Төп бит | Регистрация | Профильгә керү | RSS Воскресенье, 12.05.2024, 05:52

ФӘРИТ

ВАФИН

САЙТЫ

    

 
Меню
Мини-чат
Наш опрос
Сайтка бәя бирегез
Всего ответов: 66
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Күңелдәге уйлар

Главная » 2011 » Декабрь » 13

Көн саен яңа борчу, яңа мәшәкать, яңа хәсрәт. Аракы елга булып ага. Өрлектәй ирләр үлә. Өйгә кереп атып, үтереп чыгалар. Бер-бер артлы яшьләр асылына. Хатыннар, кеше ирләрен аздырып, гаиләләрен тарката. Бүгенге авыл менә шулай яши. Аны битарафлык, гамьсезлек басты. Җирен алдылар – эндәшмәде, эштән чыгардылар – карышмады. Нәрсә әйтсәләр, шуңа баш иеп, күндәм генә селкенеп йөрүче мәхлуклар кавеме барлыкка килде...

Унбер ел элек "Т.Я.”да минем "Җир саталар, кем ала?” дигән мәкаләм басылган иде. Үз вакытында укучылар арасында бәхәс кузгаткан мәкаләдә: "Җитештергән ашлыгын үзе сатып, хуҗалыгын рәтли алмаган колхозның киләчәге юк”, дигән юллар бар. Чыннан да, колхозлар таланып-таралып бетте. Саргайган гәҗит битеннән укуымны дәвам итәм: "Җир, әгәр сатыла башласа, аны авылда крестьян сатып ала алмаячак, чөнки аның акчасы юк. Җирне шул ук бай түрәлә ... Читать дальше »

Просмотров: 1617 | Добавил: фарит | Дата: 13.12.2011 | Комментарии (0)

Сез теләсә-нәрсә әйтегез, җәмәгать, ләкин соңгы вакытларда мин үзем телевизордагы сериалларның уңай якларын күрә башладым. Кем өчендер алар бәлки, дөрестән дә, әкияттер. Ләкин кайбер сериаллар бүгенге тормышны бөтен дөреслеге белән күрсәтеп шаккатыралар. Хәтта кайчагында шулкадәр чынлыкны халыкка җиткерергә ничек җөрьәт итәләр икән дип гаҗәпкә каласың. Мәсәлән, НТВ каналында "Братаны” сериалы барды. Кискен сюжетлы бу сериалда вакыйгалар яшь кызларны алдау юлы белән Мәскәүгә китереп, алардан ничек фахишәләр ясау турында. Фильм хәзерге вакытта Русиядә коллыкка кызлар сатуның һәркемгә мәгълүм эш булуын һәм аңа хокук саклау органнарының да булышлык итүен фаш итә. Сериалда җәмгыятьнең кешелексезлеге, законсызлыгы, кансызлыгы бөтен тулылыгы белән ачыла. Яки соңгы көннәрдә барган "Зверобой” фильмы. Ул психик сырхауханәләрдә тыелган тәҗрибәләр үткәрелүен һәм кирәксез кешеләрнең шунда ябылып үтерелүен күрсәтте. Төрмә башлыклары ... Читать дальше »

Просмотров: 663 | Добавил: фарит | Дата: 13.12.2011 | Комментарии (0)

Табарга
Календарь
«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Вакыт
Һава торышы
Язмалар архивы
Файдалы сайтлар
  • Мөгаллим язмалары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024
    Бесплатный хостинг uCoz