Төп бит | Регистрация | Профильгә керү | RSS Воскресенье, 28.04.2024, 10:33

ФӘРИТ

ВАФИН

САЙТЫ

    

 
Меню
Мини-чат
Наш опрос
Сайтка бәя бирегез
Всего ответов: 66
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Күңелдәге уйлар

Главная » 2011 » Декабрь » 13 » Яшәү белән үлем арасында
21:39
Яшәү белән үлем арасында

Көн саен яңа борчу, яңа мәшәкать, яңа хәсрәт. Аракы елга булып ага. Өрлектәй ирләр үлә. Өйгә кереп атып, үтереп чыгалар. Бер-бер артлы яшьләр асылына. Хатыннар, кеше ирләрен аздырып, гаиләләрен тарката. Бүгенге авыл менә шулай яши. Аны битарафлык, гамьсезлек басты. Җирен алдылар – эндәшмәде, эштән чыгардылар – карышмады. Нәрсә әйтсәләр, шуңа баш иеп, күндәм генә селкенеп йөрүче мәхлуклар кавеме барлыкка килде...

Унбер ел элек "Т.Я.”да минем "Җир саталар, кем ала?” дигән мәкаләм басылган иде. Үз вакытында укучылар арасында бәхәс кузгаткан мәкаләдә: "Җитештергән ашлыгын үзе сатып, хуҗалыгын рәтли алмаган колхозның киләчәге юк”, дигән юллар бар. Чыннан да, колхозлар таланып-таралып бетте. Саргайган гәҗит битеннән укуымны дәвам итәм: "Җир, әгәр сатыла башласа, аны авылда крестьян сатып ала алмаячак, чөнки аның акчасы юк. Җирне шул ук бай түрәләр һәм коммерция кешеләре үз кулларына эләктерәчәкләр”. Әллә күрәзәчелек сәләтем ачылган вакыт булган инде, монысын дөп-дөрес әйткәнмен. Шул ук вакытта: авыл халкы җир хуҗасына ялланып, эшләгәненә акча алып, иртәгесе көн өчен курыкмыйча яши башлар дип өметләнгәнмен, тормышлар рәтләнер, исерекләр кимер, караклар бетәр дип тә хыялланганмын. Юк, рәтләнмәде тормыш. Җирләребезне алдылар, сырхауханәләребезне яптылар, мәктәпләребезне дә ябабыз дип куркыталар. Хәлләр уңайлануга таба түгел, кире якка тәгәрәде. Гомер булмаган эшсезлек афәте башланды. Элеккеге оешма һәм предприятиеләр урынына баш калкыткан "ААҖ”ләр дә әллә ни майтара алмыйлар. Бүтән барыр җирләре булмаган авыл кешеләре шунда ялланып, аз хезмәт хакына көн үткәреп йөрергә мәҗбүр. Авыл икътисадый яктан гына түгел, рухи яктан да сүнде, сүрелде: клуб сәхнәләрен дер селкетеп торган үзешчән җыр-бию ансамбльләре таралды, спектакльләр уйнау онытылды. Күңелләребез мүкләнеп, рухыбызны ялкаулык басты. Нәкъ менә шушы рухи торгынлык, авылларыбызны бетерүче төп көчкә әйләнмәгәе. Бөлгенлеккә төшкән хуҗалыкны кайчан да булса бер торгызуга өмет бар әле. Ә калебе зәгыйфь, эчке дөньясы бозыкка, хәрамга, фәхешкә баткан сәрхуш адәмне нишләтеп була? Хуҗалык җимереклеге һәм рух таркаулыгы дигән ике яман көч бергә кушылып, авылларыбызны җир йөзеннән себереп түкмәсме? Кайберәүләр, авылларның бетүе глобаль күренеш, дип бара, янәсе, АКШта һәм Европа илләрендә бездәге шикелле авыллар юк. Әмма, җәмәгать, алар үз илләренең милли дәүләтләрендә яшиләр. Нимес яки американ өчен шәһәр дә, авыл да бер. Ә татар өчен авыл – аның дәүләте, милләте, теле. Шуңа күрә кечкенә генә татар авылының юкка чыгуын да зур фаҗига дип кабул итәргә кирәк.

