киләчәгенә өмет белән карыйк. Агломерация татар милләтен юкка чыгара алмаячак. Без Идел буе дәүләтенең (бәлки штатының) төп халкы булып калачакбыз. Фәрит ВАФИН

Просмотров: 542 | Добавил: фарит | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 1
1 Кәүсәрия Гаяз кызы  
0
Килешәм, Фэрит.

Имя *:
Email *:
Код *:
Табарга
Календарь
«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Вакыт
Һава торышы
Язмалар архивы
Файдалы сайтлар
  • Мөгаллим язмалары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024
    Бесплатный хостинг uCoz