Авыл бетүнең башы нәрсәдә? Менә бер генә мисал. Әле биш-алты ел элек безнең урамда 80ләп сыер бар иде. Үткән ел 15кә калды. Асрау өчен бөтен мөмкинчелек бар, югыйсә. Көздән язга кадәр авыл уртасында ярминкәләр булып тора. Анда олавы-олавы белән печән, салам, фураж сатыла. Әмма терлекләрнең баш саны елдан-ел кими. Сыер асрау үзен акламый диләр. Ә авылда яшәп, кибеттән ферма сөте сатып алу үзен аклыймы? Авыл халкы хәтта суган белән сарымсакны да кибеттән сатып ала башлады. Ничек инде озын җәйләр буе егерме-утыз сутый бакчаңда кышка җитәрлек җиләк-җимеш, яшелчә үстермәскә мөмкин? Мин үземне артык тырыш кеше дип әйтергә җыенмыйм. Ләкин, Аллага шөкер, сыердан өзелгәнебез юк. Сыер булгач, бозавы да була. Абзарда унбишләп тавык йөри. Җәен аларга өстәп тагын шуның кадәр казын, үрдәген, чебиен алабыз. Кыяр белән алманы кая куярга белмәгәч сыерга ашатабыз. Җиләкнең чуты юк. Үзебезгә һәм туган-тумачага җитәрлек бал да бар. Кайчагында башка шундый уйлар килә: берәр япон кешесенең безнеке шикелле иркен бакчасы, буш җире булса, ниләр кыланып бетәр иде икән?! Ә безнең хөрәсәннәр бакча һәм басу тутырып эт эчәгесе белән алабута үстереп яталар. Аллаһы Тәгалә тарафыннан безгә тереклек итәр өчен бүләк ителгән җирнең дә, малның да кадерен белү юк. Шуңа да тормышыбызның бәрәкәте, яшәвебезнең мәгънәсе, авылларыбызның яме бетеп бара.

Авылларның бетүенең икенче сәбәбе – битарафлык. Әгәр авылда яшәүчеләр бердәм булып, үз авылларындагы мәктәпне, сырхауханәне, клубны ябуга каршы чыксалар, аларны, һичшиксез, саклап калу мөмкин булыр иде. Кызганычка каршы, бүген авыл кешесе үз эченә бикләнде. Күрше күршесенә керми, булышмый, хәл-әхвәл сорашмый. Бергәләшеп яшәү юк. Әле ярый күрше-тирә, урамдагы кешеләрнең беразы җеназага җыйнала. Кайбер авылларда хәтта кабер казырга кеше табып булмый икән, дигән хәбәрләр ишетелә башлады. Имеш, бригадир наряд биреп кабер казыттыра икән. Коточкыч хәл бит бу. Мондый авылларда татарлар яшидер дип әйтергә тел әйләнми. Әгәр бүгенге буын патша хөкүмәтенең чукындыру сәясәте үткәрелгән заманда яшәгән булса, миссионерлар татар авылларын бернинди каршылыксыз тоташ чукындырып чыккан булырлар иде. Оят булса да, әйтим, авыл мәктәпләрендә Русия хөкүмәтенең 309 нчы санлы карарын белмәүче укытучылар бар. Милли төбәк компонентын бетереп, мәктәпләребездә православие дине нигезләрен укыта башларга мөмкиннәр. Югары даирәләрдә моңа бөтен куәтенә әзерләнү бара. Иманым камил, бер генә авыл кешесе дә баш күтәреп, бу фәнне укытуга каршы сүз әйтмәячәк. Укытучылар турында әйткән дә юк. Коллегаларым турысын әйткәнгә үпкәләмәсеннәр. Бүгенге авыл укытучысы үз урыны өчен җан калтырап торучы бер куркакка әйләнде. Авыл интеллигенциясенең дә башы иелгән, рухы сындырылган.

Авыл җитәкчелеге, түрәләребез нәрсә дә булса эшләр дип өметләнү шулай ук урынсыз.

Әлегә авыл менә шулай яши. Кайгырмый, борчылмый, баш ватмый, артыгын селкенми. Рәхәтләнеп сүгенә, эчә, сугыша, урлый, гайбәт сата. Айлар буе акча күрмәсә дә, кесә эченнән йодрык күрсәтеп, гомер кичерә. Авылларны бу җимерелү афәтеннән дин коткарыр дип тә ышанып булмый. Чөнки дингә килергә ирек ачылгач та, авыл халкы исламга әйләнеп кайтырга ашыкмады. Авыл уртасына мәһабәт мәчетләр салып куйдыларда, Аллаһы Тәгаләне искә алмыйча гына рәхәт яшәргә теләделәр. Нәтиҗәдә, авыл әхлаксызлык сазлыгына кереп батты. Рухи җимерелү, имансызлык упкынына килеп җиткән авыл котылу юлын табармы? Бик ышанасы килә. Телебезнең, милләтебезнең бишеге булган газиз авылларыбыз тарих тузаны астында калмасын иде."Т.Я"2009.23.04.№52.

Просмотров: 1608 | Добавил: фарит | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Табарга
Календарь
«  Декабрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Вакыт
Һава торышы
Язмалар архивы
Файдалы сайтлар
  • Мөгаллим язмалары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024
    Бесплатный хостинг uCoz